Тәмле икән нигъмәте, нидә икән хикмәте?
№164
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр катнашындагы ачык чара)
Гөлназ ХАҖИПОВА,
Казандагы 132 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе
Айгөл ШӘРӘФИЕВА,
Казандагы 132 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе
Максат:
– балаларда татар халкының милли ашларына кызыксыну уяту;
– ризык хәзерләү белән кызыксынуны үстерү;
– камырны җәергә һәм чеметеп ябыштырырга өйрәтү;
– хезмәткә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
– олылар белән бердәм эшләргә теләк уяту;
– әкиятләр, табышмаклар һәм шигырьләр аша балаларның яшелчә, җиләк-җимеш һәм азык-төлек турында булган белемнәрен гомумиләштерү;
– хезмәт эшчәнлеге аша куркынычсызлык кагыйдәләрен булдыру;
– табын әдәпләрен ныгыту.
Җиһазлау: Teach Touch панель, презентация Power Point, өстәлләр, куна такталары, уклаулар, камыр һәм эчлекне ясау өчен үтә күренмәле савытлар, алъяпкыч һәм яулыклар, сөлгеләр, чокыр һәм тәлинкәләр; он, май; чүпрә белән тәҗрибә өчен: кувшин, җылы су, ике чәй кашыгы чүпрә, бер чәй кашыгы шикәр, күперткеч шар, бутылка, аш һәм чәй кашыгы; борыч һәм тоз белән тәҗрибә үткәрү өчен: тәлинкә, күперткеч шар.
Шөгыль барышы
(Балалар татар халык бию көенә залга керәләр һәм ярымтүгәрәк булып тезелеп басалар.)
Тәрбияче. Балалар, бүген безгә кунакка кадерле әниләребез һәм әбиләребез килде. Әйдәгез, бөтенебез бергә аларны сәламлик. Кунакларны нинди сүзләр белән каршылыйбыз?
Балалар. «Исәнмесез! Рәхим итегез!» дигән сүзләр белән.
Тәрбияче. Сезнең өчен мин бер китап алып килдем. Китабым гади гына түгел, ул бик кызык һәм үзенчәлекле. «Татар халык ашлары» дип атала ул. (Китапны күрсәтә һәм экранга игътибар иттерә.)
Тәрбияче. Сез ничек уйлыйсыз, бу китап нәрсә турында? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. «Тәмле хикәятләр»нең төп геройлары нәрсәләр була ала? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Әйе, мондый хикәятләрнең төп геройлары – азык-төлек, ягъни без ни ашыйбыз – шулар.
Ә бу китапның авторлары сезгә «тәмле хикәятләр» генә түгел, тәмледән-тәмле биремнар дә әзерләгәннәр. Ә сез мондый сынауларга әзерме? (Балаларның җаваплары.)
– Мин моны хәзер тикшерәчәкмен.
– Сынауларга күчкәнче, ачыклыйк әле! Нәрсәләр ашарга яраклы, ә нәрсәләр ашарга яраксыз? Сез шуны беләсезме?
«Ашарга ярый-ярамый» уены
Тәрбияче. Мин сезгә предметлар әйтәчәкмен, әгәр дә аларны ашарга яраса – сез кул чабарсыз, ярамаса – аяк дөбердәтерсез. Шулай итеп…
Без иртәнге аш вакытында ашадык: тиен, җилкән, икмәк, бәлеш, күлмәк, ботка, бәрәңге, танк, бал, май, таяк, суган, эремчек.
Тәрбияче. Афәрин! Булдырдыгыз! (Балалар урыннарына барып утыралар.) Сез ашамлыкларны яхшы беләсез икән. Шуңа күрә, әйдәгез, китабыбызның беренче битенә күз салыйк! (2 нче слайд. Тылсымлы эскәтер.)
Безнең өстәлебез (эскәтеребез) тәмледән-тәмле әкияти ризыклар белән тулып тора. Әйдәгез, әкиятләрдә сөйләнгән ризыкларны искә төшерик.
– Әби белән бабайдан качып киткән камыр ризыгы? (Кабартма)
– Кәҗә һәм сарык нәрсә белән сыйланганнар? (Ботка)
– Бишәүләп нинди яшелчәне тартканнар, алтаулап тартып чыгарганнар? (Шалкан)
– Камыр батыр нәрсәдән ясалган булган? (Камырдан)
– Бал корты белән шөпшә нинди ризык өчен савыт ясаганнар? (Бал)
Тәрбияче. Шулай итеп, ашамлыкларны җитәрлек тупладык. Хәзер берәр нинди тәмле ризык әзерләсәк тә була. Малайлар һәм кызлар, искә төшерегез әле, теге яки бу ризыкны дөрес итеп пешерү тәртибен һәм ысулын кайдан белергә була?
Балалар. Рецепт китаплары, «Секреты татарской кухни» дигән телевизион тапшыру аша…)
Тәрбияче. Әлбәттә, балалар, ризыкны дөрес әзерләү өчен катгый рәвештә рецепт буенча эш итәргә кирәк. Экран каршына якынрак килегез әле. (4 нче слайд. Өчпочмакка кирәк продуктларның табышмаклары.)
Тәрбияче. Китабыбызның алдагы битендәге кулинария рецептлары үзенчәлекле. Алар табышмак рәвешле.
Табышмакларны чишеп кенә без монда нинди азыклар яшерелгәнлеген һәм алардан нинди ризык пешереп булганлыгын беләчәкбез. Игътибар белән табышмакларны тыңлыйбыз, экранда пәйда булган сурәтләрдән җавапларның дөреслеген тикшерәбез.
1. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)
2. Чәчәге – агачында,
Алмасы – тамырында. (Бәрәңге)
3. Кулсыз, аяксыз, ә югарыга менә. (Камыр)
Тәрбияче. Балалар, суган, бәрәңге һәм, табышмаксыз гына әйтәм, иттән нинди ризык әзерләргә була? (Балаларның җаваплары.) (5 нче слайд. Өчпочмаклар.)
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Сез әниләрегезгә кухняда әйбәт булышчы булырсыз, дип өметләнәм.
Миз сезгә бүген һәркемгә билгеле булган бик тәмле татар халык ризыгы – өчпочмак пешерергә тәкъдим итәм. Бу эштә безгә әниләребез һәм дәү әниләребез булышачак. Аларны безнең импровизацияләнгән кухнябызга чакырабыз.
Тәрбияче. Шулай итеп, без эшне нәрсәдән башлыйбыз? (5 нче слайд. Камыр ингредиентлары.)
Схемага карагыз.
(Аерым өстәлдә – үтә күренмәле савыт һәм камыр өчен кирәкле продуктлар.)
Әни кеше (камыр ясый һәм комментарийлар бирә). Камыр басылгач, аны җылы урынга куябыз.
Тәрбияче. Камыр күтәрелергә һәм артырга тиеш, ягъни ул без куйганга караганда күбрәк булачак. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Бу сорауга дөрес җавапны белү өчен тәҗрибә үткәрергә тәкъдим итәм.
Чүпрә белән тәҗрибә
Тәрбияче. Чүпрә кечкенә генә тере организмнардан тора. Алар микроб дип атала. Микроблар зыянлы гына түгел, файдалы да булалар икән. Тукланганда алар углекислый газ бүлеп чыгара. Он, шикәр, су белән кушылып, әлеге газ камырны күтәрә.
Менә карагыз, коры чүпрә җансыз кечкенә шарлардан гыйбарәт, әмма бу бары тик суык һәм коры халәттәге миллионлаган кечкенә микроблар терелгәнче генә. Әйдәгез, аларны терелтәбез. (Тәрбияче җитәкчелегендә балалар ясый.)
Тәрбияче. Кувшинга ике аш кашыгы җылы су салыгыз, ике чәй кашыгы чүпрә өстәгез, анан соң бер чәй кашыгы шикәр салып болгатыгыз. Катнашма барлыкка килде. Бу катнашманы шешәгә салып, авызына күперткеч шар кигезәбез. Әлеге шешәне җылы су салынган савытка утыртабыз.
Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә булыр? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Дөрес. Чүпрә терелеп, шикәрне ашый башлагач, катнашма алар бүлеп чыгара торган углекислый газ куыклары белән тулачак. Куыклар шартлый һәм газ күперкечне тутыра.
Карагыз, без тәҗрибә үткәргәндә камырыбыз да күтәрелгән, кабарган. Ул нинди купшы! Камыр әзер!
Әйдәгез, китабыбызның алдагы битенә күз салыйк. (6 нче слайд.)
Схемага карагыз. Эчлек өчен безгә нәрсә кирәк? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Дөрес, эчлек өчен суган һәм бәрәңге турарга кирәк. Рәхим итегез… (Баланың әнисенең исеме әйтелә.)
Эчлек әзерлибез (Балалар әниләренә савытка салырга булыша, икенче бала кыздырылган фарш сала, өченчесе болгата.)
Сез ничек уйлыйсыз, эчлеккә әле нәрсәләр салынмаган?
Балалар. Тоз, борыч.
Тәрбияче. Бу – бик җаваплы момент! Безнең өчпочмакларыбызның тәме бу эшкә бәйле. Тозны күп салсак, тозлы була, әз салсак, тозсыз була. Борыч белән дә шулай ук. (Балалар эчлеккә тоз һәм борыч салалар.)
Тәрбияче. Сез ничек уйлыйсыз, бергә кушылган борыч белән тозны аерып буламы? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Тагын бер тәҗрибә үткәрергә тәкъдим итәм. Тәҗрибәне үзләштерсәгез, бу авыр биремне үтәрсез.
Тоз һәм борыч белән тәҗрибә
Тәрбияче. Безгә кирәк булачак:
– кәгазь сөлге;
– бер чәй кашыгы тоз;
– бер чәй кашыгы борыч;
– калак;
– күперткеч шар;
– йон свитер;
– булышчы.
Әзерләнү:
1. Өстәлгә кәгазь сөлгене җәяргә.
2. Аның өстенә тоз белән борыч сибәргә.
Тәрбияче. Фәнни тылсымны башлыйбыз!
1. Берәр балага ассистент ролен тәкъдим итәргә.
2. Тоз белән борычны калак белән җентекләп болгатырга.
3. Булышчыны тоз белән борычны аерып карарга сорарга.
4. Булышчы аларны аерудан өмет өзгәч, аңа утырып карап торырга тәкъдим итәргә.
5. Күперткечне тутырырга, бәйләргә һәм аның белән йон свитерны ышкырга.
6. Күперткечне тоз белән борычка якын китерергә. Ни була?
Нәтиҗә. Борыч күперкечкә ябыша, ә тоз өстәлдә кала.
Тәрбияче. Бик яхшы, эчлек әзер! Алга таба нәрсә эшлибез? Сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез, схемага күз саыйк. (7 нче слайд.)
Балалар. Камырны бүләргә һәм җәяргә.
(Әниләрнең берсе камырны бүлә һәм һәр балага берәр кисәк өләшә. Балалар әниләре ярдәмендә камыр җәяләр.)
Тәрбияче. Барыгызныкы да булып чыктымы? (Тәрбияче өстәлләрне карап чыга, балаларны мактый.)
Тәрбияче. Алга таба ни эшлибез? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Әйдәгез, схемага карыйк. (8 нче слайд.)
Балалар. Эчлекне салабыз, геометрик фигура – өчпочмак ясап, камырны чеметеп ябыштырабыз һәм табага салабыз. Кулларны юабыз.
Тәрбияче. Хәзер … (баланың әнисенең исемен әйтә) чи өчпочмакларны кухняга илтеп бирер. Ә безнең уңган пешекчеләребез аларны мичкә куярлар.
Әйтегез әле, балалар, ни өчен сезгә плитәгә якын килергә ярамый? (Схема-плакат буенча балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Безнең өчпочмаклар пешкән арада аппетитлы уен уйнап алыйк!
«Сый» уены
Тәрбияче. Түгәрәккә басыгыз һәм тәлинкә тоткан рәвешле кулларыгызны артка сузыгыз. (Алып баручы түгәрәк буенча хәрәкәт итә һәм кулларга орына.) Сүзләрне кабатлыйбыз:
Өчпочмаклар пешердек,
Тәлинкәләргә салдык.
Өчпочмак җитми кемгә –
Тиеш тиз йөгерергә!
(Кемнең җилкәсенә кагылалар, шул бала, түгәрәкне йөгереп әйләнеп, алып баручыдан алданрак үз урынына басарга тиеш.)
Тәрбияче. Без «тәмле» китабыбызның ахыргы битенә килеп җиттек. Бу китапта без бик күп күңелле әйберләр таптык: шигырьләр, әкиятләр, уеннар һәм, әлбәттә, бүләкләр. Бүләкләребез – матур һәм тәмле!
Ә хәзер без сезне өчпочмаклардан авыз итәргә өстәл артына чакырабыз. Башта табын кагыйдәләрен искә төшерик. (9 нчы слайд. Рәсемнәр ярдәмендә табын кагыйдәләрен искә төшерү. Өстәл артына утырту.)
Тәрбияче. Ашыгыз тәмле булсын!
Барысы. Рәхмәт!