Транспорт төрләре

(Кечкенәләр төркемендә  йөрү кагыйдәләре буенча оештырылган эшчәнлек конспекты)

 

Люция МИҢНУЛЛИНА,

Апас районы

«Каратун»  балалар бакчасы

тәрбиячесе

Белем юнәлешләрен интеграцияләү: “Физик үсеш”, “Танып белү үсеше”, “Социаль-коммуникатив үсеш”.

Максат. Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру, аларда игътибарлылык, ярдәмчеллек, хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.

Бурычлар.

Белем бирүче: Транспорт, аның төрләре белән таныштыру;

Үстерүче: уен эшчәнлегендә активлык һәм иҗади сәләтләрен үстерү: тоемлауны, вак һәм гомуми моториканы, сөйләм, сенсор сәләтләрне уен эшчәнлегендә үстерү.

Тәрбияви: яшьтәшләреңә яхшы мөгамәлә, эмоциональ ярдәмчеллек, түземлек һәм ирешелгән нәтиҗәләргә шатлану тәрбияләү.

Әсбаплар һәм җиһазлар.

Җиһазлар: Телевизор макеты, транспорт рәсемнәре, төзелеш материаллары, уенчык эт.

Алдан эшләнгән эш: балалар белән  транспорт төрләре турында әңгәмә, китаплар карау.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, уен моментлары, мактау, иллюстрацияләр карау, ситуатив күнегүләр.

Сүзлек эше: транспорт, самолет, поезд

 Уен барышы.

Балалар идәнгә утыралар. Каршыларында уенчык телевизор тора.

Тәрбияче. Балалар, телевизорны «кабызыйк» әле. Анда нәрсә күрсәтәләр икән?  (Тәрбияче телевизор экранында күренгән сүрәтләргә карап, балалар белән әңгәмә үткәрә).

Тәрбияче. Бу нәрсә?

Балалар. Транспортлар.

Тәрбияче. Монысы нәрсә?

Балалар. Трактор.

Тәрбияче. Бу нәрсә?

Балалар. Җиңел транспорт.

Тәрбияче. Транспорт, тракторлар безгә нәрсә өчен кирәк?

Балалар. Йөк ташу, кешеләрне йөртү өчен кирәк.

Тәрбияче. Транспортны кем йөртә?

Балалар. Шофер.

Тәрбияче. Монда нәрсә очып бара? (самолет). Самолет ничек оча? Күрсәтегез әле,  балалар. (Балалар кулларын як-якка җәеп бүлмә буйлап самолет кебек «очып» йөриләр).Тыңлагыз әле, балалар, «пуф-пуф» тавышлар чыгарып нәрсә килә?

Балалар. Поезд.

Тәрбияче. Ул тимер юлдан йөри. Без дә поезд тавышы чыгарып, бер-беребезгә тотынып, вагоннар ясап йөреп килик әле. (Ишек артында ниндидер тавыш килә.Тәрбияче эт алып керә).

Тәрбияче. Исәнме, Актырнак! Нигә елыйсың?

Актырнак. Минем башка уенчык транспорт белән уйныйсым килә,  ул минем юк.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, Актырнакка ярдәм итик, менә бу шакмаклардан җиңел транспорт төзик.

Тәрбияче. Менә төзеп бетердек. Актырнак, сиңа бу транспорт ошадымы?

Актырнак. Әйе, рәхмәт сезгә, дусларым.

Тәрбияче. Әйдәгез, җиңел транспортка барыбыз да утырып карыйк әле.  Хәзер мин сезгә шигырь укыйм. Шигырьнең кем турында икәнен әйтерсез.  (З.Туфайлованың «Шофер булам» шигыре укыла. Эшчәнлек тәмамлана.)