Телнең бер хикмәте – кушаматлар

 

 

Гөлбану ШӘРӘФИЕВА,

Әтнә районы

Комыргуҗа урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

    

 

 Тел – милләтнең көзгесе. Телне ярату һәм саклау әнидән башлана. Ана баланы ике тапкыр тудыра: бер тапкыр – тән биреп, икенче тапкыр – тел биреп! Әгәр дә бала тәнен гөл кебек иркәләп, назлап, кадерләп тормасаң, ул гарипкә әверелергә мөмкин. Тел дә шулай. Телебезне саклау – безнең төп бурыч.

Бүген мин мәкаләмне телнең бер хикмәте булган  кушаматларга багышларга булдым. Чынлап та, алар бик хикмәтле һәм серле икән. Бездә, Казан арты халкы сөйләмендә, алар еш кулланыла.

Кушаматлар… Кешегә кушаматлар ничек һәм нинди очракларда бирелә? Кушаматлар каян килеп чыккан?

Кушаматлар  һәркемдә  дә диярлек бар һәм бик нык охшаган. Туган төбәгебездәге кушаматларны туплый һәм өйрәнә торгач, аларның килеп чыгышы белән кызыксына башладым.

Нәрсә соң ул кушамат? Кушамат сүзенең мәгънәсенә төшенеп китик. Ул ике сүздән «кушам» һәм «ат» (элеккегечә исем) сүзләреннән ясалган. Ягъни «исем кушам» мәгънәсендә. Танылган рус антропонимисты В.А. Никонов «Кушамат – «паспортсыз исем» ул» – ди. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә кушаматларга түбәндәге билгеләмә бирелә: «Кушамат кешегә нинди дә булса сыйфаты буенча бирелә». Димәк, кушамат – кешенең икенче исеме: «Кәҗә Рөстәм», «Баллы Нурислам». Әйтик, авылда берничә Рөстәм бар, ди. Билгеле, бу очракта кушамат эшкә керешә: «Кәҗә Рөстәм», «Пухрый Рөстәме», «Ачу Рөстәме» һ.б.

           Бар шундый авыллар, аларда кушаматсыз кешене табып та булмый. Барлый китсәң әллә ниндиләре очрый аның. Кушаматларның нәселдән килгәннәре дә, борынгырак чорны чагылдырганнары да, соңгы вакытта кушылганнары да бар. Кушаматларның килеп чыгуына тарихи вакыйгалар да тәэсир итмичә калмаган: безнең авылда Савит (совет) Бибинуры дигән кеше яшәгән. Бу кушамат аңа һәм аның апаларына революциядән соң, бик актив булганнары өчен бирелгән.

Кушаматлар тагылуга игътибар итеп карасак, ул ике төргә бүленә: нәсел һәм аерым кешеләргә тагылган кушаматлар.

Тагын шунысы да кызыклы: кушаматларның күбесе кешегә шаярып та тагыла. Мәсәлән, безнең авылда Табак Ринат дигән кеше бар.Тарихы кызык: Ринат тәрәзә яныннан узып баручы дустына табак күрсәткән. Шулай итеп, Табак кушаматы ябышкан үзенә.

Татар кушаматлары   функциональ мәгънәсе ягыннан  билгеләүле һәм тасвирлаулы  булалар. Билгеләүле кушаматлар кешене уңай һәм тискәре яктан тасвирлыйлар.  Юмарт (щедрый) Хәмит, Баллы (сладкий) Нурислам кебек кушаматлар кешенең уңай сыйфатларын күрсәтсә, Бүре(волк) Мөнир, Кире (упрямый) Фәрит кебекләре тискәре ягын сурәтли.

Тасвирлый торган кушаматлар кешенең тышкы кыяфәтенә, торган җиренә, эшләгән эшенә карап бирелә:Токарь Ризван, Директор Марсель, Аю Альберт, Өмбе Гариф.

Кушаматлар күпмәгънәле дә була ала.«Кәҗә» кушаматы безнең җирлектә берничә кешедә. Кәҗә кушаматы – тавышы кәҗә кебек түбән тембрлы, кайнар, җүнсез булганы өчен бирелә. «Кәҗә Рөстәм» бабасы кире булганга бу кушаматка ия булса, Кәҗә Әгъләм – кәҗә асраганга күрә. Күпмәгънәле  кушаматлар күбрәк хайван исемнәре белән бәйле.

Кушаматлар арасында антоним, синоним кушаматлар да бар. Озын Зариф – буе озынга,  Кәтүк Фатыйма кыска буйлы булганы өчен кушылган. Күп кенә кушаматлар диалекталь сүзләрдән барлыкка килгән. Безнең авылда чак, ягъни юньсез дигән диалекталь сүз белән бәйле кушамат бар: Чак Фәндүс – тәрбиясез, начар телле кеше.

Төзелеше ягыннан татар  кушаматлары  күп очракта гади, ягъни алар тамыр сүз: Таракан Гариф, Тарзан Илгиз.

Шул ук вакытта сирәк кенә парлы сүзләрдән ясалган кушаматлар да бар.Сату белән шөгыльләнүче Разыя апага Алыпсатар кушаматы бирсәләр, еш кына күзен йомучы Алмазга  Ялт-йолт кушаматы ябышып кала.

Эзләнүләр вакытында тагын шундый кызык фактка тап булдык: кайбер кушаматлар берничә буын буенча сакланаган: Чәкәли Илдар (3 буын), Кәҗә Әгъләм (4 буын);

«Тел – күңелнең көзгесе» – ди халык үз мәкалендә. Кеше телиме, юкмы кушаматлар яшәячәк, чөнки алар кешенең икенче исеме.

Кушаматлар телебезнең ономастика дигән өлкәсендә өйрәнелә. Билгеле, бу өлкәдә башкарыласы эш бу зур булмаган хезмәт белән генә бетми, чөнки кеше туа, замана үзгәрә, нәтиҗәдә кешеләргә яңа кушаматлар тагыла.

Димәк, кушамат – тел берәмлеге буларак яшәячәк һәм ономастика өлкәсен баетачак. Кешеләр бер-берсенә кушамат белән дәшкәндә, аны кимсетмичә, яхшы мөнәсәбәт саклау зарур.