ТӨЛКЕ (КАЮМ НАСЫЙРИ ӘКИЯТЕ БУЕНЧА)

 

 

Эльвира  ШАКИРОВА

Зилә ТУКМАКОВА,

Люция ВӘЛИӘХМӘТОВА

Казандагы

65 нче балалар бакчасы

тәрбиячеләре

 

 

Өй  янында җигүле ат  (ике бала, берсе баскан, башында ат маскасы, икенчесе, беренчесе артына бөкрәеп, биленә тотынган. Алар өстенә бизәкле япма ябылган), ир белән хатын басып тора.

 

Ир хатынына:

Чәй эчеп алдым, майлап,

Атымны җиктем, җайлап.

Эшләрне тәмам иттем,

Сау бул, балыкка киттем!

 

Хатыны:

Бик озаклап тормассың,

Кичкә кадәр калмассың!

Пешереп балык ашы,

Сыйланыйк кара-каршы.

 

Ир арбага утырып китә. (Музыка уйный.) Кар  белән капланган күл буена килеп туктый. Кармагын бәкегә сала, бер-бер артлы балыклар тартып чыгара. Ул арада ак куяннар биюе кертергә мөмкин. Читтән төлке күзәтә. Балыкларны  арбасына салып бара.  Кайтырга кузгала. Караса юлда төлке ята.

Ир:

Төлке! Мондый  яхшы бүләккә

Хатыным бик шатланыр.

Көлтә-көлтә койрыгы

Якага яхшы булыр.

 

Төлкене алып арбага сала. Тагын музыка астында бара. Төлке тиз генә балыкларны арбадан җиргә ата бара. Арбадан төшеп кала,  юлдагы балыкларны җыя. Ир кайтып китә. Төлке балыкларын кәрзингә салып,  кар өеме өстенә менеп утыра. Аю килеп чыга. Төлкене күрә, янына килә. Төлке аюны кар өеменә менгерми, гел борылып утыра.

 

Аю:

Исән-саумы, Төлкекәй,

Синдә зур бәйрәм икән.

Каян «суктың» бу кадәр

Балыклы кәрзин иртән?

 

Төлке балык ашый-ашый:

 

Бар күлдәге бәкегә,

Анда балык күп икән.

Чуртаннар да җәеннәр,

Яхшы эләгә иртән.

 

Ур(ы)нын белеп, тота белсән,

Урлашасы да булмый.

Койрыгыңа кәрзин бәйләп,

Бәкегә тыкмый булмый.

 

Чыгарырга ашыкма,

Сабыр бул, озак утыр!

Шарт-шорт килә башлагач,

Кәрзинең тулган булыр.

 

Төлке балыкларын җыя да китеп бара.

 

Аю койрыгына кәрзин бәйләп, бәкегә тыгып утыра. Актан киенгән кызлар бию башкаралар. Кар яудыралар. Аюны акка күмәләр. Аю калтырап утырганда, көянтә-чиләген аскан кызлар суга киләләр.  Аю куркуыннан сикереп тормакчы була, койрыгы бозга ябышып калганга тора алмый. Каты итеп тартылып китә һәм койрыгы өзелеп кала. Аюның койрыгы кыска кала.

Аю:

Ах, син хәйләкәр, Төлке,

Мин – юләр, ахмак, көлке…

 

Аю башын тотып,  улап чыгып китә.

Ир өе. Ир аты белән кайтып туктый. Хатыны мич ягып йөри.

Ир бик горур:

 

Каршы ал мине хатын,

Бер төлке салып кайттым.

Иске якаңны яндыр,

Яңасын тегеп мандыр!

 

 Хатыны иске яканы мичкә ата:

Хатын:

Кая, кая бүләгең,

Якага дигән төлкең?

 

Арбаны карыйлар, анда балык та, төлке дә юк. Мичтә иске яка  да янып бетә.

 Хатыны:

Ах, юләр, юләр, юләр,

Төлке синнән хәйләкәр.

Ашыккан ашка пешкән.

Бар халыкны көлдергән.