Туган илем – дуслык иле

№ 198

(Татар теле. 3 нче сыйныф. Рус төркеме.)

Лилия ҖАМАЛИЕВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– «Туган җиремне яратам» темасына караган лексиканы ныгыту, сөйләмдә куллана белү;

– җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, диалогик сөйләмне ныгыту;

– туган якка мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет: таныш сүзләргә нигезләнеп, бирелгән текстның эчтәлеген аңлау;

шәхси: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә алу, үзара дуслык хисен тәрбияләү;

регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үз эшчәнлегеңне куелган максатка игезләнеп төзи алу;

коммуникатив: җибәрелгән хаталарны булган белемнәргә нигезләнеп, төзәтә алу, башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый алу;

танып белү: укучыларның укытучы һәм сыйныфташлары белән  эшчәнлеккә йогынты ясау; проблемалы биремнәр ярдәмендә укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Тел күнекмәләре:

– сүзләрнең мәгънәсен белү;

– җөмләдә сүз тәртибен белү;

– сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү;

– сорау формаларын куллана белү.

Универсаль уку күнекмәләре:

шәхескә кагылышлы:

– дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

– үз фикереңне әйтә белү;

– парларда килешеп эшли белү;

– иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

– фикереңне дәллили белү;

регулятив:

– уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

– куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;

– барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

танып белү:

– язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

– тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

– өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

– гомумиләштерү;

коммуникатив:

– сөйләмнең диалогик  һәм монологик формасы белән эш итә белү;

– хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

– үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

– бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Предметара бәйләнеш: рус теле, әйәнә-тирә дөнья.

Эш форалары: индивидуаль, фронталь, парлап эшләү.

Дәреслек: Бәхтиев Р.Ф., Гаппасова Р.Ч., Карпухина Н.И., Кашафетдинова Г.В., Маркова Э.М., Хөснетдинова Х.Х., Якупов Р.Н. Сәлам! 3 нче сыйныф: рус телендә белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылары өчен уку әсбабы. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2018.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, таратма карточкалар,  “Сәлам” сайты.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Исәнләшү.

– Исәнмесез, укучылар!

– Исәнмесез!

– Хәлләр ничек? (Укучылар җавап бирә.)

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

– Бер-берегезгә елмаегыз. Хәерле көн теләгез. (“Сәлам!” җырын җырлау.)

Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!

Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!

Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!

Сау бул, дустым! Хәерле көн!

Сәлам, сәлам! Хәерле көн!

Сәлам, сәлам! Хәерле көн!

Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!

Сау бул, дустым! Хәерле кич!

– Рәхмәт,укучылар! Кызлар утыралар, малайлар да утыралар.

  1. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Әйдәгез, кроссворд чишәбез. Аның өчен күп кенә сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерәбез:

красивый, дом, столица, улица, по-русски, язык, народ.

– Уртада нинди сүз килеп чыкты? (Татарстан.)

– Бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Татарстан турында.)

«Кайтаваз» уены. Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.

Йорт, зур, кечкенә, матур, шәһәр, Татарстан, халык, милләт, сөйләшәбез, яшибез, тел, кунак. (Кул колакка куелса, балалар кабатлый.)

«Серле тартма» уены.Тартмада – предметлар, карточкалар. (Бер укучы килә, ала, бу рәсем турында сөйли.)

Укытучы. Балалар, безгә кунаклар килгән. Алар сезне әнә теге экраннан карый. Алар Татарстанны белмиләр икән. Сөйлибезме? Татарстан белән таныштырабызмы? (Әйе.)

Укытучы. Безгә сәяхәт маршрутын төзергә кирәк. Кайдан башлыйбыз? Мин сезгә үзебездән, үзебезнең мәктәптән башларга тәкъдим итәм. Беренче тукталыш – мәктәбебез.

Үзебез белән таныштырып үтик. (Укытучы укучыларга сорау бирә.)

– Син кем?

– Ничәнче сыйныфта укыйсың?

– Кайсы мәктәптә укыйсың?

2 нче укучыга

– Сәлам. Син кем?

– Мәктәбегез зурмы?

– Ничә катлы?

3 нче укучыга

– Сәлам.

– Мәктәбегез кайда урнашкан? Нинди урамда?

– Нинди шәһәрдә?

Укытучы. Менә безнең икенче тукталыш. Яшел Үзән шәһәре.

III. Белем, күнекмәләрне системалаштыру, ныгыту

Укытучы. Икенче тукталышыбыз – Яшел Үзән шәһәре. Хәзер парларда эшлибез. Шәһәребез турында диалоглар төзибез.

Спроси у друга:

– Ты на какой улице живешь?

– Улица какая?

– Что там есть?

Спроси у друга:

– Ты на какой улице живёшь?

– Улица узкая или широкая?

– Транспорт ездит?

Спроси у друга:

– Ты на какой улице живёшь?

– Улица большая?

– Гостям что покажешь?

Укытучы. Әйдәгез, Яшел Үзән шәһәре турында сөйлибез (Укучылар текст төзи.)

Физкультминут

(”Дөньяда телләр бик күп” дигән җырны җырлыйлар.)

Укытучы. Балалар, Татарстанда нинди халыклар яши? (Саныйлар.) Ә безнең сыйныфта нинди милләтләр бар икән? Үзегез белән таныштырып китегез әле.

Укучылар. Татар, рус, чуваш, мари. (Балалар милли киемнәрдән. Һәр милләт үзе белән таныштыра, шул телдә исәнләшә, бер-ике куплет шигырь сөйли.)

Укытучы. Баларлар, бу милләтләр ничек яши?

Укучылар. Дус, тату.

Укытучы. Балалар, Яшел Үзәннән тыш Татарстанда тагын нинди шәһәрләр бар? (Укучылар үзләре белгән шәһәр исемнәрен әйтә.)

– Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан.)

– Кунакларга Казан турында сөйлибезме? Сәяхәтебезнең киләсе тукталышы – Казан. (Укучылар Казан турында сөйли.)

– Казанга ничек барып була?

“Әйе-юк“ уены

– Татарстанның башкаласы – Казан. (Әйе.)

– Яшел Үзәндә метро бар. (Юк.)

– Казанда цирк бар. (Әйе.)

– Татарстанда күп милләтләр яши. (Әйе.)

– Әлмәт – Татарстандагы шәһәр. (Әйе.)

– Яшел Үзәндә Кремль бар. (Әйе.)

– Татарстан зур. (Әйе.)

– Татарстанда чувашлар яшәми. (Юк.)

Синквейн төзү

Укытучы. Балалар, Татарстан сүзенә синквейн төзик әле.

– Татарстан нинди? (Зур, матур.)

– Без анда нишлибез? (Укыйбыз, сөйләшәбез, яшибез.)

– Бер җөмлә төзибез. (Татарстанда күп милләтләряши.)

– Татарстан сүзен нинди сүз белән алыштырып була? (Республика.)

  1. Рефлексия

Без бүген нишләдек? (Уйнадык, сөйләдек.)

– Нәрсә турында сөйләдек? (Татарстан турында.)

– Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

– Нинди халыклар яши?

– Милләтләр ничек яши? (Дус.)

– Димәк, Татарстан –дуслык иле!

– Әле яңарак үтеп киткән 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булганлыгын сез беләсез инде. Ә 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән идек. Әйдәгез, видеоролик карап китик әле. (Гимназиядәге төрле милләт балаларының котлаулары.)

Укытучы. Бергә шулай дус яшик, балалар!

  1. Бәяләү

– Сезгә дәрес ошадымы? Бәяләгез. (Укучылар яшел, сары, кызыл смайликлар ярдәмендә бәялиләр.)

– Үзегезне бәяләгез. Бер-берегезне бәяләгез. Бер-берегезне мактагыз. (Бәялиләр.)

– Cез бүген бик актив булдыгыз, афәрин! (Билгеләр куела.)

  1. Өй эше
  2. «Туган як» темасына багышланган шигырьләр туплпрга.
  3. «Туган як» темасына рәсем ясарга һәм 2 – 3 җөмлә язарга.
  4. «Туган як» темасына 5 – 6 җөмләдән торган кечкенә инша язарга.

Укытучы. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!