Телләр белгән – илләр белгән

(Татар теле. 3 нче сыйныф. Рус төркеме)

Лилия ҖАМАЛИЕВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

“Туган җиремне яратам” темасына караган лексиканы ныгыту, сөйләмдә куллана белү;

– җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, диалогик сөйләмне ныгыту;

– туган якка, туган телгә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет: таныш сүзләргә нигезләнеп бирелгән текстның эчтәлеген аңлау;

шәхси: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә алу, үзара дуслык хисен тәрбияләү.

Метапредмет:

регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка игезләнеп төзи алу;

коммуникатив: җибәрелгән хаталарны булган белемнәргә нигезләнеп төзәтә алу, башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый алу;

танып белү:

– укучыларның укытучы һәм сыйныфташлары белән  эшчәнлеккә йогынты ясау;

– проблемалы биремнәр ярдәмендә укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Тел күнекмәләре:

– сүзләрнең  мәгънәсен белү;

– җөмләдә сүз тәртибен белү;

– сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү;

– сорау формаларын куллана белү.

Универсаль уку күнекмәләре:

шәхескә кагылышлы:

– дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

– үз фикереңне әйтә белү;

– парларда килешеп эшли белү;

– иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

– фикереңне дәллили белү;

регулятив:

– уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

– куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;

– барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

танып белү:

– язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

– тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

– өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

– гомумиләштерү;

коммуникатив:

– сөйләмнең диалогик һәм монологик формасы белән эш итә белү;

– хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

– үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

– бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә дөнья.

Эш форалары: индивидуаль, фронталь, парлап эшләү.

Дәреслек: Бәхтиев Р.Ф., Гаппасова Р.Ч., Карпухина Н.И., Кашафетдинова Г.В., Маркова Э.М., Хөснетдинова Х.Х., Якупов Р.Н. Сәлам! 3нче сыйныф: рус телендә белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылары өчен уку әсбабы. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2019.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, таратма карточкалар, “Сәлам” сайты.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Исәнләшү.

– Исәнмесез, укучылар!

– Исәнмесез!

– Хәлләр ничек? (Җавап бирәләр.)

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Бер-берегезгә елмаегыз. Хәерле көн теләгез. (“Сәлам!” җырын җырлау.)

Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!

Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!

Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!

Сау бул, дустым! Хәерле көн!

Сәлам, сәлам! Хәерле көн!

Сәлам, сәлам! Хәерле көн!

Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!

Сау бул, дустым! Хәерле кич!

Укытучы. Рәхмәт, укучылар! Кызлар утыралар, малайлар да утыралар.

  1. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Әйдәгез, шигырь тыңлап китәбез. (Видео, Ш.Маннапов “Ат нигә көлә?”)

– Шигырьдә нинди геройлар бар? (Ат, Ирек, әби.)

– Ат нигә көлә? (Ирек туган телен оныткан.)

– Аны Иреккә кем анлата? (Әбисе аңлата.)

– Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Туган тел, телләр турында.)

Кайтаваз уены

Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.

Тел, туган тел, халык, зур, матур, туган җир, милләт, Татарстан, халык, сөйләшәбез, яшибез, өйрәнәбез, татарча, русча, инглизчә. (Кул колакка куелса, балалар кабатлыйлар)

“Серле тартма”уены

(Тартмада предметлар, карточкалар. Бер укучы килә, ала, бу рәсем турында сөйли.)

Укучы. Бу – Америка. Америкада кешеләр инглизчә сөйләшәләр.

Укытучы. Балалар, ә Татарстанда нинди халыклар яши? Алар нинди телдә сөйләшәләр? Безгә телләр өйрәнү ни өчен кирәк?

Укучылар. Аралашу өчен, илләрне белү өчен, сәяхәт итү өчен.

III. Белем, күнекмәләрне системалаштыру, ныгыту

Укытучы. Сез нинди телләр өйрәнәсез икән?Хәзер парларда эшлибез, диалоглар төзибез.

  1. Спроси у друга:

– Ты где живешь?

– Какие народы там живут?

  1. Спроси у друга:

– Ты в какой школе учишься?

– Какие языки изучаете в школе?

3.Спроси у друга:

– Ты кто по национальности?

– Какие национальности учатся в школе?

  1. Спроси у друга:

– Ты какие языки знаешь?

– Какие языки изучаешь?

  1. Спроси у друга:

– Твой родной язык какой?

– Еще какие языки знаешь?

Укытучы. Ә сез үзегез, мәктәптән тыш нинди телләр өйрәнәсез? (Балалар cөйлиләр.)

Физкультминут

(”Дөньяда телләр бик күп” дигән җырны җырлыйлар.)

 “Әйе, юк “ уены

Татарстанда татарча сөйләшәләр.

Яшел Үзәндә кытайча сөйләшәләр.

Америкада инглизчә сөйләшәләр.

Татарстанда күп халыклар яши.

Сез мәктәптә төрек телен өйрәнәсез.

Татарстан зур.

Татарстанда чувашлар яшәми.

Кытайда кытайча сөйләшәләр.

Россиядә русча сөйләшмиләр.

Һәр халыкның үз туган теле.

Безнең мәктәптә немец теле өйрәнәләр.

Күп телләр белгән кеше күп илләр белә.

Видеоны карау

Сорауларга җавап бирү

Маша кемнәр белән аралаша? (Алекс, Джо, Жан, Рамазан)

– Алекс кайдан? (Бөекбританиядән)

– Джо кайдан? (Америкадан)

– Ә Жан кайда яши? (Франциядә)

– Рамазан кайсы илдә яши? (Төркиядә)

– Маша дуслары белән нинди телдә аралаша? (Инглиз телендә)

– Рамазан белән дә инглиз телендәме? (Юк, татар телендә.)

– Ни өчен? (Татар һәм төрек телләре охшаш.)

– Телләр белү ни өчен кирәк? (Аралашу ,илләр белү өчен.)

Синквейн төзү

Укытучы. Балалар, тел сүзенә синквейн төзик әле. Тел нинди? (Матур, кирәкле)

Без аның белән нишлибез? (Укыйбыз, сөйләшәбез, өйрәнәбез)

– Бер җөмлә төзибез. (Без туган телебезне яратабыз.)

– Тел сүзен нинди сүз белән алыштырып була? (Сөйләм, сөйләшү)

  1. Рефлексия

Без бүген нишләдек? (Уйнадык, сөйләдек.)

– Нәрсә турында сөйләдек? (Тел)

– Телләр белү ни өчен кирәк? (Аралашу өчен, илләр белү өчен)

  1. Бәяләү

– Сезгә дәрес ошадымы? Бәяләгез. (Яшел, сары, кызыл смайликлар ярдәмендә бәялиләр.)

– Үзегезне бәяләгез. Бер-берегезне бәяләгез. Бер-берегезне мактагыз. (Бәялиләр.)

– Cез бүген бик актив булдыгыз, молодцы! (Билгеләр куела.)

  1. Өй эше
  2. Телләр турында 5 мәкаль язып килергә.
  3. Тел турында бер шигырь табарга.
  4. ”Минем туган телем” темасына 5җөмлә язарга.

Укытучы. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!