Традицион булмаган театр уеннары аша балаларда сөйләм телен үстерү

(Мастер-класс)

 

Гүзәлия ИЛАЛТДИНОВА,

 Лениногорск районы

Урмышлы төп мәктәбе

тәрбиячесе

Максат: педагогларның күзаллавын үстерү.

Бурычлар:

  1. Педагоглар белән театр уены кагыйдәләре буенча белемнәрен  ныгыту.

2. Күзаллауны үстерүгә юнәлеш бирү; педагогларның традицион булмаган театр турындагы белемнәрен үстерү.

3. Балаларны театр уены кагыйдәләренә өйрәтүнең нечкәлекләренә төшендерүдә педагогларны активлаштыру; иҗади активлык, педагоглар белән уртак эшчәнлек булдыру.

Җиһазлау: театр уеннары җыелмасы.

Эшчәнлек барышы.

– Исәнмесез,  коллегалар! Мин сезне үземнең  “Традицион булмаган театр уеннары аша балаларда сөйләм телен үстерү”гә багышланган мастер-классымда күрүемә бик шатмын. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.  Без бакчабызда курчак һәм бармак театр уеннары кулланабыз. Бу балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә. Курчаклар белән уйнаганда, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә.

Бармак театры балаларның хәрәкәт үсешенә бик нык йогынты ясый, алар балаларның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлеген, хәтерен арттыра, тапкырлык, зиһенлелек үстерүгә, күрү, ишетү әгъзаларының камилләшүенә зур ярдәм итә. Бармак уеннарын  иң кечкенәләр төркемендә куллану бик отышлы. Балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килә (мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башлыйлар). Әкренләп алар уен аралашу процессына күмеләләр. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә. Театр да  уйнаганда, балаларга таныш булган әкиятләрне сайлап  алабыз.  “Шалкан”, “Куян”, “Әтәч”, “Төлке”, “Чуар тавык”, “Өч дуңгыз”. Аларның кайберләрен уйнаганда, без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Әкиятләрне балаларга аңлаешлы итеп өйрәтергә тырышабыз. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү,  балаларның төрле образлар башкарулары – барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Уен  ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятып”  була . Бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә. Безнен төп максатыбыз – театр уеннары аша балаларда чиста сөйләм культурасы тәрбияләү.

 

Театр уеннары үз алдына түбәндәге бурычларны куя:

– сәхнәләштерү эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;

– дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;

– сүзлек запасын баету;

– театр эшчәнлегендә  үз-үзләрен иркен тотарга,  сәнгатьле сөйләм культурасы тәрбияләү;

– әкиятләр белән кызыксынуларын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге тәрбияләү;

– балаларда әхлакый сыйфатлар (бер-береңә ярдәм итү, дус-тату булу) тәрбияләү.

Алдыбызга куелган максатка ирешү өчен, төрле эш формалары кулланабыз. Балаларның сүзлек запасын арттыруны режим моментларында алырга тырышабыз. Дөрес, кечкенә чактан ук театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел.Тик сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар” балага киләчәктә зур ярдәм итәргә, матурлыкны аңлый белүче, мәрхәмәтле бала булып үсәргә булышыр дип уйлыйм.