Төбәк компонентын колачлаган затлы уку ярдәмлеге

№ 95

Энҗе НУРИСЛАМОВА,

Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татарп теле һәм әдәбияты укытучысы

Без мәгариф системасының үзгәрешләре чорында яшибез. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары барлык төбәкләрнең үзенчәлекләрен, милли һәм этномәдәни ихтыяҗларын исәпкә алып төзелде. Стандарт укучыларда Россия гражданлыгы бердәйлеген формалаштыру; Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының тел мирасын һәм мәдәни төрлелеген саклау һәм үстерү; туган телне өйрәнү хокукын тормышка ашыру, төп гомуми белемне туган телдә алу һәм Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкның мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен үзләштерүгә мөмкинлек тудыруга юнәлдерелде.

Чаллыдагы мин эшли торган М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә белем алучы татар балалаларын туган телгә өйрәтү максатыннан, башлангыч сыйныфта математика һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәрен туган телдә укыту тәҗрибәсе кертелде. Әлбәттә, гимназия бу фәннәрне укыту өчен сыйфатлы эчтәлекле уку әсбаплары белән тәэмин ителде.

Бөтендөнья турында белемнәрнең берничә фәнгә бүленеп тармаклануына карамастан, аларның мөһим уртак ягы бар – әйләнә-тирә дөнья кеше тарафыннан танып беленә. Кеше өчен дөньяда булган нәрсәләр телдә чагыла. Менә шушы күзлектән чыгып, мин үзем укыта торган татар теле һәм әдәбияты фәннәренең «Әйләнә-тирә дөнья» фәне белән бәйләнешен аңлатып үтәм. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен 2017 елда нәшер ителгән II сыйныф өчен «Әйләнә-тирә дөнья» уку әсбабын (ике кисәктә) 2011 елда чыккан басма белән чагыштырып узыйк.

2011 елда А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая авторлыгында нәшер ителгән академик мәктәп дәреслеге русчадан Р.Закирова тәрҗемәсендә басылып чыккан иде. 2017 елда А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, Җ.А.Хөсәенов авторлыгындагы басма, эчтәлеге һәм тел-сурәтләү чаралары ягыннан, элеккесеннән сизелерлек дәрәҗәдә аерылып тора. Төрле елдагы ике басманы чагыштыргач, галим Җ.А.Хөсәенов тарафыннан кертелгән үзгәрешләрнең ФДББС таләпләренә никадәр югары дәрәҗәдә җавап бирүе ачыкланды. Дәреслеккә аннотация бирелгән өлештә: «Уку әсбабында, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән беррәттән, елның төрле фасылларында кешеләрнең хезмәте һәм бәйрәмнәре, табигатьне саклау, шулай ук Россия халыкларының балалар уен мәдәниятен актуальләштерү белән тыгыз бәйләнештә булган сәламәтлекне саклау мәсьәләләре дә карала. Шартлы билгеләрдән тыш, дәреслекнең методик аппаратына «Искә төшерик», «Фикер алышыйк», «Уйлап карыйк», «Тулырак өйрәник», «Үз-үзебезне тикшерик» рубрикалары да кертелгән. Һәр бүлек башындагы «Без белербез», «Өйрәнербез» рубрикалары укучыны уку эшчәнлегендә эчтәлеккә һәм планлаштырылган нәтиҗәләргә юнәлтә», – дип искәртелә.

Ике уку әсбабы күләме һәм бүлекләр саны буенча тәңгәл килә, аерма – кайбер темаларның бирелү эчтәлегендә һәм мәгълүматлар тупланышында.

Әйдәгез, шуларны ачыклыйк.

2011 ел белән 2017 ел арасында алты ел аерма гына булса да, дәүләт тарихы һәм фәнни фактларда җитди үзгәрешләр барлыкка килгән: Россиядә көн күрүче милләтләрнең саны 150 дән 180 гә үскән; Россия Федерациясенеңдә дәүләт чикләре Кырым Республикасы өстәлү хисабына киңәйгән; Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун планеталарының иярченнәренең саны арткан.

Көзге, кышкы, язгы, җәйге хезмәтләр белән бәйле хезмәт һәм йола-бәйрәмнәренең татар җирлегенә яраклаштырылуы аеруча отышлы булган. Укучылар Каз өмәсе (Покрау бәйрәме белән алышынган), Сөмбелә (Раштуа белән алышынган), Орчык өмәсе (Коми халкының Копотиха бәйрәме белән алышынган), Нәүрүз (Кырык газапланучы), Карга боткасы (Евдокия көне белән алышынган), Зәррә (Пасха белән алышынган), Җир келәү (Троица белән алышынган), Сабантуй, Рамазан бәйрәмнәре турында  халык мәкальләре белән баетылган тулы информация алалар һәм сыйныфтан тыш чара буларак бәйрәмнәрне уздыра алалар.

Бәйрәмнәргә бәйле рәвештә дәреслектә бирелгән иллюстрацияләр үзгәртелгән һәм яңартылган. (А.А.Пластов «Беренче кар» картинасы Ф.А.Суюровның «Беренче кар» картинасына; А.П.Ткачев һәм С.П.Ткачевның «Июнь ае» кртинасы  Ф.Г.Әминовның «Елга буенда» картинасына алмашынган һ.б.)

«Акыллы нәни ябалак битләре»ндә урнаштырылган рус рәссамнары турындагы мәгълүматларга татар рәссамнары турындагы белешмәләр өстәлгән (И.К.Зарипов, Х.Г.Якупов, Ф.А.Суюров).

Бу әсбапта көз, кыш  яз, җәй айларының борынгы атамышларының татар һәм рус телендә бирелеше укучыларның сөйләм телен баетуга хезмәт итә. Мисал өчен, сентябрь ае татарларда «болытлы ай, елак ай, яңгырлы ай, ындыр ае, сары ай» булса, русларда «хмурень, ревун, зоревник, дождезвон» исемнәре белән аталган. Ел фасылының һәр ай мәгънәсе шушы тәртиптә бирелеп, телнең тарихи җирлеккә нигезләнгән булуын тагын бер кат дәлилли.

Уку әсбабына автор өстәгән сынамышлар, шулай ук йолалар бүген безнең өчен, гамәли яктан  да бигрәк, татар халкының рухи дөньясын, аның табигатькә поэтик карашын яхшырак аңларга ярдәм итүләре һәм фольклор җәүһәрләре булулары белән кыйммәтле.

Эчтәлеккә бәйле рәвештә дәреслеккә татар авторлары шигырьләре өстәлгән (Б.Рәхмәт, Э.Мөэминова), татар халык табышмаклары кертелгән. Китерелгән шигырь юлларының рифмалары үзгәртелгән.

Элекке заман мәктәбе тарихы урынына мәдрәсәләр тарихына кагылышлы мәгълүмат урын алган.

Соңгы басма уку әсбабы тел-сурәтләү чаралары ягыннан шомартылган: Зирәк ябалакчык китабы – акыллы нәни ябалак битләре; планеталар яктылык чыгармый, яктылык сирпеми; Кояш системасы – кояш гаиләсе; ачыклагыч –атлас – атлас-ачыклагыч; эссе, кайнар көн – эссе, кызу көн; зурлык – үлчәм; кычыткан яндыра – кычыткан пешерә һ.б. конкрет сүзтезмәләр, атамалар  алышынган.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәм: II сыйныф өчен А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая төзегән «Әйләнә-тирә дөнья» әсбабына Җ.А.Хөсәенов керткән мәгълүматлар, татар мәктәпләрендә укучы балаларга халыкның мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен үзләштерүгә мөмкинлек тудыру өстенә, туган телнең байлыгыннан оста файдаланырга өйрәтүе һәм тарихи җирлеккә нигезләнүе белән күпкә файдалы. Димәк, татар теле укытучысы буларак, башлангыч сыйныфта укучыларның «Әйләнә-тирә дөнья» фәнен әлеге уку әсбабы белән укулары киләчәктә татар минем фәнем өчен дә отышлы.

Әдәбият

  1. Плешаков А.А., Новицкая М.Ю. Окруңающий мир. 2 класс. Учеб. для общеобразоват. учреждений. В 2 ч. Ч. 1 – 2. /А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая; Рос. Акад. Наук, Рос. Акад. Образования, изд-во «Просвещекние». – 2-е изд. М.: Просвещение, 2012. –  127 с.: ил. – (Академический школьный учебник).
  2. Әйләнә-тирә дөнья. 2 сыйныф : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 1 нче кисәк /А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, Җ.А.Хөсәенов; [русча 6 нчы басмадан И.И.Рәхимов, И.М.Җамалиев тәрҗ.] – Казан. кит. нәшр., М.: Просвещение, 2017. – 127 б. : рәс. б-н.
  3. Әйләнә-тирә дөнья. 2 сыйныф : татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 2 нче кисәк /А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, Җ.А.Хөсәенов ; [русча 6 нчы басмадан И.И.Рәхимов, И.М.Җамалиев тәрҗ.] – Казан. кит. нәшр., М.: Просвещение, 2017. – 127 б. : рәс. б-н.
  4. Хөсәенов Җ. «Әйләнә-тирә дөнья» уку әсбабының үзенчәлекләре //Мәгариф. – 2017. – № 9. – Б. 43 – 44.