Төбәкара хезмәттәшлегебез ныгый

№ 179

Роза СӘЛАХОВА, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлеге методисты

Милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының норматив–хокукый актларына нигезләнә. Дәүләт илкүләм сәясәте концепциясе, телләрне саклау, татар халкының мәдәниятен үстерүгә йөз тотып төзелгән республика программалары, Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең уңай эшчәнлеге, төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен ана телен саклау һәм үстерү, һөнәри бердәмлек булдыру юнәлешендә теләктәшлек күрсәтүе алдагы эшләрне планлаштырырга һәрдаим ярдәм итә.

Безнең Яшел Үзән районы мәгариф оешмалары Россия Федерациясенең 26 белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итә, үзара хезмәттәшлек турындагы килешүләр имзаланды: Түбән Новгород, Свердловск, Әстерхан, Ленинград, Ульяновск, Самара, Саратов, Оренбург, Курган, Киров, Пермь, Пенза өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Мари Эль, Чувашстан, Мордовия, Башкортстан республикалары, хәтта Австралиядә яшәүче татарлар оештырган якшәмбе мәктәбе белән элемтәдә торабыз.

Төрле төбәк укытучылары Яшел Үзән районында үткәрелеп килә торган түбәндәге конференцияләрдә актив катнашалар:

Халыкара Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе;

Афзал Шамов исемендәге төбәкара укулар;

«Үз халкын данга күмгән татарлар» дигән төбәкара конференция;

«Тау ягы шәхесләре» төбәкара конференциясе;

«Милләтне торгызу» төбәкара конференциясе;

Шиһабеддин Мәрҗәни исемендәге төбәкара укулар;

«Тел ачкычлары» бәйгесе;

«Тукай мирасы» бәйгесе;

«Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара бәйгесе һ.б.

Ә бүгенге көндә пандемия шартларында да аралар өзелмәде, татар теле һәм әдәбияты укытучылары интернет аша семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар.

2017 елның август киңәшмәсе кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Россия Федерациясе төбәкләренең милли мәгариф кураторлары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре, татар мәктәп җитәкчеләре, балалар бакчалары мөдирләре, укытучылар өчен Бөтенроссия семинары узды.

Районыбыз белән чиктәш Чувашстан һәм Мари Эль республикасы мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, ел саен төбәкараара семинарлар үткәрәбез.

Үзебезнең район укытучылары да регионнарда үткәрелә торган семинарларда һәм конференцияләрдә актив катнашалар: аерым алганда, Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә, Әстерхан өлкәсенең Идел буе районының Киличин, Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы Татар Маклагы мәктәпләрендә һ.б.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Осиново гимназиясе белән Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы А.С.Садеков исемендәге урта мәктәп арасында телекүпер булды. Zoom платформасы ярдәмендә балалар яшьтәшләре белән аралашты.

Регионнардагы татар мәктәпләренә методик ярдәм күрсәтәбез, аларга дәреслекләр, татарча китаплар җибәрәрелде.

2017 елның август аенда Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар теле һәм әдәбиятын дистанцион укыту системасы – «Ана теле» проекты гамәлгә куелды. Безнең Яшел Үзән укытучылары бу проект буенча регионнар белән актив эш алып баралар.

Яшел Үзән районының 10 нчы гимназиясендә мари түгәрәге эшләп килә. Мари милләте балалары Мари Эль республикасына еш экскурсияләргә баралар, милли бәйрәмнәрдә катнашалар. Ә түгәрәк кысаларында мари композиторлары, язучылары белән очрашулар еш оештырыла. Бу очрашуларга без районыбыз мәктәбендә укучы мари балаларын да чакырабыз.

Шулай эшләгәндә генә хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре мәктәпләр эшчәнлегендә чагылыш таба, рухи-әхлакый кыйммәтләр, ана телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре уңай нәтиҗәләргә китерә.

Мәгариф өлкәсендәге яңарышлар, үзгәрешләр укыту-тәрбия процессына яңадан-яңа бурычлар куя. Районыбыз мөгаллимнәре үзләренең укыту-тәрбия эшчәнлеген шушы бурычларны уңышлы үтәүгә юнәлдерә.