Туган тел дәресләрендә кроссенс алымын куллану

 № 176

Туган тел дәресләрендә кроссенс алымын куллану

(Мастер-класс)

Алсу ФӘЙЗУЛЛИНА,

Арчадагы 7 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы – кроссенс белән таныштыру, әлеге алымны практик кулланырга өйрәтү.

Мастер-класс барышы

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Сезне үземнең осталык дәресемдә катнашырга чакырам.

– Ни өчен балалар дәрестә пассив?

– Ни өчен аларга дәрестә кызык түгел?

– Ашыгыч рәвештә нидер үзгәртергә кирәк! Нәрсәне?

– Ә сез ничек эшләр идегез?

Бүгенге осталык дәресемнең девизы итеп, мин Г.Ибраһимов сүзләрен китерер идем: «Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр…». Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башында әйткән бу сүзләре белем бирүдә яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тулысы белән ача. Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе: мәктәпне тәмамлаганда, укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Һәм ул стандартның нигезе булып тора. Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш.

Эшкә керешкәнче, түбәндәге сорауларга хор белән җавап бирүегезне сорыйм.

– Чиста кәгазь бите нинди төстә? (Ак)

– Яңа яуган карның төсе нинди? (Ак)

– Песи нәрсә эчә? (Сөт, су)

Әлбәттә, песи су эчә, ләкин кайберләрегез уйлап та тормыйча: «Сөт», – дип җавап бирде. Нигә шулай була соң? Сездә «ак»» сүзе белән күзаллаулы бәйләнеш, ягъни ассоциация туды…  

Сезне күзаллаулы бәйләнешкә нигезләнгән, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы – кроссенс белән таныштырырга телим.

Шулай итеп, осталык дәресемнең темасы – «Кроссенс алымы».

Нәрсә соң ул «кроссенс»? Инглиз теленнән «фикерләр киселеше» дип тәрҗемә ителә. Әлеге алым язучы, педагог, математик Сергей Федин һәм техник фәннәр докторы, рәссам, фәлсәфәче Владимир Бусленко тарафыннан уйлап табылган. Бу хактагы язма беренче тапкыр 2002 елда «Наука и жизнь» журналында басылып чыга.   

Кроссенс – ул табышмак, башваткыч, ребус.

9 квадраттан торган зур шакмак, һәр шакмакта мәгънәләре белән бер-берсенә бәйле, туры килә торган рәсемнәр урнаштырылган.  

Кроссенс төзүнең өч төрле ысулын аерып карарга була.  

Корссенс гади һәм катлаулы булырга мөмкин.

Гади кроссенс картиналар арасында бәйләнеш гади, укучылар әлеге кроссенсны рәсемнәр буенча гына аңлаталар.

Катлаулы кроссенста рәсемнәр символ ярдәмендә бирелә, шуңа күрә эчтәлекне уйлап, тирән итеп бирү сорала. Кроссенсларны тел һәм әдәбият дәресләрендә дә кулланырга була. Мәсәлән, татар теле дәресләрендә «Антонимнар» темасын кабатлаганда әлеге кроссенсны файдаланырга була. Әдәбият дәресләрендә әдипнең билграфиясе белән танышкач, әдәби әсәрне укып чыккач, анализ өлешендә кулланырга мөмкин.

– Әлеге слайдта рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (11 – 12 нче слайдлар)

Г.Тукай әсәрләре

Әлеге кроссенсның темасын табыйк. Игътибар белән карасаң, антонимнар яшеренгән рәсемнәр урнаштырылган.

Алдагы слайдтагы кроссенсны әдәбият дәресләрендә файдаланырга була. (Слайд №15, 16) (Мостафа – герой-шагыйрь М.Җәлилнең туган авылы, “Хөсәения” – Оренбургта Җәлил укыган мәдрәсә, Әдәбият институты- шагыйрь белем алган югары уку йорты/)

 – Яхшы,ә алдагы рәсем нинди бәйләнештә? (“Чаңгы шуу” – Муса Җәлил спорт белән кызыксынган, ә чаңгы шуу аның иң яраткан шөгыльләреннән берсе була. А.Алиш – Җәлилнең дусты, көрәштәше.”Моабит дәфтәрләре” шагыйрьнең әсирлектә язган шигырьләре тупланмасы. “Алтын Йолдыз”- 1953 елда М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә.) Шулай итеп, кроссенс кем турында? (Муса Җәлил)

Кроссенсның берничә дөрес җавап варианты булырга мөмкин. Укучыларның игътибарын бер генә дөрес вариантка юнәлтергә кирәк түгел. Иң мөһиме – әлеге методның өстенлеге дә шунда: укучыларны иҗади фикерләргә өйрәтү.

Инде кроссенсны чишү юллары белән таныштык. Хәзер аны төзү алгоритмын тәкъдим итәм:

– тема, идеяне билгеләү;

– темага кагылышлы 8 – 9 элементны аеру;

– иллюстрация, картиналар сайлау;

– һәр сурәтнең үзенчәлеген билгеләү;

– охшаш бәйләнешләрне табу;

– кроссенс әзер.  

Хөрмәтле коллегалар, хәзер мин сезгә укучылар ролендә булып карарга тәкъдим итәм.  Өстәлдә рәсемнәр һәм 9 квадраттан торган буш шакмак. Сезгә рәсемнәрне билгеле бер эзлеклелектә әлеге шакмакларга урнаштырырга һәм кроссенсны чишәргә кирәк булачак. (Рәсемнәр таратыла, төркемнәрдә эшлиләр.)

Кайсы төркем әзер? (Әлеге рәсемнәрдә эш-хәрәкәтне белдергән күренешләр сурәтләнгән.)

– Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Фигыль.)   

– Икенче төркемнең эшен карыйк. (Әлеге рәсемнәрдә сәламәтлекне белдергән күренешләр сурәтләнгән.)

Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Сәламәтлек.)  

– Хөрмәтле хезмәттәшләр, дәреснең кайсы этабында кроссенсларны кулланырга була? (Теманы ачыклаганда, проблемалы ситуация тудыру өчен, иҗади өй эше итеп тә бирергә була.)

– Темаларны үткәндә дәрескә кроссенс алымын кертеп җибәрү укучыларның кызыксынуларын, фикерләү сәләтләрен тагын да үстерә. Бу алымны дәреснең төрле этабында кулланырга була:

– өй эшен тикшергәндә (таяну схемасы буларак);

– дәреснең темасын, максатын билгеләгәндә;

– белем һәм күнекмәләрне ныгыту, кабатлау дәресләрендә;

– иҗади төрдәге өй эше итеп бирергә була.  

Рефлексия

Укытучы. Кроссенсны методик алым буларак бер үк сүз төркеменә караган өч сүз ярдәмендә тасвирлагыз. (Исем: ассоциация, логика, алым; рәвеш, сыйфат: кызыклы, файдалы, катлаулы…. фигыль: уйлата, фикерләтә, кызыксындыра.)

Шулай итеп, кроссенсның максаты – нәрсә дә булса өйрәтү түгел, ә укучының мөстәкыйль рәвештә эзләнүе өчен шартлар тудыру.

Осталык дәресен татар халкының «Белемлелекнең чиге юк» дигән мәкале белән тәмамлыйм.