Телгә хөрмәт балалар бакчасыннан башлана

Сиринә СӘЛАХОВА,

 Казандагы 362 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Бүгенге көндә Татарстанда татар телендә тәрбия бирүче балалар бакчаларына кытлык күзәтелә. Татар исемен йөрткән бакчаларның күбесенең исеме җисеменә туры килми.

Бакчада бу эш тәрбия һәм белем бирү програмына нигезләнеп алып барыла. Програмга методик ярдәмлекләр дә җәлеп ителә. Анда татар теленең аваз төзелешен өйрәтү, балаларның сүзлек байлыгын үстерүгә хезмәт куела. Казан шәһәре өчен үрнәк булган әлеге балалар бакчасында бу хезмәтнең нәтиҗәсе дә бик яхшы сизелә. Балалар татар телендә үзара аралашып кына калмый, берсен-берсе уздырып җырын да җырлый, шигырен дә сөйли:

Каршы ала кунакларны,

Сәйлән ул шатлык иле.

Без – балалар – бу бакчаның,

Бәхетле киләчәге.

Беләсезме, безнең бакча –

Иң ямьле, матур бакча.

Көн саен ашкынып килә,

Гөрләшеп, бала-чага.

Кичкә кадәр без бакчада,

Эштә булгач әниләр.

Әниләр күк безне монда,

Сөеп тәрбиялиләр.

Әлбәттә, бакчада тәрбияләнүче балаларның ата-аналарыннан да зур җаваплылык таләп ителә. Шуңа да ата-аналар почмагына гыйбрәтле сүзләр язып, аны һәрбер баланың ата-анасына укыталар:

“Халкы нинди — кешеләре шундый. Кешеләре нинди – теле шундый. Теле нинди – балалары шундый. Балалары нинди – уеннары шундый. Уеннары нинди – тормышлары шундый. Тормышлары нинди – хатын-кызы шундый. Хатын-кызы нинди – мәхәббәте шундый. Мәхәббәте нинди – иманы шундый. Иманы нинди – әҗәле шундый. Әҗәле нинди – хатирәсе шундый. Хатирәсе нинди – теле шундый», – дип таныштырып үтте педагогика фәннәре кандидаты, доцент Зифа Зарипова.

Аның сүзләренчә, балалар бакчада туган телне белеп үссен өчен, иң беренче чиратта, туган телне ишетүләре зарур.

“Татар баласы үз ана телендә сөйләшсен өчен, гаиләдә бу эшнең югары ноктага куелган булуы мөһим. Бала теле ачылганчы ук, үзенең ана телен ишетергә тиеш. Гаиләдә татар телендә сөйләшергә кирәк. Баланың теле үз ана телендә ачылса, тел төшенчәсе кешедә беркайчан да югалмый.

Балалар бакчасы исә аның икенче баскычы булып тора. Анда тел яхшы үссен өчен татар телен яхшы, камил белгән тәрбиячеләр кирәк. Алар татар телен белүләре белән бергә, балаларны да яратырга тиеш. Тәрбиячеләр балалар татар телен белсен өчен җаны-тәне белән эшләргә тиеш. Шул вакытта гына тел үсәчәк һәм сакланып калачак”, ди Зифа Зарипова.

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Соңгы елларда тормышыбызда, мәдәниятебездә шактый зур үзгәрешләр булды.Халкыбызның туган теленә, милли мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә игътибары артты. Татарстан Республиканың Конституциясендә татар теленең дәүләт теле дип игълан ителүе укыту-тәрбия йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары алдына яңа бурычлар кунды.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф- гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтән хөрмәтли торган кеше тәрбияләүне халык педагогикасы чараларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Җор теле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, сынамышлар, такмаклар, моңлы бишек җырлары, әкиятләр – тел өйрәтүдә иң бай чыганак. Кулланмада халык педагогикасы чараарына зур урын бирелә.

Телгә ихтирам сабый чактан ук тәрбияләнергә тиеш. Гаиләдә алынган тәрбияне балалар бакчасы, урта мәктәп һәм югары уку йорты дәвам итә аламы? Анысы һәр кешенең үзеннән тора.