Төньяк Кавказ – Россиянең иң биек таулары

Лилия СИБГАТУЛЛИНА,

Апас районы Борнаш урта мәктәбенең биология һәм география укытучысы

 

Максат:

Төньяк Кавказның географик урыны, табигатендәге үзенчәлекләр белән танышу;

– укучыларның географик фикер йөртүләрен үстерү, теоретик белемнәрне конкрет картографик материалларда, дәреслектән куллана белергә ирешү;

– интеллектуаль ысуллар белән үзбелемеңне, шәхси компетентлыкны формалаштыру, үз илеңә горурлык тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү.

Дәрес методлары: репродуктив (төшеп калган мәгълүматларны тутыру, схема төзү), өлешчә-эзләнү (тәңгәл килүчәнлекне табу), эзләнү (проблемалы сораулар, елгаларны чагыштыру).

Ресурслар: атлас, дәреслек, дәфтәр, презентация, мультимедийный проектор, карточкалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Без Россия регионнарының табигате белән таныша башладык. Нинди табигый регионнарга бүленде?

– Үткән дщреслщрдщ алган белемнәрне тикшереп алыйк.

«Бу нәрсә? Бу кем?» дигән уен (2 нче слайд)

Бик яхшы, булдырдыгыз!

III. Мотивлаштыру

Укытучы. Картага карадык, бүген без кайсы табигый регионны өйрәнербез? (Сюжетлар карала, музыка куела.) (4 – 6 нчы слайдлар)

– Димәк, кайсы табигый регион? Ни өчен шулай дип әйтә аласыз? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.) (7 – 9 нчы слайдлар)

  1. Дәрескә максат кую

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, бүгенге дәрескә максат куйыйк әле.

Укучылар. Кавказның географик урынын билгеләү;

– Төньяк Кавказның табигать үзенчәлекләрен, төрле информацион чыганаклар аша формалаштыру. (10 нчы слайд)

  1. Яңа материалны өйрәнү (11 нче слайд)
  2. Географик урыны.

Укытучы. Таулар Рус тигезлегеннән көньякта урнашкан, иң көньяк регион. Үзәк өлеше 45o т.к., ягъни экватор белән төньяк полюсның нәкъ үзәгендә урнашкан. Рус тигезлегеннән иңкулек белән аерылып тора. Картадан шул иңкүлекне табып әйтәбез. (Кума-Маныч)

– Бик яхшы, булдырдыгыз! Кайчандыр ул Кара диңгез белән Каспий диңгезен тоташтыручы бугаз булган, Майкоп диңгезе урнашкан була.

– Кавказ кайсы ярымутраудан башлана һәм нинди ярымутрау белән бетә? (Карта белән эш.)

– Тамань һәм Апшерон. (Бер укучы картада күрсәтә.)

– Картадан карап, аны нинди өч табигый өлкәгә бүленгәнен әйтик әле.

– Кайсы өлешләре Россия составына керә?

– Нинди дәүләтләр белән чикләшә? Иң биек тау түбәсе? (Картада күрсәтү.) Абсолют биеклеге күпмегә җитә?

– Эльбрус иранчадан Айтибарес – «биек тау»дигәнне аңлата

– Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба озынлыгын исәпләгез, каян башланганын һәм беткәнен онытмагыз.

Нәтиҗә. Территориянең географик урынына бәя бирегез, нәрсә дип әйтә алабыз? (Илнең көньягында урнашкан, уңайлы.)

  1. Рельефы, геологик төзелеше, файдалы казылмалары.
  2. Уку грамоталылыгын формалаштыру

Укытучы. Сезгә карточкалар таратам. Сезнең алда – Төньяк Кавказның геологик төзелеше һәм рельефы турында текст, ләкин анда кайбер сүзләр җитешми. Сезнең максат: дәреслектәге тексттан, шулай ук атластан файдаланып, төшеп калган сүзләрне өстәргә.

1 нче бирем. Кавказ – … җыерчыклылыгы чорында хасил булган. … таулар системасы. Монда сүнгән вулканнар бар – болар … һәм … таулары. Кавказның төньяк тау битләре … һәм … дигән сыртлар бар. Алар … төзелешле – бер як бите  сөзәк, икенчесе текә булып төшкән тезмәләрдән гыйбарәт. Көнькта … – … таулар һәм Зур Кавказның … ята.  Бу – Альп геосинклиналь зонасының бер өлеше. Зур Кавказның үзәк өлешендә күтәрелү процессы формалашып килүче тау тезмәсе кырые буйлап җир катламнарының интенсив түбәнәюе белән бергә бара. Бу көнбатышта … – … һәм көнчыгышка …  – … тау алды бөгелешләре ясалуга китерә.”

– Тикшерәбез. (Чиратлап укыйлар, слайдтан тикшереп барыла.)

Сүзлек эше (14 – 16 нчы слайдлар)

2 нче бирем. Файдалы казылмалар, аларның ясалуын һәм урынын билгеләргә.

Газ, нефть, минераль сулар, полиметалл рудалар, утырма токым, бакыр, молибден, магматик, Кавказ минераль сулары.

 

Файдалы казылмаларның чыгышы Файдалы казылмаларның ясалуы Файдалы казылмалары
Кавказ алды
Пятигорск, Кисловодск
Зур Кавказның үзәк өлеше

 

Укытучы. Тикшерәбез. Нәрсә килеп чыкты? (19 нчы слайд)

Физкультминутка

  1. Климат.

– Нинди климатик пояста ята? Климатның төрлелегенә нәрсә йогынты ясый?

– Дәреслектән явым-төшем, температура, җилләр турында табып, климатның аермаларын әйтегез.

  1. Төньяк Кавказның ике зур елгасын картадан табыгыз. Охшаш һәм аермалы якларын әйтегез. (Планы слайдта бирелә.)
  2. Биеклелек пояслыгы.

Дәреслектән карап, Кавказның биеклелек поясының схемасын төзү

Дала
Урман-дала
Тау-дала
Киң яфраклы урманнар
Ылыслы-киң яфраклы урман
Субальп поясы
Альп поясы
Кар һәм бозлык

 

Слайдтан карап тикшерү.

VII. Рефлексия

Функциональ грамотлылык.

Укытучы. Дәреснең максатына әйләнеп кайтыйк әле. Нинди максат куйган идек. Максатка ирештекме, сез ничек уйлыйсыз? Нинди методлар кулландык?

– Максатка ирешкәнне белер өчен, карточкаларда төшеп калган сүзләрне куеп чыгабыз.

I вариант

  1. Төньяк Кавказ … юнәлешендә сузылган. 2. Алар … төзелешле – бер як бите сөзәк, икенчесе текә булып төшкән тезмәләрдән гыйбарәт. 3. Новороссийский салкын җиле – … 4. Характеры буенча Терек елгасы… 5. Альп болынлыгының туфрагы…

II вариант

  1. Эльбрустан Казбекка кадәрге Кавказның бер өлеше … 2. Вулкан булып оешып җитмәгән таулар … 3. Явым-төшемнең иң күп төшкән ягы … 4. Кубань елгасы … агып төшә. 5. Кавказның итәгендә нинди табигый зона урнашкан?

VIII. Өй эше

  1. 31 нче параграфны укырга.
  2. Контурлы картада Кавказның географик урынын билгеләргә, номенклатураны белергә.
  3. Йомгаклау. Анализ

– Дәрестә нинди табигать үзенчәлекләре исегездә калды?

Билгеләр кую.