Тере һәм тере булмаган табигать

№ 86

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә чара)

Гүзәлия ШАРАФИЕВА,

Балтач районы 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Балаларның тере һәм тере булмаган табигать турындагы белемнәрен ныгыту, аларның үзара тыгыз бәйләнештә булуын аңлату.

– Балаларның табигатьтә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен камилләштерү.

– Кызыксынучанлыкны, игътибарлылыкны үстерү.

– Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга омтылыш тәрбияләү.

– Табигатьне сакларга, аңа ярдәм итәргә кирәклегенә төшендерү.

Җиһазлау. экран, ноутбук, чүл, урман, җылы як һәм безнең якларда яшәүче хайваннар; тиен, агач куышы, зәңгәр, яшел, сары түгәрәкләр, төлке, песи, туп , ябалак рәсемнәре.

Шөгыль барышы

I өлеш.

Тәрбияче. Балалар, хәерле көн барыгызга да! Кәефләрегез ничек?

Балалар. Яхшы.

Тәрбияче. Кефләрегез яхшы булса, әйдәгез әле без бергәләп өйрәнгән шигыребезне сөйләп алыйк. Безнең күңелләребез тагын да күтәрелеп китәр.

Посмотри, мой милый друг,

Что находится вокруг?

Небо светло- голубое,

Солнце светит голубое.

Ветер листьями играет,

Тучка в небе проплывает.

Поле, речка и трава

Горы, воздух и вода.

Птицы, звери и леса

Гром, туманы и роса.

Человек и время года,

Это всё вокруг природа.

Тәрбияче. Балалар, без нәрсә турында шигырь сөйләдек?

Балалар. Табигать турында.

Тәрбияче. Табигать нәрсә ул?

Балалар. Безне чолгап алган барлык әйберләр, күренешләр ул. (Агачлар, хайваннар, бөҗәкләр, үсемлекләр, балыклар, елгалар, күлләр, болытлар, кояш, ай, йолдызлар, балчык, ком, ташлар,һ. б)

Тәрбияче. Табигать нинди төрләргә бүленә?

Балалар. Тере һәм тере булмаган табигать.

Тәрбияче. Тере табигатькә нәрсәләр керә?

Балалар. Агачлар, үсемлекләр, хайваннар, бөҗәкләр, кошлар, балыклар.

Тәрбияче. Ә тере булмаган табигать дип нәрсәләрне атыйбыз?

Балалар. Кояш, ай, йолдызлар, ком , ташлар, елга, күлләр,болытлар, яңгыр, кар, боз, таулар, җил.

Тәрбияче. Тере табигать тере булмаганнан нәрсә белән аерыла?

Балалар. Тере табигать сулый, туклана, үрчи, нәсел калдыра, үсә, картая, авырый, үлә.

Балалар. Әйе, балалар, дөрес әйттегез, ә тере булмаган табигать киресенчә.

II өлеш.

Тәрбияче. Балалар, табигатьне яхшырак өйрәнү өчен мин сезне бүген телевизион тапшыруларда катнашырга чакырам. Сез ризамы?

Ярый алайса, без бүген табигать турындагы тапшыруларның берничәсендә кунакта булырбыз.

1нче тапшыру “Умники и умницы

(Тапшыруның башлангыч көе яңгырый.)

Тәрбияче. Балалар, менә без “Умники и умницы” тапшыруында. Үзебезне шул тапшыруда дип күз алдына китерәбез. Бу тапшыруның кагыйдәләре бик гади. Бары тиз һәм төгәл итеп җавап бирергә генә кирәк. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез тиз генә җавап бирәсез.

-Ак кәүсәле агачның исеме? (каен)

-Кар кайда тизрәк эри, урмандамы, шәһәрдәме? (шәһәрдә)

-Кошлар җылы якка кайсы ел фасылында китәләр? (яз көне)

-Ничә кояш бар? (1)

-Кайсы җәнлекләр кышын йоклыйлар? (аю, керпе, бурсык)

-Ни өчен кышын куакларны кар белән күмеп куялар? (өшемәсен өчен)

-Чебен ул кошмы? (юк, бөҗәк)

-Чыршы һәм нарат агачларының яфраклары бармы? (юк, ылыслары бар)

-Үсемлек нинди өлешләрдән тора? (тамыр, сабак, яфрак, бөре, чәчәк)

-Кыш фасылыннан соң нинди ел фасылы килә? (яз)

-Җәяүлеләр чыга торган юлны нинди хайван исеме белән атыйлар? (зебра)

-Кайсы хайван баласын сумкасына салып йөри? (көңгерә)

-Балалар, мин сездән бик канәгать. Булдырдыгыз.

III өлеш. “Хайваннар дөньясы”

(Тапшыруның көе яңгырый.)

Тәрбияче. Балалар, без нинди тапшыруга килеп эләктек?

Балалар. “Хайваннар дөньясы” тапшыруына.

— Әйе. Бу тапшыруда нәрсә турында сөйләшәсебезне белү өчен без табышмак чишеп алырбыз. (ТРИЗ алымы белән табышмак чишү.)

Җирән- төлке түгел.

Койрыклы – песи түгел.

Чикләвек ярата- кеше түгел.

Агач куышында яши- ябалак түгел.

Ул нәрсә? (тиен)

Тәрбияче.Балалар, тиен кайда яши?

Балалар. Агач куышында.

Тәрбияче. Нәрсә белән туклана?

Балалар. Күркә орлыклары, гөмбәләр, чикләвекләр, җиләкләр.

Тәрбияче. Агач үссен өчен нинди шартлар кирәк?

Балалар. Туфрак, су, кояш, һава.

Тәрбияче.Балалар, без шушыннан нәтиҗә чыгарабыз.

(Һәркайсының нинди табигатькә керүен ачыклап чыгабыз. Нәтиҗә чыгарабыз: димәк тере табигать белән тере булмаган табигать бер-берсе белән бәйләнгән икән.)

IV өлеш.

Тәрбияче. Балалар, мин сезне тагын бер матур тапшыруга чакырам. Ул тапшыру  “Клуб путешественников” дип атала. Караганыгыз бармы?

Балалар, сез беләсез инде, җир йөзендә бик күп төрле хайваннар яши. Алар барысы да бертөрлеме? Бер- берсеннән ничек аерылалар?

Балалар. Зурлыклары, исемнәре, йоннарының төсләре, хәрәкәтләнү алымнары, тукланулары, кайда яшәүләре белән аерылалар.

Тәрбияче. Ә хәзер безнең бурыч мондый булыр. Без “Нәрсә кайда яши?” дигән дидактик уен уйнап алырбыз. Һәр җәнлекне үзе яши торган зонасына урнаштырырга кирәк.

Кызыл түгәрәк-җылы як хайваннары.

Яшел түгәрәк- безнең як урманнарында яшәүче хайваннар.

Зәңгәр түгәрәк- антарктидада яшәүче хайваннар.

(Балалар хайваннарны зоналарга бүлеп урнаштыралар.)

Тәрбияче. Балалар, ничек уйлыйсыз, салкын якларда яшәүче хайваннар җылы якта яши алырлармы? Һәм киресенчә?

VI өлеш

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә “Башваткыч” тапшыруында катнашырга тәкъдим итәм. Сез аның нинди тапшыру икәнен беләсездер инде. Анда безгә бергәләп кроссворд чишәргә кирәк булачак. Сез әзерме?

1.Ай белән килә, көн килгәч китә.(төн)

2.Үз күлендә үзе патша.(бака)

3. “Көлкәй” әкиятендә каретага әйләнгән яшелчә.(кабак)

4. Түгәрәк-шар кебек, кып-кызыл татлыдыр,

Йотыйм дисәң- ташлыдыр.(чия)

5. Нинди кош ул-кар- кар,ди

Мичтә бәлеш бар- бар , ди. (карга).

6. Алсу битле кыз үсте,

Тып итеп җиргә төште. (алма)

7. Калын арка тарта да тарта,

Сабан туенда чабышка бара. (ат)

8.Җиләкләр өлгергән ай.(июнь)

VII өлеш. Йомгаклау.

Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Балалар. Табигать турында.

Тәрбияче. Сез бүген өйләргә кайткач бүген өйрәнгәннәрне һичшиксез әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга сөйләрсез. Аларны да өйрәтерсез. Бүгенге дәресне шигырь юллары белән тәмамлыйсы да килә:

Әйдәгез, урманга һәм кырга

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай.

Анда бар:урманнар, җир, су, күк,

Кояш, йолдызлар