Тел гыйлеме бүлекләрен кабатлау

(Сингапур структурасын кулланып, IX сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү буенча дәрес-практикум)

Гөлара ХӘБИБУЛЛИНА,

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Тел гыйлеменең фонетика, морфология, синтаксис буенча укучыларның белемнәрен гомумиләштереп кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, аны гамәлдә куллана белү. Бердәм республика имтиханына әзерләнү, укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү.  Игътибарлылык, фикерләү сәләтен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

Җиһазлау. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. 9 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге, карточкалар, терәк-схемалар, презентация.

Дәрес тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру

Дәреснең темасы, максаты, эш тәртибе белән таныштыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Без инде тел гыйлеменең морфология, фонетика, синтаксис бүлекләре буенча күпмедер дәрәҗәдә белем тупладык. Ә хәзер булган белемнәрне кабатларбыз, күнекмәләрне ныгытырбыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Быел бирә торган имтиханнарыгыз күп. Безнең татар теленнән имтиханыбыз төзелеше буенча кайсы фән белән якынрак?

Укучылар. Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханына.

Укытучы. Ни өчен?

Укучылар. Анда да сочинение, изложение, тест биремнәре бар.

Укытучы. Укучылар! КОНЭРС структурасы буенча фикерләрегезне тыңлап китәрбез. Сезгә сорау: татар теленнән мтиханның кайсы бүлеге буенча күбрәк балл җыя алыр идем? Сочинение? Изложение? Тест? (Укучылар үзләре уйлаган почмакларга таралалар, янәшәдәге парлары белән фикер алышалар, һәр төркем янына килеп, ни өчен шулай уйлаулары белән кызыксыналар. Соңыннан нәтиҗә ясала.)

1. Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштереп кабатлау.

Укытучы. Укучылар, бүген тест өлешен кабатларбыз. «Фонетика» бүлегеннән башлыйбыз. Ул нәрсәне өйрәнә? (Берничә укучының җавабы тыңлана.)

«Фонетика» бүлеген СОРД-КАРДС структурасы буенча кабатларбыз.

Төркемнәрдә бирелгән сүзләрне категорияләргә бүлеп, баганаларга тутырырга, категориянең исемнәрен язарга. (Һәр өстәлнең №1 нче укучылары үз эшләрен яклап, нәтиҗә ясыйлар.)

2. Төркемнәрдә эш. Карточка биремнәрен башкару.

Укытучы. Укучылар, сез әлеге биремне төркем белән эшләдегез, нәтиҗә ясадыгыз. Чираттагы биремне һәркем мөстәкыйль башкарачак. (Сингармонизм законына карата бирем башкару.) Эшләп бетергәч, дәфтәрләрегезне каршы күршегез белән алыштырып тикшерәсез, презентациядән карап дөреслисез, бәялисез.

Ирекле, болын, фабрика, тугай, идарә, бөтен, тормыш, батырлык, үгез, көнбатыш, Гөлшат, гомер, мәктәпләр, сиңа, төссез.

ФЭН-ЭН ПИК структурасы буенча морфология бүлеген кабатлау. (Өстәлдә карточкалар ята. №1 нче укучы җилпәзә итеп тота, №2 нче укучы берсен тартып алып сорауны укый, №3 нче укучы җавап бирә, №4 нче укучы җавапның дөреслеген тикшерә.)

– Исем нәрсәләр белән төрләнә?

– Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? Ниндиләр?

– Фигыль юнәлешләре ничәү? Ниндиләр?

– Сан нинди төркемчәләргә бүленә?

– Зат алмашлыгы нәрсә белән төрләнә?

– Затланышлы фигыльләр ничәү? Ниндиләр?

– Сыйфатланмышы төшеп калганда сыйфат нишли?

Физкультминут

НАМБЭ-АП структурасы. №1, 2 нче укучылар – асыл сыйфатлар әйтелгәндә, ә №3, 4 нче укучылар нисби сыйфатлар әйтелгәндә баса-утыра.

Яшел чирәм, биек бина, язгы кояш, озын юл, әдәби әсәр, сәяси караш, матур көй, кышкы кич, тар басма, матуррак яфрак, җирдәге чыбыклар, көзге салкын, ап-ак тун, күлдәге үрдәкләр.

3. Нәтиҗә ясау.

– Нинди сыйфатлар асыл сыйфат дип атала? Нинди сыйфатлар нисби сыйфатлар дип атала?

– Без нинди бүлекне кабатладык? Ул нәрсәне өйрәнә? Без кабатлаганнары нинди сүз төркемнәре дип атала? Тагын нинди сүз төркемнәре бар? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)-…

4. Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренә карата дәреслек буенча дәфтәрдә күнегү эшләү.

5. Синтаксис бүлеген кабатлау. Тактада 4 җөмлә. Һәр төркемнән №2 нче укучы чыгып, җөмләнең грамматик үзәкләрен билгели, чиген күрсәтә, схемасын сыза, төрен билгели.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.                       

Кыш әле калын тунын салмаган, ә тургай чишмәдәй челтери.

Хикмәт шунда: күшеккән җаныңны җылытырга ут кирәк.

Сугыш беткәч, батырлар күбәя.

Күзем кая төшсә, аякларым шунда атлый.

Бергәләп тикшереп, нәтиҗә ясау.

– Синтаксис нинди бүлек? Нәрсәләрне өйрәнә? (Берничә укучының җавабы тыңлана.)

– Эшебезне дәвам итәбез. Сезнең алда – биремле карточкалар. Анда тиңдәш кисәкле, аерымланган хәлле, иярченле һәм тезмә кушма җөмләләр бирелгән. Һәр җөмлә янындагы түгәрәкне тиешле төскә буярга. (Эшләп бетергәч, дәфтәрләрен алыштырып, презентациядән чагыштырып тикшерәләр, бәялиләр. Нәтиҗә ясыйлар.)

III. Рефлексия. Йомгаклау

1. Өй эше бирү. Текстлы тест тарату.

2. Дәрескә нәтиҗә ясау.

– Укучылар, без бүген дәрестә тел бүлегенең тармаклары буенча белемнәрне тикшереп карадык. Кайбер урыннарда кыенлыклар булмый калмады. Күрәсез, күп укырга, тагын да өйрәнергә, тырышырга  кирәк.

3. Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

4. Саубуллашу.