Телевизор күп карау файдалымы?
Рузилә САБИРҖАНОВА, Рәсимә ГАРӘФЕТДИНОВА,
Казандагы 72 нче урта мәктәпнең 1 квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Максат:
– балаларны Салават Рәхмәтулла шигыре белән таныштыру;
– шигырьдән чыгып, проблемалы сорау куярга өйрәтү;
– укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү, төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.
Дәрес планы
- Актуальләштерү
- Исәнләшү.
- Укучыларны төркемнәргә формалаштыру.
- Лексика өстендә эш.
- II. Төп өлеш (проблемага алып керү).
А) 1. Рәсем карау.
- Шигырь тыңлау, тәрҗемә итү.
- Шигырь аша проблема кую.
Б) FILA таблицасын тутыру.
III. Йомгаклау. Өй эше
Дәрес барышы
- Актуальләштерү
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Минем дә хәлләрем яхшы.
Фонетик күнегү
Дәрестә кулланылачак сүзләрне кабатлау, алар белән сораулар бирү.
– Сез кичә телевизор карадыгызмы? Кемнәр карады? Нинди тапшырулар карадың? Әтиең нәрсә карады? Әниең нәрсә карады? Ничәү карадыгыз?
- Төп өлеш
– Менә монда миңа Кирлемән дигән малайдан хат килде. Менә хат. Әйдәгез, укып китик әле.
Хат
| Исәнмесез! Минем исемем Кирлемән. Мин беләм, сез тырыш балалар. Хәлләрегез ничек?
Минем хәлләрем яхшы. Сезне үземнең гаиләм белән таныштырам. |
Укытучы. Барыгыз да хатны аңладымы? Монда гаиләсенең рәсеме дә бар. (Рәсем чыга.)
– Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, алар вакытларын ничек үткәрәләр?
Укучылар. Телевизор карыйлар, диванда яталар.
Укытучы. Ул әле үз гаиләсе турында шигырь дә язган. (Слайдта шигырь чыга.)
– Әйдәгез, балалар шигырьне укып китик әле. Ул сезнең өстәлләрегездә. Мин укыйм, сез тыңлагыз.
Лексика өстендә эш
– Әйдәгез, сүзләрне кабатлыйбыз.
Укучылар. Без арыйбыз, кыза-кыза күчерәбез, өчәүләп карыйбыз. (6 сүзтезмә белән эш: кабатлау-барысы бергә-группага 2 сүзтезмә-җөмлә.)
Укытучы. Шигырьне укыйбыз. (Соңыннан төркемнән берсе куплетны укый.)
– Бик кызык, укучылар! Чынлап та, телевизорны күп карау файдалымы?
– Әйдәгез, бу сорауга җавап бирәбез. Хәзер таблица тутырабыз.
FILA таблицасы
| Фактлар | Идеяләр | Сораулар | Проблеманы чишү планы |
| Телевизор карау:
1 нче каналда мультфильм; 2 нче каналда концерт; 3 нче каналда кино; әни концерт ярата; малай мультфильм; каналларны күчерәләр.
|
Аларда яңа телевизор. Вакылары күп. Аралашу юк. Сәләмәтлеккә зыян китерә дип белмиләр. Барлык программалар файдалы дип уйлыйлар. | Ни өчен ул яңа? Вакытны ничек дөрес бүләргә кирәк? Ни өчен аралашу юк? Аларга сәламәтлеккә зыян килгәнне ничек аңлатырга? Барлык программалар файдалымы-юкмы икәнен кайдан белергә? |
– Өстәлдә яткан А4 битен алдык һәм минем арттан урталайга бөклибез, тагын бер тапкыр бөклибез. Ачтык. Бер биттә 4 квадрат. Тактадан карап квадратны тутырабыз. Шигырьдә нәрсә турында әйтелә? Язабыз. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Хәзер бер-берегезгә үзегезнең фактларыгызны укыгыз. 4 нче укучы башлый, 1 нче укучы укый . Фактларны тактада ватманга язып барам.
– Ә ни өчен бу гаиләдә шундый хәл килеп чыга соң? Кемнең нинди идеяләре бар? 2 нче квадратка идеяләрне язабыз. Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Хәзер бер-берегезгә үзегезнең идеяләрегезне укыгыз. 2 нче укучы башлый, 4 нче укучы укый.
– Ә хәзер сораулар языйк. 3 нче квадратка сорауларны язабыз. Моның өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Хәзер бер-берегезгә үзегезнең сорауларыгызны укыгыз. 1 нче укучы башлый, 1 нче укучы укый.
III. Йомгаклау. Өй эше
Укытучы. Без таблицаны тутырдык. Ә 4 нче квадратны тутыру өчен мин сезгә рольләр бирәм. 1 нче төркем – медиклар телевизор карауның зарары турында хикәя яза;
2 нче төркем – укытучылар нинди кирәкле файдалы программалар бар икәнен белеп килә.
3 нче төркем – ата-аналар нинди чарага барып буласын ачыклап килә.
Сез киләсе дәрескә бу эшләрне алып киләсез.
Әти, әни, мин – өчәүләп –
Телевизор карыйбыз.
Телевизор караганда,
Өчәүләшеп арыйбыз.
Беренче каналда һаман
Мультфильм була көн дә.
Икенче каналда – концерт,
Кино – өченчесендә.
Әтигә гел кино кирәк,
Әнигә – концерт кына.
Нигә миңа кино, концерт? –
Кирәк мультфильм гына.
Телевизорыбыз – берәү,
Өчәүләшеп карыйбыз:
Кыза-кыза, каналларны
Күчерәбез, арыйбыз…
