Түбән Кама китапханәләре

№65

(Рус төркеме. IX сыйныф)

Миләүшә ӘХМӘТОВА,

Түбән Камадагы 15 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес төре: ЛГКФ, диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

Дәрес тибы: «Белем һәм китап» циклын йомгаклау – проектлар яклау дәресе.

Максат:

1. Укучыларның бирелгән тема буенча җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту, сүзләргә тиешле кушымчаларны ялгый белүләрен актуальләштерү.

2. Диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу аша укучыларның фикерләү дәрәҗәсен арттыру, сөйләмен баету, яңа технологияләргә таянып сөйләм осталыгын арттыру.

3. Шәһәр китапханәләре белән кызыксыну, укуга яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү, интернет челтәре аша татар китапларын уку мөмкинлеге бирү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, «Түбән Кама – туган шәһәрем» текстлар, күнегүләр җыентыгы, презентация.

Дәрес планы

I. Оештыру моменты (исәнләшү, энергизатор, тема әйтү)

II. Актуальләштерү

III. Проектлар яклау эше (күнегүләр белән үрелеп бара)

IV. Интернет сайтлары белән таныштыру

V. Йомгаклау

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты (исәнләшү, энергизатор, тема әйтү)

(Дәрес башында интерактив тактада сыйныф һәм укытучы фотолары, «Без татарча сөйләшәбез» җөмләсе.)

Исәнмесез укучылар, укытучылар! Бүген бездә кунакта шәһәребез укытучылары. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле!

Сез минем иң яхшы укучыларым, дәресләрдә бик яхшы эшлисез, бүген дә яхшы эшләрсез дип ышанам, сезгә уңышлар телим.

(Интерактив тактада дәреснең темасы.)

Бүгенге дәрес – йомгаклау дәресе. Әйдәгез, искә төшерик: Нинди теманы йомгаклыйбыз? Өй эше нинди иде? (Балаларның җаваплары.)

Димәк, бүген проектлар яклау дәресе булачак. Эшебезне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү

«Белем һәм китап» циклын өйрәнгәндә, без бик күп әсәрләр укыдык, аларның эчтәлеген сөйләдек, күнегүләр эшләдек. Әйдәгез, искә төшереп китик. Бу җөмләләр кайсы әсәрдән?

1) Кешеләр китап тотып ант иткәннәр, һәр өйдә ул иң кадерле урында сакланган. («Саумы, китап!», Р.Вәлиев)

2) Ислам дине белән гарәп графикасы керә. («Татарларда язу тарихы» китабы)

3) Мәгарә ишеге һәр елны 3 сәгатькә ачыла. («Әбүгалисина», К.Насыйри)

4) Менә алар карбыз бушата. («Бер маҗара», Л.Ихсанова)

Рәхмәт, мин бик шат.

Укучылар, сезнең төп эшегез – уку. Әйтегез әле, яхшы уку өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Укучыларның якынча җавабы: өй эше әзерләргә, китап укырга, китапханәгә йөрергә, Интернетта утырырга, көндәлеккә өй эшен язарга һ.б.)

Дөрес, яхшы уку өчен, безгә китапханәләр ярдәм итә. Ә сез китапханәгә өйрисезме? (Мин китапханәгә йөрим. Әйе, мин дә йөрим. Мин китапханәгә еш йөрим. Мин китапханәгә дустым белән барам. һ.б.)

Хәзер мин сезне Түбән Кама китапханәләренә сәяхәткә чакырам. Проект яклау эшен башлыйбыз. Кайсы төркем беренче сөйли? (Әйдәгез, без!)

III. Проектлар яклау эше (күнегүләр белән үрелеп бара)

1 нче төркем («Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә») (Дүрт укучы, берсе презентация күрсәтә, өч укучы диалог сөйли.)

Әйдәгез, бу төркемнең эшен бәялик? (Сорау: Кем нәрсә эшләде? Билгеләр кую, дәлилләү.) Рәхмәт!

(Интерактив тактада җөмлә – «Түбән Кама шәһәрендә 19 китапханә бар.»)

– Укучылар, бу җөмләгә сорау җөмләләр төзегез.

(Тикшерү. Һәр төркем бер сорау укый. Калганнарда шул сорау булса, сызып куялар.)

2 нче төркем («Кол Гали исемендәге милли китапханә») (Дүрт укучы, берсе презентация күрсәтә, өч укучы диалог сөйли.)

Әйдәгез, бу төркемнең эшен бәялик? (Сорау: Кем нәрсә эшләде? Билгеләр кую, дәлилләү.) Рәхмәт!

3 нче төркем («Мәктәп китапханәсе») (Дүрт укучы, берсе презентация күрсәтә, өч укучы диалог сөйли.)

Укучылар, сезнең төркемдә кем нәрсә эшләде? (Мин диалог төзедем. Мин китапханәгә бардым. һ.б.)

Әйдәгез, аларның эшләрен бәялик. Ничек эшләгәннәр? (Мин «5»ле куям, чөнки ул яхшы әзерләнгән һ.б.)

Күнегүләр җыентыгын ачыгыз (33 нче бит, 4 нче күнегү). Җөмләләр төзибез. (Бер төркем җавап бирә, калганнар тәрҗемәсен әйтә.)

4 нче төркем («Балалар китапханәсе») (Дүрт укучы, берсе презентация күрсәтә, өч укучы диалог сөйли.)

Әйдәгез, бу төркемнең эшен бәялик? (Сорау: Кем нәрсә эшләде? Билгеләр кую, дәлилләү.) Рәхмәт!

Ә, хәзер тагын җыентыктан күнегү башкарырбыз (38 нче бит, 4 нче күнегү). Һәр төркем үзе эшли, аннан соң тикшерәбез.

(Тикшерү. Җөмләне укытучы укый, һәр төркем үз җавабын бирә, дөрес җавап сайлана.)

Өй эшенә әзерләнгәндә, без материалны Интернеттан да алабыз. Татар әдәбияты буенча да Интернеттан материал табып була. Менә бу сайт исемнәрен (интерактив тактада) язып алыгыз.

•        http:www.tatknigafund.ru – вы можете прочитать любую татарскую книгу.

•        http:www.belem.ru – найдете сведения о поэтах и писателях.

•        http:www.kitapxane.ru – найдете сведения о библиотеках.

•        http:www.tatarlar.ru – всемирная сеть Татар. Все о татарах.

•        http:www.edu.tatar.ru – через «Ученику» – цифровые ресурсы и полезные ссылки посмотрите!

(Интерактив тактада китап рәсемнәре.)

Укучылар, китап – белем чишмәсе. Ул – иң изге сүз, ул иң кадерле әйбер, иң яхшы дус! Китап укыгыз, китапны яратыгыз, белемле булыгыз!

Китап киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны!

(Интерактив тактада сыйныф фотосы һәм «Без булдырабыз!» гыйбарәсе.)

Укучылар, дәресебез тәмам. Сез бүген бик яхшы эшләдегез, актив булдыгыз, тырыштыгыз! (Укучылар бөтенесе бергә: Без булдырабыз! Рәхмәт!)