Тәҗрибәле остаз

Энҗе ХИСАМОВА,

Казандагы 155 нче татар гимназиясенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Мөгаллим, остаз, укытучы. Бу өч сүздә күпме мәгънә, күпме сер. Алар җилкәсендә гаять катлаулы эш – белем һәм тәрбия бирү. Үземнең язмамны да якташым, остазым, мактауга лаек булган шәхес – Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновка багышлыйсым килә. Гомерен яшь буынга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган Җәүдәт Абдулла улының тормыш һәм хезмәт юлы сокланырлык һәм үрнәк булырлык. Ул 1948 елда Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа. Кече Чынлы, Иске Шәйморза мәктәпләрендә укып, урта белем алгач, Казан дәүләт педагогика институтының география факультетын тәмамлый. 1967 елдан алып бар гомере, хезмәте милләтебез, бигрәк тә укытучылар өчен төрле материаллар әзерләп, дәреслекләр эшләп үтә. Бу хезмәтләрендә ул үз белемен башкаларга өләшү, шул белемнәр ярдәмендә ирекле кеше тәрбияләү, җаваплы, мөстөкыйль, бәхетле һәм сәламәт, камил, гуманлы шәхес тәрбияләүне төп максат итеп куя. Аны үз эшенең остасы дип атар идем. Мәктәптә укыганда ук география дәресләрендә татар милли мәктәпләре өчен чыгарылган уку ярдәмлеге – “Кызыклы география”не куллана идек. Күп мәгълүматлар тупланган ярдәмлек ул. А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая белән берлектә язган  2 нче сыйныфка “Әйләнә-тирә дөнья” уку әсбабы минем өчен иң кирәкле дәреслек булып санала. Башлангыч сыйныфларда укучы баланың танып- белү мөмкинлеге үсә бара, шуның өчен әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә балага табигать һәм кешелек җәмгыяте турында башлангыч белем бирү тора. Уку әсбабы бик тә мавыктыргыч, анда, күпмилләтле белем бирү концепциясеннән чыгып, милли-төбәк компонентлары киң урын алган. Бу дәреслектә балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре,  халык авыз иҗаты белән таныштыруга зур әһәмият бирелә. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар, табышмаклар да күп. Төп үзенчәлеге һәм актуальлеге – аның комплекслы булуында. Белемнәрне үзләштерү белән бер үк вакытта әхлакый һәм тәрбия мәсьәләләре дә алга куела. Бу дәреслекнең балаларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштырып, ата-бабаларыбызның мирасы нигезендә башлангыч сыйныф укучыларын инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү күнекмәләрен эзлекле рәвештә өйрәтү төп юнәлеш булып тора.

Җәүдәт Абдулла улының география, экология, тәрбия эшләренә багышланган хезмәтләре бихисап һәм алар даими рәвештә республика матбугатында басылып килә. Республика укытучылары өчен ул – остаз-мөгаллим. Безнең 155 нче татар гимназиясендә дә яшь укытучылар белән даими очраша. Үз белемнәре, методик осталыгы белән бик теләп уртаклаша, фикер алыша, хәзерге заман педагогик технологияләре кулланып, укыту- тәрбия эшен тагын да камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәрен бирә. Ул –галим дә, язучы да, сәяхәтче дә, олы йөрәкле, киң күңелле кеше дә.

Хөрмәтле Җәүдәт Абдулла улы!

Киләчәктә дә күңел биреп башкарган хезмәтегезнең хөрмәте чиксез булсын. Ныклы сәламәтлек белән якыннарыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын һәм теләктәшлеген тоеп яшәгез! Эшләрегез гел уң булсын, гел шулай биеклекләргә  ирешеп гомер кичерегез.

Эш күрсәткән кешене ил хөрмәтли,

Арта бара кадер-хөрмәте.

Гомер китабының һәр битенә

Бизәк сала куйган хезмәте.

Үлчәнмәгән Сездә рухи ныклык,

Ташып тора җанда егәрлек.

Бирсен Ходай Сезгә саулык

Гомер тауларына менәрлек.

Әдәбият

  1. Хөсәенов Җ.А. Кызыклы география. Географик сораулар һәм мәсьәләләр. Яңартылган һәм тулыландырылган 2 нче басма.
  2. Хөсәенов Җ.А. Әйләнә-тирә дөнья. 2 нче с-ф : туган телдә (татар телендә) башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 127 б.
  3. Хөсәенов Җ.А. Әйләнә-тирә дөнья. 3 нче с-ф: туган телдә (татар телендә) башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслекю – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 127 б.
  4. Кызыклы география. (http://libweb.ksu.ru/ebooks/02