Тешләрең авыртмасын дисәң…
№ 151
(Зурлар төркемендәгеләр өчен белем бирү эшчәнлеге)
Гөлшат СИБГАТУЛЛИНА,
Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш авылындагы “Дуслык” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Программа: Веракса Н.Е., Комарова Т.С., Васильева М.А. «Туганнан алып мәктәпкә кадәр» программасы.
Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү үсеше.
Кулланылган белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш.
Үткәрү формасы: уен һәм тәҗрибә элементларын кулланып, белем бирү.
Максат: балаларны тешләрне карау зарурлыгы, теш чистарту техникасы, тешләрне карау кагыйдәләре белән таныштыру; авыз куышлыгы һәм тешләрне карау теләге булдыру.
Бурычлар:
тәрбияви: үз сәламәтлеге турында кайгырта белү ихтыяҗын, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне тәрбияләү;
үстерелешле: алгоритм буенча тешләрне чистарта белү сәләтен үстерүгә ярдәм итү;
белем бирүдә: тешләрнең төзелеше һәм функциияләре, тешләрне чистарту кагыйдәләре, сәламәт туклану турында күзаллауларын формалаштыру.
Көтелгән нәтиҗәләр: тешләрне карый белү кагыйдәләрен, шәхси гигиена, сәламәтлекләрен саклый белүләренә ирешү.
Сүзлек эше: аңкау, кариес, эмаль, коронка, стоматолог.
Алдан башкарылган эш: әңгәмә, матур әдәбият уку, мультфильмнар карау, иллюстрацияләр карау.
Методик алымнар: сюрприз, нәфис сүз, тәҗрибә, балалар белән гамәли эш (макетта), аңлату, күрсәтү, кабатлау, чагыштыру, ял минуты.
Җиһазлау: проектор, экран, компьютер, теш макеты, эксперимент өчен кирәкле атрибутлар, дидактик уен җыелмасы.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?
(Ишек артыннан елаган тавыш ишетелә. Тәрбияче Петрушка курчагын кулына кия. Яңагы бәйләнгән.)
Тәрбияче. Исәнме, Петрушка. Ни өчен син шундый моңсу һәм ни өчен елыйсың?
Петрушка. Исәнмесез, балалар. Авыртуга түзә алмыйм. Бик авырта.
Тәрбияче. Шулаймы? Балалар, карагыз әле: Петрушканың ни өчен шундый бәйләвече бар дип уйлыйсыз? Кайсы җире авырта икән? (Балаларның җаваплары тыңлана.) Петрушка, синең тешең авыртамы?
Петрушка. Әйе.
Тәрбияче. Әйе, аның теше сызлый икән, балалар.
Петрушка. Авырта. Ә ни өчен сызлый, белмим? Нишләргә инде?! Ярдәм итә алмыйсызмы?
Тәрбияче. Әлбаттә, ярдәм итәрбез. Син безнең янга утыр, ә без балалар белән теш турында белгәннәрне сөйләрбез һәм сиңа ярдәм итәргә тырышырбыз. Шулаймы, балалар?
Тешләр кайда урнашкан, балалар?
Балалар. Авыз эчендә урнашкан.
Тәрбияче. Дөрес. Тешләр авызда урнашкан. Ә беләсезме, тешләр безгә нигә кирәк?
Балалар.
– Ризыкны тешләү һәм чәйнәү өчен.
– Кеше матур, елмая алсын өчен.
– Матур һәм дөрес сөйләшер өчен кирәк.
Тәрбияче. Афәрин, балалар! Дөрес, тешләр бик зур эш башкаралар. Аларга, тешләп алып, ризыкны чәйнәргә туры килә. Ризыкларны чәйнәмичә кисәкле килеш йотарга ярамый, бу – бик зыянлы, безнең эчләребез авыртыр. Алдагы тешләр белән без ризыкны тешләп алабыз, ә арттагы тешләр белән ризыкны яхшылап чәйнибез.
Балалар, әйдәгез, тешне карыйк. (Теш макетын күрсәтә.)
– Тешләр нинди төстә?
Балалар. Ак төстә.
Тәрбияче. Дөрес, тешләр матур «күлмәк» кигән, ак күлмәк. Бу ак күлмәк тешнең өске катламын каплап тора һәм ул эмаль дип атала. Эмаль – бу юка катлам. Эмаль тешләрне кайнардан һәм салкыннан саклый.
Димәк тешләрнең өске катламы нәрсә белән капланган?
Балалар. Эмаль белән капланган.
Тәрбияче. Балалар, тешнең бөтен өске өлеше коронка (күрсәтә) дип атала.
Тешнең өске өлеше ничек атала?
Балалар. Коронка.
Тәрбияче. Дөрес. Ә тешнең аскы өлешендә, балалар, тамыры була. Тамыр аңкауга кергән, без аны күрмибез. Тамыр, нык итеп, тешне тота. (Тамырын күрсәтү.) Димәк, бу нәрсәсе?
Балалар. Тешнең тамыры.
Тәрбияче. Димәк, тешнең тамыры кайда кереп урнашкан?
Балалар. Тешнең тамыры аңкауга кереп урнашкан.
Тәрбияче. Менә, балалар, Петрушка, тешнең нинди өлешләрдән торганын белдегезме? (Тәрбияче проекторда кара таплы теш картинасын ача.)
Тәрбияче. Балалар, экран янынарак килегез әле. Карагыз, нинди ямьсез һәм авыру теш. Петрушканың авызында да шундый ук теш барлыкка килгәндер. Бу тешкә нәрсә булды икән? Ни өчен аның кара тишекләре бар? Сез ничек уйлыйсыз, балалар? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Тәрбияче. Бу тешкә һәм Петрушка авызындагы тешкә кариес дигән явыз ябышкан. Ул – шундый куркыныч авыру, чөнки бу чир аркасында тешнең эмале бозыла, һәм кара тишек барлыкка килә. Нәтиҗәдә теш сызлый башлый. Балалар, бу авыру ничек атала?
Балалар. Кариес дип йөртелә.
Тәрбияче. Дөрес. Ә без бу тешкә ничек итеп ярдәм итә алырбыз икән?
Балалар. Тешне һәрчак чистартып тору кирәк.
Тәрбияче. Бик тә дөрес. Кара тапларын чистарту өчен сезгә табышмакларга дөрес җавап бирергә кирәк булачак. Тыңлагыз.
Һәркем авызга капса,
Яратса аны кеше,
Беркайчан да сызламас,
Һәм ялтырап торыр теше. (Теш щеткасы)
Йортында ул яши,
Аннан елан булып чыга.
Теш щеткасыннан һич аерылмый –
Агартып тешне юа. (Теш пастасы)
Тәрбияче. Афәрин, кара таплар юкка чыкты. Безнең теш терелде. Чөнки табышмакларга дөрес җавап бирдегез бит. Шулай итеп, тешләрне нәрсә ярдәмендә чистартырга кирәк икән?
Балалар. Теш пастасы һәм теш щеткасы ярдәмендә.
Тәрбияче. Дөрес, балалар! Тешләрегез һәрвакыт сәламәт һәм матур булсын, яңадан кариес төшмәсен дисәгез, тешләрне чистарту зарур. Тешләрне көненә ничә тапкыр чистартырга кирәк соң?
Балалар. Көнгә ике тапкыр: иртән һәм йокы алдыннан.чистартырга кирәк.
Тәрбияче. Әйе, балалар бик дөрес. Көнгә ике тапкыр теш чистарту зарур. Һәр ризык ашаганнан соң, авызны су белән чайкарга, елга бер тапкыр табибта булырга кирәк. Тешләрне дәвалый торган табибны кем дип атыйлар? Беләсезме?
Балалар. Стоматолог дип.
Тәрбияче. Бик тә дөрес. Теш табибынн куркырга кирәкми. Ул безнең авыру тешләребезне вакытында күреп алып терелтә.
Инде хәзер Фиксиклар белән бергәләп тешләрне чистарту кагыйдәләрен искә төшереп алыйк. (“Фиксики” мультфильмын карау.)
Тәрбияче. Исегезгә тоштеме, балалар? Әйдәгез, өстәлдәге ясалма теш янына килеп, Петрушкага тешне чистартып күрсәтик.
(Өстәлдә – теш макеты, су белән стакан, теш щеткасы һәм теш пастасы. Тәртип буенча бер бала тешне чистартып күрсәтә.)
1. Теш щетканы алабыз. Суга тыгып юабыз.
2. Юылган щеткага бераз гына теш пастасын сылыйбыз.
3. Тешләрне чистарта башлыйбыз. Башта – өске өлешен, аннан аскы өлешен уңга-сулга чистартабыз. Аннары өске өлешне аска таба, аскы өлешне өскә таба чистартабыз. Тешләрне алгы яктан чистартаннан соң, арты ягын чистартабыз.
4. Тешне җылы су белән чайкатабыз.
5. Теш щеткасын, су белән юып, урынына алып куябыз.
Тәрбияче. Балалар, телнең очы белән тешләрегезгә бәреп карагыз әле. Алар бертигезме, әллә төрле-төрлеме?
Балалар. Алар төрле зурлыкта.
Тәрбияче. Тешләр нинди: катымы, әллә йомшакмы?
Балалар. Каты.
Тәрбияче. Әйе, балалар, тешләр – безнең тәннең иң каты өлешләре. Ләкин бу – беренче карашка гына безнең тешләребез шундый нык кебек тоела. Тешләргә зарарлы ризык бик начар йогынты ясарга мөмкин. Әйтик, күпләрегез яратып эчә торган кока-кола. Тешләргә нинди йогынты ясаганын бер тәҗрибәдә карап үтик. Петрушка, син дә, балалар, сез дә игътибар белән карап утырыгыз. (Йомырка белән эксперимент күрсәтә.)
Тәрбияче. Теш эмале йомырка кабыгына охшаган, аңарда да кальций бар. Йомырканы кока-кола салынган савытка салабыз һәм берничә минутка калдырабыз.
Әйдәгез, хәзер сезнең белән бераз уйнап алыйк.
Ял минуты
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык:
Башны иябез алга,
Ә аннары-артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өстен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып
Күңелле ял итәбез.
Тәрбияче. Өстәл янына әйләнеп кайтыйк һәм кока-кола салынган савыттагы йомырканы карыйк. Карагыз әле, балалар, йомырка нинди?
Балалар. Төсе үзгәргән.
Тәрбияче. Аны икенче йомырка белән чагыштырып карыйк. Кока-кола тешнең эмаленә ябышып калган. Тешне бозмасын өчен без хәзер нишләргә тиеш?
Балалар. Тешне тиз генә чистартырга тиеш булабыз.
Тәрбияче. Бик тә дөрес. Әйдәгез, теш пастасын щеткага сылап, тешне чистартып алыйк. Теш чистардымы?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Димәк, теш пастасы һәм теш щеткасы – безнең тешләрнең сакчылары. Аңладыгызмы, балалар, Петрушка?
Балалар, Петрушка, сез ничек уйлыйсыз, бар ризыкларның барысы да тешләребез өчен зыянлымы? Әйдәгез, тикшереп карыйк. Кайсы ризык тешләр өчен файдалы икән?
Минем тактада ике теш макеты бар. Берсе – белгәнегезчә, “күңелле” теш, елмаеп тора. Димәк, ул сау теш. Икенчесе “моңсу” теш итеп ясалган. Димәк, ул – авыру теш. Хәзер сез өстәл өстендәге рәсемнәрне карагыз. Ул рәсемнәргә нәрсә ясалган?
Балалар. Азык-төлек (ризыклар).
Тәрбияче. Дөрес. Инде хәзер рәсемнәрне аласыз да тешләребезгә файдалы ризыкларны – күңелле, сәламәт тешкә, зарарлы ризыкларны моңсу, авыру тешкә ябыштырырсыз.
Я әле, Петрушка, син ничек уйлыйсың икән? (Үрнәк итеп күрсәтеп, тәрбияче бер рәсемне алып урнаштыра.)
Әйдәгез, балалар, ризык төшерелгэн рэсемнэрне урнаштырыйк
(Музыка куела.)
Тәрбияче. Балалар, шулай итеп, тешләр өчен нинди ризыклар файдалы икән соң?
Балалар. Сөт, йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш һ. б.
Тәрбияче. Шулай да тешең сызлый башласа, нинди чаралар күрергә кирәк?
Балалар. Табибка барырга кирәк.
Тәрбияче. Тешләрне дәвалаучы табибны ничек дип атыйлар?
Балалар. Стоматолог дип.
Тәрбияче. Петрушка, сиңа хәзер стоматолог янына барырга кирәк. Ул сиңа, һичшиксез, ярдәм итәчәк.
Шулай итеп, балалар, без бүген нәрсә белән шөгыльләндек?
Балалар. Петрушканы теш чистартырга, аларны карарга өйрәттек.
Тәрбияче. Петрушка сезгә рәхмәт әйтә. Балалар, тешләрегезне кече яшьтән саклагыз. Сезгә минем бүләгем бар. Тешләрегез һәрвакыт сау, матур булсын өчен теш щеткалары бүләк итәм. Бу щеткалар сихри көчкә ия. Алар белән тешләрне чистарткан саен тешләр матурлана бара.