«Тиз уен» алымнарын татар теле дәресләрендә куллану

 


Алсу ХАЛИТОВА,

«Бала-Сити»

халыкара мультилингваль

балалар бакчасының

татар теле укытучысы

 Аннотация: Статья посвящена использованию «Тиз уеннар» («Быстрые игры») на занятиях по татарскому языку. Рассматриваются возможности игровых упражнений для повышения интереса и активности детей, повторения и закрепления изученной лексики, развития внимания, памяти и устной речи. Представлены практические примеры игр, которые можно использовать с учетом возраста детей и целей занятия. Материал может быть полезен учителям татарского языка, работающим с детьми в условиях многоязычной образовательной среды.

Ключевые слова: татарский язык, обучение татарскому языку, «Тиз уеннар», игровые приемы, игровые упражнения, дошкольники, многоязычная образовательная среда, развитие речи, лексика, коммуникативные навыки.

 

Һәр укытучы дәресенең кызыклы, файдалы, нәтиҗәле үтүен тели. Бигрәк тә тел өйрәнгәндә балаларның игътибарын
саклау, аларны кызыксындыру мөһим.  Моның өчен укытучыдан дәресне алдан методик планлаштыру, укыту процессына иҗади якын килү һәм төрле педагогик алымнарны урынлы куллану таләп ителә.

Уку материалының катлаулылыгы, дәрес дәвамында балалар игътибарының табигый рәвештә кимүе, шулай ук укучыларның индивидуаль-психологик үзенчәлекләре укытучыдан эш формаларын даими рәвештә яңартып торуны сорый. Шуңа күрә тел өйрәтүдә уен технологияләренә нигезләнгән методик алымнар куллану аеруча нәтиҗәле. Мисал өчен, уен алымнарының бер төре була рак, «Тиз уеннар»ны кулланырга мөмкин.

«Тиз уеннар» – кыска вакыт эчендә үткәрелә торган, гади кагыйдәләргә нигезләнгән уен күнегүләре. Алар махсус әзерлек таләп итми һәм дәреснең төрле этапларында кулланыла ала. Мондый уеннар ярдәмендә балалар өйрәнгән сүзләрне кабатлыйлар, аларны тизрәк истә калдыралар, сөйләмдә кулланырга өйрәнәләр.

Кыска уеннарны дәрес башында балаларның игътибарын туплау, яңа тема өйрәнгәндә материалны ныгыту, дәрес уртасында эшчәнлекне үзгәртү максатыннан, шулай ук дәрес ахырында кабатлау өчен кулланырга мөмкин.

Тел дәресләрендә «Тиз уеннар» төрле күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә. Алар аша балалар яңа сүзләрне өйрәнәләр, ишеткән сүзне аңларга, дөрес әйтергә, сорауларга җавап бирергә һәм өйрәнгән сүзләрне җөмләдә кулланырга күнегәләр. Уен барышында балалар бер-берсе белән аралашалар, тыңлыйлар һәм үз фикерләрен әйтергә тырышалар.

Уенның төп максаты күңел ачу гына булырга тиеш түгел. Һәр уен дәрестә билгеле бер максатка хезмәт итәргә тиеш. Уен сайлаганда балаларның яшен, тел белү дәрәҗәсен һәм өйрәнелә торган теманы исәпкә алу мөһим.

Дөрес сайланган һәм урынлы кулланылган «Тиз уеннар» балаларның дәрескә кызыксынуын арттыра, өйрәнгән материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә һәм телдә аралашу өчен уңай шартлар тудыра. Иң мөһиме – бала телне өйрәнгәнен сизмичә, кызыксынып һәм актив катнашып өйрәнә.

Түбәндә татар теле дәресләрендә кулланырга мөмкин булган «Тиз уеннар»ның берничә үрнәген тәкъдим итәм.

 

  1. «Ишет, алмаш!» уены. Уенда һәр укучыга өйрәнелгән лексик темага туры килгән предмет (төсләр, хайваннар, кеше тәне әгъзалары, гаилә әгъзалары, савыт-саба, җиһаз һ.б.) сурәтләнгән рәсемнәр таратыла. Укытучы өйрәнелгән сүзләрне татар телендә чиратлашып атый. Укучы үз кулындагы рәсемгә туры килгән сүзне ишеткәч, урыныннан тора һәм шул ук рәсем булган укучы белән урыннарын алыша. Әлеге уен ишетеп аңлау, лексик берәмлекне тиз тану, игътибарны туплау күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
  2. «Уйлап тап!» уены. Укытучы ике укучыны чакыра һәм аларның аркаларына өйрәнелгән лексик темага караган рәсемнәр төшерелгән стикерлар беркетә. Укучылар чиратлашып бер-берсенә өйрәнелгән сүзләрне әйтәләр һәм үзләренең аркаларындагы рәсемне билгеләргә тырышалар. Үз рәсеменең атамасын беренче булып дөрес әйткән укучы җиңүче була. Уен сүзлек байлыгын активлаштыру, хәтер, логик фикерләү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.
  3. Лазерлы указкалар белән уен. Укытучы тактага яки идәнгә өйрәнелгән лексик темага караган рәсемнәр урнаштыра. Укытучы предметның билгесен яки атамасын татар телендә әйтә, укучылар чиратлашып лазерлы указка ярдәмендә тиешле рәсемне табып күрсәтәләр һәм сүзне кабатлыйлар. Уенның икенче вариантында укытучы указка белән билгеле бер рәсемгә күрсәтә, укучылар аның атамасын татар телендә әйтергә тиеш. Әлеге алым сүз белән визуаль образ арасында ассоциатив бәйләнеш формалаштыра.
  4. «Тычкан оясы» уены. Уен өчен уртасында кечкенә тишеге булган картон кулланыла. Картон өйрәнелгән предметлар сурәтләнгән рәсемнәр өстеннән йөртелә. Тишек аша рәсемнең бары тик кечкенә өлеше генә күренә. Укытучы «Бу нәрсә?» дигән сорау бирә, укучылар күренгән өлеш буенча предметны танырга һәм аның атамасын татар телендә әйтергә тиеш.
  5. «Иреннәрдән уку» уены. Укытучы өйрәнелгән лексиканың бер сүзен тавышсыз, бары тик артикуляция ярдәмендә генә әйтә. Укучылар укытучының ирен һәм авыз хәрәкәтләрен күзәтеп, нинди сүз әйтелгәнен ачыкларга һәм аны кычкырып әйтергә тиеш. Әлеге уен укучыларны сөйләмнең артикуляцион үзенчәлекләренә игътибар итәргә өйрәтә.
  6. «Чебенне тот» уены. Идәнгә өйрәнелгән лексик темага туры килгән рәсемнәр таратып куела. Уенда ике укучы катнаша. Укытучы, мәсәлән, «Чебен песи өстендә утыра», «Чебен өстәл өстендә утыра», «Чебен күлмәк өстендә утыра», «Чебен борында утыра» кебек җөмләләр әйтә. Укучылар ишеткән мәгълүматка нигезләнеп, көпшә рәвешендә төрелгән кәгазь белән тиешле рәсемгә кагылырга тиеш. Уен сүзне җөмлә контекстында тану, тиз реакция һәм лексик-грамматик конструкцияләрне кабул итү күнекмәләрен ныгыта.
  7. «Хатаны тап» уены. Укытучы өйрәнелгән темага караган 4–5 дөрес рәсем һәм бер дөрес булмаган рәсем урнаштыра. Укучылар хата булган рәсемне табарга һәм ни өчен аның дөрес түгеллеген татар телендә аңлатырга тиеш. Уенның икенче вариантында укытучы рәсемнәргә күрсәткәндә сүзләрне махсус рәвештә дөрес яки хаталы әйтә. Укучылар укытучының җавабын бәялиләр: сүз дөрес әйтелсә – кул чабалар, хата булса – аяк тыпырдаталар. Әлеге уен тәнкыйди фикер йөртү, дөрес сөйләм үрнәген ныгыту өчен кулланыла.
  8. «Эмоция күрсәт» уены. Өйрәнелгән лексик материалга караган рәсемнәр тактага урнаштырыла. Укучылар рәсемнәрдәге предметларны яки күренешләрне атыйлар. Аннары укытучы шул ук сүзләрне төрле эмоциональ интонация белән кабатларга тәкъдим итә: шатлыклы, моңсу, арыган, гаҗәпләнгән, курыккан һ.б. рәвештә. Шул рәвешле, бер үк лексик берәмлек берничә тапкыр кабатлана, әмма механик кабатлау урынына төрле эмоциональ ситуацияләрдә кулланыла.
  9. «Ковбой» уены. Укучылар ике командага бүленә. Һәр командадан берәр катнашучы сайлана. Ике укучы бер-берсенә аркалары белән басып тора һәм кулларына берәр рәсем ала. Өчкә кадәр санагач, алар берьюлы борыла. Көндәшнең кулындагы рәсемдә сурәтләнгән предметның атамасын беренче булып дөрес әйткән укучы җиңүче була. Уен сүзне тиз тану, хәтердән искә төшерү, сөйләм реакциясен тизләтү   максатында кулланыла.
  10. «Бинго» уены. Уен басып башкарыла. Укучылар ике командага бүленә, һәр катнашучыга берәр рәсем бирелә. Укытучы өйрәнелгән лексик материалдан сүзләрне очраклы рәвештә атый. Үз кулындагы рәсемгә туры килгән сүзне ишеткән укучы утыра. Командадагы барлык укучылар беренче булып утырса, команда «Бинго!» дип кычкыра. Уен ишетеп аңлау, сүзне визуаль образ белән бәйләү күнекмәләрен камилләштерә.
  11. «Детектив һәм карак» уены. Укучылар үзләрендәге рәсемнәрне игътибар белән карыйлар һәм аларда сурәтләнгән предметларны истә калдырырга тырышалар. Аннары барысы да күзләрен йома. Укытучы бер укучыга рәсемнәрнең берсен яшерен рәвештә алып куярга куша. Укучылар күзләрен ачкач, кайсы рәсемнең юкка чыкканын һәм аны кем алганын ачыкларга тиешләр. Уен игътибарны, сүзләрне истә калдыру сәләтен һәм сорау-җавап формасында аралашу күнекмәләрен үстерә. Уен барышында укучылар өйрәнелгән сүзләрне табигый рәвештә берничә тапкыр кулланалар.

          «Тиз уеннар»ны сайлаганда укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен, телне үзләштерү дәрәҗәсен, танып-белү мөмкинлекләрен һәм дәреснең дидактик максатларын исәпкә алу мөһим. Бер үк уенны төрле яшь төркемнәрендә кулланганда аның эчтәлеген, биремнәрнең катлаулылыгын һәм тел материалын үзгәртергә мөмкин.

Уенның нәтиҗәлелеге аның дәвамлылыгына түгел,  методик максатына бәйле.  Әлеге уеннар дәреснең төп эчтәлеген тулыландырып киләләр. Уен формасында тәкъдим ителгән тел материалы укучы тарафыннан эмоциональ яктан тизрәк кабул ителә; хәрәкәт, визуаль образ, кабатлау – өйрәнелгән сүзләрне актив куллануга шартлар тудыра. Шуңа күрә «Тиз уеннар» татар телен өйрәтү процессын динамик, коммуникатив һәм нәтиҗәле итеп оештыруда әһәмиятле методик мөмкинлекләрнең берсе булып тора.