Текстлы мәсьәләләр чишү

№ 188

(6 нчы сыйныфта математика дәресе)

Айсылу ЗАКИРОВА,

Теләче районының Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә  урта мәктәбенең I квалификация  категорияле математика укытучысы

Максат:

белем бирүдә:

– текстлы мәсьәләләр чишәргә  өйрәнү;

– исәпләү күнекмәсен ныгыту;

үстерелешле:

укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

– дәреснең проблемаларын күрә белү;

– чишү юлларын эзләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү;. үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белергә өйрәтү; игътибарлылыкны үстерү;

тәрбияви: кызыксынып уку, куелган максатка ирешергә теләү хисләре тәрбияләү.

Предметара бәйләнешләр: физика, татар теле, икътисад.

Планлаштырылган нәтиҗә: укучыларның мәсьәләләр чишү күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау: проектор, презентация,  үзбәяләү бите, карточкалар, дәреслек.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Мин моннан 75 км ераклыктагы авылда яшим. Казанга мин автобуста 1 сәгать 30 минут эчендә  килеп җиттем. Ничек уйлыйсыз: мин сезнең янга нинди тизлектә килдем икән?

Көтелгән җаваплар. Бу – тизлеккә карата мәсьәлә, бу очракта юл табу формуласын кулланырга кирәк. Юлны табу өчен тизлекне вакытка тапкырлыйбыз. Моннан тизлекне табабыз, тизлекне табу өчен юлны вакытка бүлергә кирәк. Юл s = 75, t = 1 сәгать 30 минут = 1,5 сәгать. v = s : t = 75 : 1,5 = 50 км/сәг

Укытучы. Мин сезнең янга 50 км/сәг тизлек белән килгәнмен икән. Ә хәзер әйтеп карагыз әле: без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнербез?

Көтелгән җавап. Мәсьәләләр чишәчәкбез.

Укытучы. Әйе, без бүген текстлы мәсьәләләр чишәчәкбез.

Көндәлек тормышта без үзебез дә сизмәстән һәрвакыт мәсьәләләр чишәбез. Мәсәлән, дәрес 8 сәгать 30 минутта башлана, 45 минут бара, сез үзегез дә сизмәстән дәреснең 9 сәгать 15 минутта беткәнен санап куясыз.

III. Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

Укытучы. Хәзер үзебезнең белгәнебезне күрсәтергә, гипотезаны раслап карарбыз.

1 нче мәсьәлә. Алисә инде – зур кыз, аңа 15 яшь. Шуңа күрә аңа әнисе җаваплы эшләр куша. Бүген дә ул Алисәне кибеткә азык-төлек алырга җибәрде. Әнисе Алисәгә 500 сум акча һәм аласы әйберләр исемлеге бирде (исемлек слайдта күренә): бер батон, бер кирпеч кара ипи, бер кап сөт, бер кап сыер мае,  бер тартма сосиска алырга кирәк. «Әгәр акчаң җитсә, үзеңә туңдырма да алырсың», – диде. Ничек уйлыйсыз, Алисә туңдырма ашый алганмы?

Товарлар Бәясе
Батон 30 сум/данә
Сосиска 244  сум/кг
Кара ипи 31 сум/данә
Сөт 47 сум/литр
Май 78 сум /төргәк
Туңдырма 29 сум/данә

 

2 нче мәсьәлә. Айдар – студент. Уку йортына ул бер транспорт белән  бара. Транспортка билет бәясе 30 сум. Әгәр транспорт картасы ясатсан, билет бәясе 27 сумга чыга. Ай саен Айдар ул картага 500 сум акча сала. Айдар барлыгы бер айга 50 мәртәбә транспортка утыра. Ничек йөрсә, файдалы булыр?  500 сум бер айга җитәме? Әгәр транспорт картасы белән йөрсә, ничә сум экономия ясар?

Физминут

  1. Яңа белемнәрне куллану

Укытучы. Укучылар, сезнең профессия сайлау турында уйланганыгыз бармы? Әйтегез әле, үскәч кем булырга телисез? (Җаваплар тыңланыла.)

Әйе, нинди генә һөнәрне сайласагызда, һәркайсына күпмедер дәрәҗәдә математик белем кирәк булып чыга. Хәзер без шуны исбатларбыз.

Пешерүче. Мәктәп ашханәсендә эшләүче апаларыгыз көн саен сезгә тәмле ризыклар әзерли. Хәзер без дә ботка пешереп карыйбыз.

Ботка пешерү өчен бер кешегә 100 г сөт, 100 г су, 40 г ярма, 30 г май, 3 г тоз, 3 г шикәр комы кирәк булачак. 15 балага ботка пешерү өчен күпме азык-төлек  алырга кирәк?

Дизайнер. Хәзер иң кызыклы һәм бүгенге көндә модада булган профессияләрнең берсе ул.

Дизайнер бүлмәне бизәү өчен бизәкләр ясаган һәм заказ бирүчегә күрсәтү өчен принтердан чыгарган. Буявы бетә башлаган булганга бизәкләр тулысы белән чыга алмаган. Дизайнерга бизәкләрне торгызырга ярдәм итик әле. (Укучыларга ярты рәсем ясалган битләр өләшенә. Алар рәсемне эшлиләр.)

  1. Фәнара бәйләнеш

Укытучы. Быел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Безнең туган телебез – татар теле. Татар теле бик бай тел, татар халкы бик тапкыр һәм җор. Аның халык авыз иҗаты гына ни тора! Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре – милләтебезнең иң кыйммәтле байлыкларының берсе. Татар халык авыз иҗаты күп жанрларны үз эченә ала: бишек җыры, әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, тизәйткеч, җыр, бәет, санамыш, уеннар, мөнәҗәт, такмак, эпос, кыйсса, легенда, дастаннар һ. б. Татар халык авыз иҗатында саннар да күп кулланыла. Шуның берсенә тукталып китәсе килә.

Тизәйткеч – тиз һәм ачык итеп әйтү, сөйләү күнекмәсе сыйфатында уйлап чыгарылган сүз, җөмлә, такмак. Тизәйткечләр кызык яңгырый, кәефне дә күтәрә. Соңгы вакытта татарча тизәйткечләр аеруча нык популярлаша бара: хәтта хәзер аларга багышланган махсус интернет-флешмоб та уза. Без дә хәзер флешмоб эшләп карарбыз.

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

(Укучылар белән, тизлекне арттыра барып, берничә тапкыр кабатлыйбыз.)

  1. Өй эше бирү

Укытучы. Мин сезнең янга авылдан килдем бит. Кем авылдан шәһәргә күчтәнәчсез килә инде, мин дә буш килмәдем. Быел бик мул уңыш алдык. Алардан сезгә дә өлеш чыгарасым килде. Кәрзинемдә ниләр генә юк! Барыгызга да җитәрлек. Минем аларны сезгә бүләк итәсем килә. Хәзер сез һәрберегез үзегезгә ошаган яшелчәне аласыз. Аңа өй эше өчен бирем яшерелгән. (Укучыларга биремнәр өләшенә.)

VII. Рефлексия

Укытучы. Ә хәзер рефлексия битләрен алып, үзегезнең халәтегезне билгеләгез.

Бүгенге дәресне Жан Жак Руссо сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Сез –талантлы балалар. Кайчан да булса сез үзегезнең нинди акыллы булуыгызга һәм күп белүегезгә шаккатарсыз. Ләкин моның өчен сезгә  үз өстегездә эшләргә, яңа максатлар куярга һәм аларга ирешергә омтылырга кирәк».