Тигезләмәләр чишү

 

Алсу ГЫЙЛЬФАНОВА,

Актаныш районы

Такталачык төп мәктәбенең

 математика укытучысы

 

 

Тема: (5 нче сыйныфта “Тигезләмәләр чишү” темасын кабатлау дәресе.

1) Дәрес темасы буенча укучыларның белемнәрен һәм күнекмәләрен гомумиләштерергә: натураль саннар өстендә арифметик гамәлләр башкара белү; арифметик гамәлләрне башкару тәртибе кагыйдәләрен белү; тигезләмәләрне чишә белү; хәрефле һәм санлы аңлатмаларның кыйммәтләрен табу, натураль саннарны тапкырлау һәм бүлү буенча мәсьәләләрне чишә белү.

2) Укучыларда хәтер, сөйләм, логик фикерләү, игътибарлылык, зирәклек, исәпләү күнекмәләре, иҗади сәләтләр, дәреснең стандарт булмаган формасы һәм эчтәлекне мавыктыргыч бурычлар белән тутыру аша математика белән кызыксыну үстерерү.

3) Мөстәкыйльлек, активлык, пөхтәлек, җаваплылык, коллективизм хисе, сыйныфта дустанә мөнәсәбәт һәм төркемнәрдә эшли белү, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү,  патриотик  хисләр һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы

  • Хәерле көн, укучылар. Сезнең алда 26.10.2026 саны. Әлеге сан турында нәрсә әйтә аласыз?
  • Бүгенге дата.
  • 06.1941?
  • Бөек Ватан сугышы башланган көн.
  • 05.1945?
  • Сугыш тәмамланган көн.
  • 06.1941 – 9.05.1945 бу саннарга карап нәрсә әйтеп була?
  • Укучыларның фикерләре тыңлана.
  • 3 ел 10 ай 17 көн.
  • 1418 көн.
  • Әлеге фотолардагы шәхесләр сезгә танышмы? (Полководецлар)
  • Кутузов Михаил Илларионович, Суворов Александр Васильевич,
    Жуков Георгий Константинович.
  • “Сугыш анда һәлак булган соңгы солдат җирләнгәч кенә бетә”. (Война закончена лишь тогда, когда похоронен последний погибший на ней солдат.) Александр Васильевич Суворов үзенең бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләде микән?
  • Моның өчен, әйдәгез, “Социалистик Татарстан” газетасының 1982 елның 3 нче  февреле 28(18528)  санда басылып чыккан хатка тукталыйк.

(укыла). “Әтиебез Мортаза Мостафин 1900 елны Актаныш районы Кәзкәй авылында туа. Соңгы хатында: “Смоленск урманында разведкага йөрибез”, – дип яза. Шуннан соң бертөрле дә хәбәр бирми. Аны хәтерләүчеләр юкмы икән?

 

    Мортазиннар гаиләсе.

  1. Актаныш районы. Кәзкәй авылы.
  • Укучылар ничек уйлыйсыз, ни өчен мондый эчтәлектәге хат язылды микән?
  • Укычыларның фикерләре.
  • Билгесезлек борчый кешене. Газиз әтиләренең кайда һәлак булуын, кабере бармы икәнен белү теләге.
  • Ничек уйлыйсыз, бу хатка җавап бирүче булды микән?
  • Әйе. Бу хатка татар кешесе җавап бирә. Ул Республикабызның кайсы районыннан икәнен белү өчен, әйдәгез кроссворд чишеп алыйк.
 

 

3)

 

2)

    1) б ү л ү  
н а т у р а л ь
а л у        
т а п к ы р л а у
                         5) к у ш ы л у ч ы  

 

  • 32х = 512 тигезләмәсенең тамыры нинди гамәл ярдәмендә табыла? (исәпләгез)
  • 38 у = 3838 тигезләмәсенен тамыры нинди сан?
  • х +261 = 7084 : 23 билгесез х нинди гамәл ярдәмендә табылачак? (исәпләгез)
  • к : 402 = 805 билгесез к нинди гамәл ярдәмендә табылачак? (исәпләгез)
  • (у + 28) – 12 = 42  билгесез у нәрсәне аңлата? (исәпләгез)
  • Әйе, укучылар, Баулы районы Татар Кондызы авылыннан Гарифуллин Рахматулла хат яза. Аның Мортаза абый белән нинди авыр сугыш юллары узуы турында бик эчтәлекле хатлары саклана. Бу хатларның берсендә ясалган рәсемгә тукталасым килә. Нинди рәсем бу? Сезнең фикерләр? (Слайд)
  • Укучыларның фикерләре.
  • Әлеге картага карап нинди нәтиҗәләр ясап була?
  • Укучыларның фикерләре.
  • Хаттан күренгәнчә, разведкага киткән 10 сугышчының берсе дә кире әйләнеп кайтмый. Аларның үле гәүдәләрен сугышчан дуслары һөҗүм вакытында табалар һәм соңыннан барысын да туганнар каберлегенә җирлиләр. Әлеге каберлек Смоленск урманында була. Шуңа күрә соңыннан табу мөмкин булмый. Разведкага баручылар үзләренең документларын штабта калдырып киткәннәр, димәк бу солдатларның жетон кебек документлары да булмагандыр.
  • Укучылар исәпләүләребезне дәвам итик.
  • Актаныш районыннан Бөек Ватан сугышына киткән кешеләр санын ачыклыйк:

х: 2 – 1200=9016

  • Шулардан туган якка әйләнеп кайта алмаучылар саны:

5х–3х–396=21604

  • Яу кырында ятып калучылар арасында сезнең әби-бабайларыгызның әтиләре булгандыр. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Аларга хөрмәт йозеннән без 1 минутлык тынлык игълан итәбез. Илебездән сугыш чорында вафат булган 27 миллион кешенең һәрберсе өчен берәр минутлык тынлык игълан итсәк, бу күпме вакыт булыр иде микән, исәплик әле: (укучыларның исәпләү алымы искә алына)

1 сәг = 60мин

60•24=1440( мин) – 1 көндә

1440•365=525600(мин) – 1 елда

27000000 : 525600 =51 елдан артык.

  • Укучылар, бүгенге дөнья тынычмы?
  • Юк.
  • Хәрби хәрәкәтләр дәвам итә. Ил тынычлыгы өчен махсус хәрби операциядә (СВО) безнең авыл җирлегеннән, шул ук вакытта мәктәбебезне тәмамлаган укучылар бар. Алар арасында Әюпов Тимур, һәм Тимиров Азат батырларча һәлак булды. Фотоларга карап, аларның безнең арабызда гомергә ничә яшьлек егетләр булып калганын исәпләп чыгарыйк әле:
  • Әюпов Тимур Айнур улы ( 31.01.1998 – 3.04.2023)
  • Тимиров Азат Илдус улы ( 21.11.1986 – 30.12.2023)
  • Исәплиләр.

Мин үз чиратымда, дөньяларыбыз тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын дигән теләктә калып, мәктәбебезне тәмамлаган укучыбыз   Ягудина Элина Марсель кызының шигырь юлларын  ишеттерәсем килә.

            Күңел тыныч булыр иде…

Күңел тыныч булыр иде

Хәрби хәрәкәтләр туктаса.

Нишләрмен соң минем гаилә күген

Кара  сөреле болыт капласа.

Күпме кеше һәлак булды

Ватан азатлыгын кайгыртып.

Ана, бала, хатын ятим калды –

Гомерлеккә сузылыр кайгысы.

Дөнья тизрәк тынычлансын иде,

Дуслашсыннар инде   бар илләр.

Зәңгәр күктә кошлар очсын иде,

Чәчәк атсын иде  бар җирләр.

 

  • Укучылар без бүген дәрестә нишләдек?
  • (Тигезләмәләр чишү темасын кабатладык).
  • Тигезләмәләр чишү белән бергә гаилә архивын барладык.
  • Дәрестән үзегезгә нинди нәтиҗәләр алдыгыз?
  • Фикерләр. (Кабатларга, тигезләмәләр чишүне ныгытырга, тапкырлау, бүлү гамәлләрен эченә алган мисаллар ярдәмендә белемнәрне  ныгытырга)
  • Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.
  • Өстәлләрегездә карточкалар. Өй эше алабыз.

  Өй эше

Уровень «А» Уровень «Б» Уровень «С»
Тигезләмәләрне чишегез
1). 238+y=416 1). (600–x)+192=256 1). 3 128–(х+425)=1 539

 

2). x–174=206 2). 253–(y–458)=138 2). (y–164)+1 308=7 594

 

3). 22x=132 3). 14(3x–15)=432 3).   1728:(56–x)=36

 

4). 476:a=14 4). 966:(x+17)=23 4). 12(152+19x)=2052

 

5).13a+4a=408 5).38x–16x=1474 5). 19y–12y–47=1388

 

6). 21(18+x)=714 6).  16х –7х+96=222

 

6).  2(7х+6х–29)=374

 

 

Укытучы. Дәрес тәмам. Рәхмәт.