Төш… татлы сагыш
Төш… татлы сагыш
(Үзе иҗат иткән шигырь)
Лариса ҖИҺАНШИНА,
Казандагы 184 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яз җитүгә, туган илгә
Кайта казлар, канат кагып.
Бөек Җиңү көне җитә –
Бәйрәм итә барча халык.
Әбиләр дә, бабайлар да
Бу бәйрәмнән нидер көтә:
Ялгыз карчык картын көтә,
Гәрчә инде сугыш җиле
Ачы хәбәр җиткерсә дә …
Әле һаман төшләрендә
Кара хатлар китерсә дә,
Керә аңа якты ак төш –
Күз алдында бер күренеш –
Солдат кайта авылына,
Ул йөгерә каршысына …
Ничәмә ел –
Бер үк төш ул,
Кабатлана торган көч ул!
Уяна ул өметләрдә…
Шул ук тормыш…
Шул ук агыш…
Күңелләрдә – ничә еллык
Татлы сагыш, ачы сагыш.