Туган тел дәресләрендә заманча белем бирү алымнарын куллану
(КЕЙС-ТЕХНОЛОГИЯ, ПЛЕЙКАСТ-ТЕХНОЛОГИЯ, ЛЕПБУК белән эш тәҗрибәсеннән)
Гөлгенә ЙОСЫПОВА,
Казандагы 123 нче физика – математика лицееның
Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы
Теманың актуальлеге. Белем бирүнең заманча стандартлары мәктәптә телләрне укытуда һәм өйрәтүдә яңалыклар таләп итә. Мәгълүм булганча, заманча белем бирү технологияләре бүген, беренче чиратта, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Ә укучыда мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен үстерү Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп нигезен тәкшкил итә.
Мөстәкыйль эшчәнлек дигәндә, яңа теманы үзләштерү процессы гына күз уңында тотылмый. Моңа аңлы рәвештә максат кую, мотивация билгеләү, шулай ук үз-үзеңә бәя бирү процессы да керә. Үз-үзеңне бәяли белү күнекмәләренең булмавы укучыларда мөстәкыйль рәвештә белем алу күнекмәләренең үсешенә киртә булып тора.
Хәзерге вакытта укучыларның белемнәрен бәяләүдә һәм укытуда төрле чаралар кулланыла. Бүгенге көндә традицион белем бирү алымнары белән беррәттән, заманча белем бирү системалары да файдаланыла. Темабызның актуальлеге дә шуның белән аңлатыла.
Хезмәтнең максаты – туган тел (татар теле) һәм татар әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрдән файдалану үзенчәлекләрен ачыклау.
Әлеге максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:
1) кейс-технология, плейкаст-технология, лепбук методлары турында мәгълүмат туплау;
2) әлеге метод һәм технологияләрне дәрестә куллану мөмкинлекләрен барлау;
3) эшкә гомуми нәтиҗәләр ясау.
Тикшеренү объекты – белем бирүдә кулланыла торган кейс-технология, плейкаст-технология, лепбук методлары
Тикшеренү предметы – дәресләрдә заманча технологияләрне куллану үзенчәлекләре.
Тикшеренү методлары: чагыштыру, тасвирлама, классификацияләү, мәгълүмат-фактларны гомумиләштерү кебек методлар кулланылды.
Лепбук – проектлар методының бер төренә кертеп каралучы яңача укыту чарасы. Икенче төрле аны теләсә нинди теманы рәсемнәр, зур булмаган текстлар, диаграмма һәм графиклар ярдәмендә яктырта алган тематик папка яки төрле рәвештәге кечкенә китапчыклар коллекциясе дип тә атыйлар. Әлеге китап укытучы, укучы, әти-әниләрнең уртак җимеше булып тора һәм иҗади яктан якын килеп эшләнә, төсләргә бай була. Лепбукларны туган тел дәресләрендә башлангыч сыйныфларда файдалану бик отышлы санала.
Лепбук шартлы рәвештә 4 өлешкә бүленә. Укучылар аның һәрбер өлешен ел фасылларына бәйле рәвештә эшли. Димәк, лепбук җәй, кыш, яз, көз рәсемнәре җирлегендә булдырыла. Рәсемнәр төрле техника белән ясала ала. Төрле ел фасылларын чагылдырган һәр рәсем янына табышмаклар беркетелә.
Укытучы тарафыннан һәр төркемгә аерым карточкаларда төрле ел фасылларына караган сүзләр һәм сүзтезмәләр таратыла. Укучылар һәр ел фасылы рәсеме янына кечкенә кесәләр ясап, туры килгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне шунда тутырып куярга тиеш була. Сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең түбәндәгеләрен тәкъдим итәргә мөмкин: “Ләйсән яңгыр, чаңгы шуарга, кызыл җиләк, язгы җил, буран, сары яфрак, бал кортлары, ап-ак кар, күбәләкләр, яшел үлән, салкын яңгыр” һ.б. Алга таба әлеге сүзләрне башка биремнәрне башкарганда да иркен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, җөмләләр төзүдә әлеге сүзләр терәк ролен үти ала.
Һәр төркемгә укытучы төрле кием рәсемнәре өләшә. Укучылар һәр фасылга туры китереп, аларны беркетергә тиеш була. Шул ук вакытта киемнәр темасы буенча булган лексика да искә төшерелә. Кием рәсемнәре беркетелә бара һәм һәр укучы җөмлә төзеп телдән әйтә бара. Җөмләләр түбәндәге тәртиптә төзелә:
Кыш көне мин итек киям.
Җәй көне мин күлмәк киям һ.б.
Лепбук өчен биремнәрне шул тәртиптә дәвам итәргә була.
Әдәбият дәресләрендә әсәрләрне, бигрәк тә шигырьләре анализлауда плейкастлар мөһим роль уйный. Плейкаст ул – лирик текстның укучы карашын чагылдырган видео. Аның нигезен сәнгатьле итеп уку тәшкил итә. Плейкастка музыка яки видеоязмалар да беркетелә ала, шулай ук шигырьнең тексты да урын алырга мөмкин. Плейкастның төп бурычы – шигырьдәге төп образларны чагылдыру. Мондый эш төре шигырьне дөрес аңлауны гына тәэмин итеп калмый, әгәр дә укучы аны үзе укый икән, ул аның яхшырак исендә кала.
Кейс-технологиянең төп бурычы укучыны билгеле бер ситуациягә карата үз фикерен белдерергә, проблеманы аерып чыгарырга өйрәтү, билгеле бер күренешне мөстәкыйль рәвештә дөрес итеп анализлау күнекмәләрен формалаштыру. Әлеге метод нинди дә булса әдәби әсәрне өйрәнү, уку барышында эзлекле рәвештә кейс-биремнәр үти баруны күз уңында тота. Мисал өчен, әсәрне укый башлар алдыннан да, әсәрнең күпмедер өлешен укыгач та, ахырдан да төрле формадагы биремнәр үтәргә була. Әлеге методның төп аермалы ягы шунда: проблемалы ситуация чынбарлыктан алынган фактлар нигезендә формалаштырыла. Шул ук вакытта күтәрелгән проблема бүгенге көндә актуаль булырга һәм берничә төрле чишелеш алырга тиеш. Кейс-метод төркемнәрдә эшләүгә юнәлтелгән.
Кейс-биремнәр, үзенчәлекле күнегү төре буларак, укучыда зур кызыксыну уята һәм әсәрне адымлап, эзлекле рәвештә анализлауны тәэмин итә. Конверт эченә салынган кейс-ситуацияләрнең чишелешен эзләгәндә, бүгенге көн укучысы өчен мөһим булган кыйммәтләр системасы алгы планга чыга, укучы шәхесенең тормышка карашлары камилләштерелә һәм практик күнекмәләр формалаштырыла. Ягъни бала үз фикерен нигезләргә, дәлилләргә һәм үз карашларын аңлата белергә өйрәнә, төркемдә эшләү күнекмәләре үсә. Әлеге методның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: ул укучыга бер проблеманың берничә төрле чишелеше була алуын күрсәтә, алган белемнәрен чынбарлыкта кулланырга ярдәм итә.
Күп кенә кенә укытучылар белем бирү процессында традицион укыту алымнарына басым ясый. Бу, бер яктан, уңай күренеш булса, икенчедән, укучының мөмкинлекләрен чикли, белем һәм сәләтләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтеп бетерми дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Моңа бәйле рәвештә, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча белем бирү технологияләре һәм методларының әлеге мәсьәләне хәл итү өчен уңышлы ысул булуын исбатладык.
Укучыларны телгә өйрәткәндә, әдәби әсәрләр белән таныштырганда, яңа темалар үзләштергәндә, ягъни белем бирү эшчәнлегендә, традицион чаралардан тыш, заманча чараларны да куллану укучыда фәнгә, өйрәнелә торган темага карата шактый зур кызыксыну уята. Ул үзе дә сизмәстән дәрестә актив катнаша, тема белән кызыксына.
Бүгенге көндә туган тел (татар теле) һәм татар әдәбияты дәресләрендә кейс-технология, плейкаст-технология, лепбук методларыннан файдалану максатка ярашлы санала. Еллар узган саен укытучылар аларга ышанычлырак рәвештә таяна. Чөнки алар уңай нәтиҗәне күрә.
