Төкле аягың белән, Тычкан елы!

№ 140

(Зурлар төркемендәгеләр өчен Яңа ел бәйрәменә багышланган шөгыль)

Альбина МӘГЪСҮМОВА,

Казандагы 314 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Шөгыль барышы

(Тычкан киемендәге балалар музыка астында чыршы алдына чыга.)

1 нче тычкан.

Бәйрәм бүген! Бик зур бәйрәм!

Ишетегез!

Без киләбез, хужа булып,

Сез көтегез!

2 нче тычкан.

Ишек ачып безне тизрәк

Сез кертегез!

Ел буена рәхәт яшәү –

Өметебез!

3 нче тычкан.

Гомер буе качып-посып

Инде арыдык!

Һәм, ниһаять, хуҗа булу

Хакын алдык!

4 нче тычкан.

Һәрбер өйдә булсын иде

Сыр-колбаса!

Безгэ инде күп кирэкми

Бит ләбаса!

5 нче тычкан.

Койрык болгап йөрер заман

Җитте безгә!

Без киләбез матур еллар

Алып сезгә!

6 нчы тычкан.

Кечкенә дә – төш кенә без,

Тырыш, уңган!

Күңелебез гел яхшылык

Белән тулган!

7 нче тычкан.

Яңа елда без телибез

Бары муллык!

Амбарларда ашлык торсын

Һәрчак тулып!

8 нче тычкан.

Каршылагыз, барабаннар

Кагып безне!

Без килербез сөендереп

Үзегезне!

(Күмәкләшеп, «Без – тычканнар» дигән бию башкаралар. Бию беткәннән сон, музыка астына Песи чыга.)

Песи.

Яңа елга әзерләнә тычкан халкы!

Бәйрәм итәргә аларның бар бит хакы!

Табын түрендә сыр тора горур гына!

Йөгерешә бөтен тычкан кыю гына!

Бөтенесен бәйрәмгә дип чакырганнар –

Мине генә чакырмыйча калдырганнар…

Күзәтәмен читтән генә нәүмизләнеп,

Йөрим хәзер дуслашырга җәй эзләнеп!

Чакырсалар әгәр мине Яңа елга,

Чабар идем, карамыйча уңга-сулга!

Тычканнарга башка бер дә тимәс идем,

Алардан мин һичберкайчан көлмәс идем!

1 нче тычкан.

Әйдә, песи, бирегә үт тизрәк!

Бүген бәйрәм, дус булырга кирәк.

2 нче тычкан.

Яңа елны бергә каршылыйк без,

Матур, тыныч үтсен һәр көнебез.

(Песи һәм тычканнар бергәләп «Дуслык җыры»н башкара.)