«Теремкәй» әкияте буенча математик грамоталылык формалаштыру
(Театральләштерелгән уен)
Раилә ГАЗЫЙМОВА,
Балтачтагы 2 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат: информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр кулланып, балаларда танып белүгә теләк тудыру.
Бурычлар:
үстерелешле: диалогик сөйләмне камиләштерү, логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, хәрәкәтләрен үстерү;
тәрбияви: ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләүне, математика фәненә кызыксыну уятуны дәвам иттерү;
белем бирүдә: әкиятләрне театральләштерелгән уеннарга кызыксыну уяту, геометрик фигуралар турында кузаллауларын, тәртип буенча саный белүне ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, сәнгати-эстетик үсеш, социаль-коммуникатив үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: әкиятне рольләргә бүлеп башкару, сорау-җавап, әңгәмә, биремнәр үтәү.
Җиһазлау: проектор, «Теремкәй» әкиятеннә слайдлар, битлекләр, кувшин белән су, геометрик фигуралар, чиләк, камак һәм 6 балык, гимнастик таяклар.
Сүзлек өстендә эш: теремкәй, геометрик фигуралар.
Алдан үткәрелгән эш: «Теремкәй» әкиятенә иллюстрацияләр карау, матур әдәбият уку, шигырьләр өйрәнү.
Тамаша барышы
Тәрбияче.
Борын-борын заманда
Ерак түгел – якында,
Безнен урман артында,
Биек түгел – тәбәнәк
Бер Теремкәй торган, ди…
(Тәрбияче тычкан битлеге кия.)
Тычкан (чыга, чи-чи-килеп, чабып, биеп йөри. Теремкәйне күрә.) Ай-яй нинди матур Теремкәй! Кем яши икән бу Теремкәйдә? Беләсе иде. (Килә. Тук-тук-тук, шакылдата.) Терем-теремкәй, Теремкәйдә кем яши? (Беркем дә дәшми.) Ярар, үзем яшәрмен, бик әйбәт булды әле, тиздән кыш та җитә. (Кереп китә.)
Бака (сикерә-сикерә килә, бакылдап йөри, Теремкәйне күрә). Ай-яй, матур Теремкәй! Монда кем яши икән? (Килә, тук-тук-тук, шакылдата.) Терем-теремкәй, Теремкәйдә кем яши?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык. Ә син кем буласың?
Бака.
Мин – Бака, бака-ка,
Танылган җырчы – Бака.
Сикерәмен, чумамын
Камышлы күл суында.
Бака-ка-ка-ка, бака-ка,
Мине дә кертәле.
Тычкан. Минем биремгә дөрес җавап тапсаң, бик теләп кертермен.
Карале, бака дустым, минем нинди матур кувшиным бар. Ә син бу кувшинда нәрсә бар икәнең беләсенме?
Бака. Юк.
Тычкан. Беләсен киләме?
Бака. Килә.
Тычкан. Әйдә алайса, бака дустым, бергәләп су белән уйнап алабыз. Мин синең су белән уйнарга яратканыңны беләм.
Бака (су астыннан геометрик фигураларны кулы белән капшап карап танып әйтә һәм алып курсәтә). Квадрат, түгәрәк, өчпочмак.
Тычкан. Булдырдың, җавапны дөрес таптың. Әйдә рәхим итеп кер, икәү бергә яшәрбез.
Куян (1, 2, 3, 4, 5 дип санап, сикереп килә. Теремкәйне күрә). Ай-яй, матур Теремкәй! Монда кем яши икән? (Килә, тук-тук-тук, шакылдата.)
-Терем-теремкәй, Теремкәйдә кем яши?
Тычкан: Мин,Тычкан-чыелдык.
Бака: Ә мин, Бака-бакылдык.
Икесе бергә. Ә син кем буласың?
Куян.
Мин – Куян, Куян
Кечкенә генә.
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагым
Озынкай гына.
Аягым җиңел
Мамыктай гына.
Мине дә кертегез әле!
Икесе бергә. Безнең биремне үтәсәң кертәбез.
«Нәрсә артык?» уены (көз рәсеме һәм көз билгеләре арасында бер билге артык).
Тычкан. Куян дустым, карале, экранда кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
Куян. Көз.
Тычкан. Кайсы билге артык дип уйлыйсың?
Куян. Чана. Чөнки чана шуарга күп кар кирәк, ә чана шуарлык кар кыш көне ява.
Бака, Тычкан. Булдырдың, әйдә кер, өчәү бергә яшәрбез.
Төлке (килә, бик боргаланып йөри, матур киемнәрен күрсәтә, Теремкәйне күрә). Ай-яй матур Теремкәй! Монда кем яши икән? (Килә, тук-тук-тук, шакылдата.) Терем-теремкәй, Теремкәйдә кем яши?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык.
Бака. Мин – Бака-бакылдык.
Куян. Мин – Куян-куркаккай, озын колаккай.
Өчесе бергә. Ә син кем буласың?
Төлке. Ә мин Төлке-хәйләбай,
Көлтә-көлтә койрыгым,
Болгый болгый барамын.
Кетәклеккә кереп мин
Тавык, чебеш аламын.
Мине дә кертмәссез микән Терекәйгә?
Барысы бергә. Безнең биремне үтәсәң – кертәбез.
2 нче слайд (Теремкәй, тычкан, бака, куян).
Тычкан. Төлке дустым, карале, Теремкәйдә ничә җәнлек яши?
Төлке. Өч.
3 нче слайд (Теремкәй, тычкан, бака, куян һәм төлке).
Тычкан. Ә син ничәнче җәнлек булып килдең Теремкәйгә?
Төлке. Дүртенче.
Барысы бергә. Булдырдың, әйдә кер, түрдән уз, дүртәү бергә яшәрбез.
Бүре (күренә, улый, эзләнеп йөри, Теремкәйне күрә). Ай-яй, матур Теремкәй! Монда кем яши икән? (Килә, тук-тук-тук, шакылдата.). Терем-Теремкәй, Теремкәйдә кем яши?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык.
Бака. Мин – Бака-бакылдык.
Куян. Мин – Куян-куркаккай, озын колаккай.
Төлке. Ә мин – Төлке-хәйләбай.
Барысы бергә. Әсин кем буласың?
Бүре. Мин – соры буре.
Сорыдыр төсем,
Үткендер тешем.
Урманда йөрим,
Җәнлекләр күзлим.
Мине дә кертегез әле.
Барысы бергә. Безнең биремне үтәсәң – кертәбез.
Тычкан. Бүре дустым, синен балык тотарга яратканыңны беләм. Безгә дә зәңгәр күлдән биш балык тотып кайтсан, сине дә бик теләп үзебезнең Теремкәйгә кертербез. (Бүре күлдән кармак белән балыклар тотып, чиләккә санап салып, биш балык алып кайта.)
Барысы бергә. Булдырдын, әйдә кер, бишәү бергә яшәрбез.
Аю (килә, лап-лап атлап йөри, Теремкәйне күрә). Ай-яй матур Теремкәй, монда кем яши икән? (Килә, тук-тук-тук, шакылдата). Терем-теремкәй, Теремкәйдә кем яши?
Тычкан. Мин – Тычкан-чыелдык.
Бака. Мин – Бака-бакылдык.
Куян. Мин – Куян-куркаккай, озын колаккай.
Төлке. Ә мин – Төлке-хәйләбай.
Бүре. Мин – Бүре-соры колак.
Барысы бергә. Ә син кем буласың?
Аю. Мин – Аю-камыт аяк.
Тычкан. Әйдә, кер аю Теремкәйгә, бергә яшик.
Аю. Бик керер идем дә, сезнең белән бик күңелле булыр иде. Тик сезнең Теремкәйгә сыймам дип куркам.
Тычкан. Дусларым, сез ничек уйлыйсыз, Аю Теремкәйгә сыярмы икән?
Барысы бергә. Юк, Теремкәй җимерелер.
Тычкан. Урманда көз, тиздән салкын кыш та җитәр. Аюны салкында берүзен калдырып булмый бит. Әйдәгез, бергәләп яңа Теремкәй төзик. (Гимнастик таяклардан теремкәй төзиләр.)
Тычкын. Дусларым, без Теремкәйне нинди геометрик фигуралардан төзедек?
Җәнлекләр. Өчпочмактан һәм квадраттан.
Барсы бергә.
Дуслык булса бар да була –
Теремкәй чыкты бик нык.
Куркытмый безне җил-давыл,
Яшик дуслар бергәләп!