Төсләр

№ 207

(1 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Гөлнур БӘШӘРОВА,

Казандагы 69 нчы урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: төс атамаларын истә калдыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы:

– татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

– әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

танып-белү УУГ:

– дәреслек белән эшләү;

– аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

– текстта әйтелә торган төп фикерне таба белү;

– объектларны чагыштыру;

– фикерне логик чылбырга салу;

коммуникатив УУГ:

– укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

– диалог төзүдә катнашу;

– фикерне җиткерә белү;

регулятив УУГ:

– дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру;

– ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

– укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

– эш сыйфатына бәя бирә белү;

– нәтиҗә ясый алу (нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү);

– билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу;

предмет буенча:

– “Төсләр” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрен үзләштерүне дәвам иттерү

Төп төшенчәләр: төс, сан.

Предметара бәйләнеш: рус теле.

Эш төрләре: төркемдә, парларда, индивидуаль.

Җиһазлау: ноутбук, карточкалар. дәреслек, сүзлекләр, эш дәфтәрләре, презентация.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру.

Мотивлаштыру (12 мин.)

1. Исәнләшә.

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

2. Мырау белән исәнләштерү, хәлләрен сорашу.

– Тук-тук. Кем ул? Син кем?

– Әйтмим, бел!

– Әйе, мин – Мырау!

– Исәнмесез, укучылар!

– Хәлләрегез ничек?

 

– Бик яхшы, рәхмәт!

(“Сәлам” җырын башкарырга чакыра.)

– Әйдәгез, җырлыйбыз!

 

– Бик яхшы, рәхмәт. Утырыгыз, укучылар

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

 

– Син Аюмы? Син Мыраумы?

– Исәнме, Мырау!

– Бик шәп, рәхмәт! Мырау, хәлләр ничек?

 

 

Бергә “Сәлам” җырын башкаралар.

 

Укучылар урыннарына утыралар.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Уку мәсьәләсен кую

 

 

Мырауның рюкзагында булган предметлар аша “Бу нәрсә?” соравына җавап биреп, предметларның исемнәрен әйттерә.

– Мырау, синең рюкзакта нәрсә бар? Карыйбызмы, укучылар?

– Бу нәрсә? (Предметларның атамаларын искә төшерәләр.)

 

 

Чәчәк, күбәләк рәсемнәрен күрсәтеп, бу чәчәк, бу күбәләк дип, Мырауның әйтүе аша сүзләр белән таныштыру, кабатлату.

– Бу нәрсә?

—         Мырау, бу нәрсә? (Бу –чәчәк. Бу – күбәләк.)

Чәчәк, күбәләк сүзләрен күплектә әйттертә.

– Болар нәрсәләр?

—          

Чәчәкләрне һәм күбәләкләрне саната.

Әйдәгез, саныйбыз!

Сорау бирү аркылы, чәчәк һәм күбәләкләрнең төрле төстә булуларына игътибар иттертә.

Дәреснең темасын, дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкләрен билгеләтә.

– А на что вы еще обратили внимание?

О чем мы будем сегодня говорить?

 

 

 

 

 

 

– Әйе!

Предметларның татарча атамаларын искә төшереп, “Бу нәрсә?” соравына җавап бирәләр.

 

Бу –китап. Бу – дәфтәр.

 

 

Чәчәк, күбәләк сүзләрен кабатлыйлар, истә калдырырга тырышалар.

 

– Чәчәк, күбәләк

 

Болар чәчәкләр, күбәләкләр.

 

 

 

– 5 чәчәк, 5 күбәләк.

– Цветы и бабочки разных цветов.

 

О цветах.

III. Уку мәсьәләсен чишү

Яңа белемнәрне формалаштыру

 

1. 1 нче күнегү –төсләрнең татарча аңлатмасын аудиоязмадан тыңлата, экраннан күрсәтеп бара. Икенче тапкыр тыңлаганда, укучылардан кабатлаттыра, үзе карточкалардан күрсәтә.

2. “Төсләрне әйт”. Төрле төстәге карточкаларны күрсәтеп, укучылардан төсләрне әйттертә.

3. “Тыңла һәм истә калдыр”.

2 нче күнегү – аудиоязма тыңлата, тактада күрсәтеп бара.Тыңлап бетергәч, укучылардан кабатлата.

 

 

Аерым бер укучыдан да кабатлата ала.

4. “Әйт”. Төсне һәм предметларны белдергән карточкаларны тәңгәлләштереп, укучыларга күрсәтә.

Дәреслектән һәр төсне карап баралар. Икенче тапкыр тыңлаганда, диктор артыннан кабатлыйлар.

Укучылар аерым-аерым төсләрне атыйлар.

 

Тыңлыйлар, тыңлаганны тактадан карап баралар. Соңыннан кабатлыйлар.

Аерым бер укучы кабатлый.

Тәңгәлләшкән төс һәм предметларны телдән әйтеп баралар.

Физкультминутка “Парыңны тап”

Укучыларга төс һәм предметларны белдергән карточкалар тарата. Түгәрәккә бастыра. Музыка куя. Музыка туктагач, төсне һәм предмет атамасын тәңгәлләштереп әйтә.

 

Музыка барышында хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, укытучы әйтүе буенча, парлашып уртага чыгып басалар. Кабатлыйлар.
IV. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү 1. Сорау аша, укучыларга нинди? соравының мәгънәсен аңлата. Нинди сүзенә игътибарны юнәтә. Барлык төсләрнең, сыйфатларның (признак –билге) шушы сорауга җавап бирүен әйтә.

– Бу чәчәк нинди?

– Нинди – какой, какая?

– Ребята, всем словам, которые называют форму, цвет, признак предмета, мы задаем вопрос нинди?

– Бу чәчәк нинди?

2. “Карагыз һәм җавап бирегез”.

– Күбәләкләр нинди?

– Тагын нинди?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Бу чәчәк кызыл һ.б.

 

Аудиоязмада яңгыраган сорауларга җавап бирергә тырышалар

V. Рефлексия 3. “Муенса төзе – Бусы” уены. Укучылар алдында чәчәк һәм күбәләк рәсемнәре. Муенса төзетә: кызыл күбәләк. Зәңгәр чәчәк. Сары күбәләк. Шәмәхә чәчәк. Яшел күбәләк.

4. Дәрес, дәрестә нәрсә белүләрен, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

 

 

Укытучы әйтүе буенча, укучылар муенса төзиләр.

Үз фикерләрен әйтәләр, үзләренә бәя куялар (Бик яхшы эшләсә – күбәләк, яхшы эшләсә – чәчәк күтәрә)