Туган авыл буйлап сәяхәт

(Квест-уен)

Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбенең I квалификация категорияле биология һәм география укытучысы

Максат. Балаларның туган як турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Бурычлар:

– туган як турында балаларның белемнәрен системалаштыру, сорауларга тулы итеп җавап бирүләренә ирешү;

– балаларның сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

– балаларда халкыбызның иҗатына, теленә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үстерү.

Квест-уен барышы

Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар һәм хөрмәтле кунаклар! Сез бүген бормаланып аккан Сон елгасы буенда урнашкан, искиткеч гүзәл табигатьле, тырыш халкы булган һәм татар музыка дөньясында данлыклы композиторлары белән билгеле Кече Сон авылында кунакта. Укучыларыбыз, сезгә ихтирам йөзеннән, бөек композитор, авылдашыбыз Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы»н башкарачаклар. Кызганыч, музыка уен кораллары сандыкта бикләнеп калган. Сандыкны ачар өчен код сүзе кирәк. Ә аның өчен код сүзенең хәрефләрен эзләп, укучыларыбызга Кече Сон авылы буйлап сәяхәткә чыгарга кирәк булачак.

Бу виртуаль сәяхәттә 6 – 7 нче сыйныф укучылары катнаша. Командалар сезне үзләре белән таныштырып китәр. (Капитаннар билгеләү, исем, девиз белән таныштыру.)

Укытучы. Сәяхәткә кузгалганчы, әлбәттә, туган якны өйрәнүче туристка һава торышы турында мәгълүматларны яхшы белергә кирәк. Тикшереп карыйк.

1 нче бирем. Халык сынамышларына нигезләнеп, нинди һава торышы булачагын әйтеп бирегез. (Презентация буенча сорауларга җавап бирәләр.)

  1. Кичкә җил тынды. Учактан төтен багана булып күтәрелә. Кичкә таба үләндә чык тамчылары пәйда булды. Елга буенда салкынайтып җибәрде. Һава торышы нинди булыр? (Аяз, кояшлы булача.)
  2. Ай тирәсендә зур ак түгәрәк барлыкка килде, ә күктә йолдызлар җемелди башлады. Бу нәрсәне аңлата? (Начар һава торышы булачак.)
  3. Көнбатыштан сузылган болытлар тиз хәрәкәт итә. Гадәттә кичкә таба җил көчәйде. Иртәгә нинди һава торышы булачак? (Начар һава торышы көтелә.)
  4. Карлыгачлар түбәннән оча. Һавага чәчәкләрнең хуш исләре таралган. Һава торышы нинди булыр? (Яңгырга)
  5. Әгәр дә чикерткәләр һәм чебеннәр болыт кебек бөтерелсәләр, һава торышы нинди булыр? (Яхшы һава торышы булачак.)

2 нче бирем. Шартлы билгеләрне кулланып, бүгенге һава торышы турында тасвирлама төзегез. (Презентациядә күрсәтелгән шартлы билгеләрне кулланып, һава торышын әйтеп бирәләр.)

“Иртәгә Мамадыш районыны Кече Сон авылында болытлы һава торышы көтелә. Көндез җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 9 метр тизлектә җил. Һаваның температурасы +4˚ градус. Һаваның уртача дымлылыгы 84% тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык”.

Укытучы: Кадерле укучылар! Инде сәяхәткә кузгалырга да вакыт житте. Сәяхәт биш тукталыштан тора:

1 нче тукталыш – «Тарих битләреннән…»

2 нче ткуталыш – «Туган як географиясе»

3 нче ткукталыш – «Геральдика»

4 нче тукталыш – «Күренекле шәхесләр»

5 нче тукталыш – «Авылым урамнары буйлап…»

Һәр тукталышта, биремнәрне үтәп, максималь баллар жыярга кирәк булачак. Нәтиҗәгезне жюрига тапшырганнан соң, баллары күбрәк булган командага код сүзенең аерым хәрефләре тапшырылачак.

Сез әзерме? Менә сезгә юл картасы. Туган авыл буйлап сәяхәткә рәхим итегез! Унышлар сезгә! (Капитаннарга 1 нче тукталыш биремнәрен тапшыра, вакытны билгеләүче музыканы җибәрә.)

1 нче тукталыш – «Тарих битләреннән»

Бирем. Авыл тарихы буенча сорауларга жавап бирегез. (Һәр дөрес жавапка – 1балл.)

  1. Безнең авылга кайчан нигез салынган һәм элек ничек аталган? (1680 елларда Байгильдин Починок исеме белән аталган.)
  2. Авыл халкы нәрсә белән шөгыльләнгән? (Игенчелек, терлекчелек.)
  3. Беренче мәдрәсә ничәнче елда салына? (1870 елда.)
  4. Кече Сон мәдрәсәсендә дәресләр биргән атаклы язучы, табиб, данлыклы тарихчы һәм педагог. (Таҗетдин Ялчыгол.)
  5. Таштан мәдрәсә ничәнче елда тозелә? (1898 елда.)
  6. Кече Сонда беренче совет мәктәбе кайчан ачыла? (1917 елның 15 сентябрендә.)
  7. Авылда колхоз кайчан оештырыла, исеме ничек? (1930 елда, “Ирекле” колхозы.)
  8. Авылда беренче мәдәният йорты ничәнче елда ачыла? (1939 елда.)
  9. Бөек Ватан сугышында ничә авылдашыбыз катнаша? (201 кеше.)
  10. Кече Сон авылында яңа мәктәп бинасы кайчан ачыла?(1997елда.)

Укытучы. Вакыт тәмам! 1 нче тукталыш җавапларын жюрига тапшырыгыз. (Жюри җавапларны тикшерә, баллары күбрәк булган командага код сүзенен бер хәрефен тапшыра. Укытучы 2 нче тукталыш биремнәрен капитаннарга тапшыра, вакытны билгеләүче музыканы җибәрә.)

2 нче тукталыш «Туган як географиясе»

1 нче бирем. Авыл картасында түбәндәге объектларны билгеләгез. (Һәр дөрес курсәтелгән объектка  1балл.)

«Яруллиннар» исемендәге сквер. Сон җирле үзидарәсенең административ бинасы. Мәдәният йорты. Спорт мәйданчыгы. Балалар бакчасы һәм почта. Музей. Мәчет. Мәктәп. Машина-трактор паркы. Бозаулар торагы.

2 нче бирем. Татарстан картасында күрше районнарны күрсәтегез. (Һәр дөрес курсәтелгән объектка – 1 балл.)

Түбән Кама районы. Теләче районы. Балык Бистәсе районы. Алабуга районы. Саба районы. Кукмара районы. Чистай районы.

3 нче бирем. Төшеп калган сүзләрне куеп, җөмләләрне укыгыз. (Һәр дөрес курсәтелгән сүзгә – 1 балл.)

Мамадыш районы рус тигезлегенең көнчыгыш өлешендә, Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Көнчыгыштан ул Алабуга районы, көньяктан Түбән Кама һәм Чистай районнары, көнбатыштан Теләче һәм Саба районнары, төньяктан Кукмара районы, төньяк-көнчыгыштан Удмуртия Республикасы белән чиктәш. Мамадыш районы Киров өлкәсенә бик якын урнашкан. Мәйданы 2,6 мең кв.км тәшкил итә, бу – Европаның кәрлә дәүләте – Люксембург мәйданына тиң. Мамадыш районының урнашуы икътисади-географик яктан бик тә уңайлы. Нократ һәм Чулман елгалары буенча судно йөрү, М-7 автомагистрале (Мәскәү-Уфа) ерак һәм якын күршеләр белән икътисади яктан аралашып яшәргә ярдәм итә. Кече Сон авылы Татарстанның үзәк өлешендә, район үзәге –Мамадыш шәһәреннән көнбатышка таба 29 км ераклыкта, Сон елгасының уң як ярында урнашкан.

Укытучы: Вакыт бетте! 2 нче тукталыш җавапларын жюрига тапшырыгыз. (Жюри җавапларны тикшерә, баллары күбрәк булган командага код сүзенен бер хәрефен тапшыра. Укытучы 3 нче тукталыш биремнәрен капитаннарга тапшыра, вакытны билгеләүче музыканы җибәрә.)

3 нче тукталыш«Гиральдика»

Биремнәр

Фрагментлардан Мамадыш районы гербын жыегыз. (Гербны дөрес жыйганга – 1 балл.)

Мамадыш районы гербы нәрсә аңлата? (Гербның элементларын анлатып биргәнгә – 1 балл.)

Күрше районнарның гербларын атагыз. (Һәр дөрес жавапка – 1 балл.)

Укытучы. Вакыт тәмамланды! 3 нче тукталыш җавапларын жюрига тапшырыгыз. (Жюри җавапларны тикшерә, баллары күбрәк булган командага код сүзенен бер хәрефен тапшыра. Укытучы 4 нче тукталыш биремнәрен капитаннарга тапшыра, вакытны билгеләүче музыканы җибәрә.)

4 нче тукталыш – «Күренекле шәхесләр»

Биремнәр

Фотодан авылның данлыклы шәхесләрен танып курсәтергә. (Һәр дөрес күрсәтелгән фотосурәткә – 1 балл.)

Аларның хезмәтләре турында сөйләп бирергә. (Кыскача мәгьлүмат өчен – 1балл.)

Заһидулла Яруллин, Фәрит Яруллин, Мирсәет Яруллин.

Укытучы Яруллинар иҗаты – безнең горурлыгыбыз! Бөтендөнья музыка сәнгате өчен үлмәс әсәрләр тудырган Яруллиннар иҗатын бүген дә зурлыйлар, алар иҗаты алдында баш ияләр.

Вакыт тәмам! 4 нче тукталыш җавапларын жюрига тапшырыгыз. (Жюри җавапларны тикшерә, баллары күбрәк булган командага код сүзенен бер хәрефен тапшыра. Укытучы 5 нче тукталыш биремнәрен капитаннарга тапшыра, вакытны билгеләүче музыканы җибәрә.)

5 нче тукталыш – «Авылым урамнары буйлап»

1 нче бирем. Фотосурәтләрдән авылның истәлекле урыннарын атагыз. (Һәр дөрес күрсәтелгән фотосурәткә – 1 балл.)

Яруллиннар исемендәге сквер. Васыйл чишмәсе. Тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәл. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл. Мәчет. Фәрит Яруллин музее.

2 нче бирем. Урамнарны картада күрсәтегез. (Картада һәр дөрес күрсәтелгән урамга – 1 балл.)

Карл Маркс урамы, Яруллин урамы, Совет урамы, Гагарин урамы, Чапаев урамы, Муса Җәлил урамы, Ленин урамы, Такташ урамы, Тукай урамы.

Укытучы. Вакыт тәмам! 5 нче тукталыш җавапларын жюрига тапшырыгыз. (Жюри җавапларны тикшерә, баллары күбрәк булган командага код сүзенен бер хәрефен тапшыра. Жюри гомуми нәтиҗәләр белән таныштыра.)

Ярышта ике команда да зур активлык курсәтте. Ләкин аз гына өстенлек белән ____ командасы жиңү яулады. Җиңүче команданы котлыйбыз!

Кадерле укучылар! Инде хәзер ике команда бергә, хәрефләрдән код сүзен җыеп, кунакларга күрсәтегез. (Хәрефләрдән код сүзен («Ватан») җыялар. Сандык ачыла, укытучы курайларны балаларга тапшыра. Укучылар курайда Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы»н уйнап күрсәтәләр.)

Укытучы. Сәяхәттә катнашкан барлык укучыларга, сәяхәтчеләргә көч биреп утырган кунакларга һәм гадел хөкем иткән жюрига зур рәхмәт!

Туган җир… Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр! Һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Авыллар… Аларда – безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Һәрбер авылның үз тарихы, үз горурлыгы, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар!