Татлы җәй
(Фирдәвес Зариф әкияте буенча)
Энҗе МИНҺАҖЕВА, Айгөл ГАЛӘТДИНОВА,
Казандагы 396 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре
Катнашалар: төлке баласы – Шаян, Шаянның әнисе, кырмыска, кош – шәүлегән, карга, ике аю баласы, кыңгырау чәчәк, чәчәкләр, күбәләк (4 – 6 кыз), җәй.
Тамаша барышы
(Сәхнә – чәчәк белән бизәлгән урман аланы. Арткы планда салават күпере, ак болытлар. Бер урында төлке баласы Шаян йоклап ята. Кыңгырау чәчәк уртада басып тора. Аның тирәсендә башка чәчәкләр. Күбәләк йоклап утыра.)
Кыңгырау чәчәк.
Зең-зең-зең, уяныгыз,
Болындагы чәчәкләр!
Зең-зең-зең, уяныгыз,
Ягымлы күбәләкләр!
Якты кояш, китер безгә
Хәерле һәм якты көн!
Без бит – табигать баласы,
Зеңгел-зеңгел-зең-зең!
Чәчәкләр.
Әй, Шаян, уян син дә,
Яңа көн туа җиргә.
Күбәләк.
Хәерле иртәләрне
Каршылыйк әле бергә.
Шаян (уянып).
Хәерле иртә, кошлар!
Хәерле иртә, дуслар!
Шаянның әнисе.
Хәерле иртә, улым,
Йомшагым син, күз нурым!
Камышлы күл буенда
Юынып кил, йомшагым.
Ә мин шушы арада
Чәй әзерләргә куярмын.
Килче, утыр яныма.
Төрле ризык бар монда.
Татлы җиләк, алмалар,
Чияләр һәм грушалар. (Ашыйлар.)
Шаян.
Бик тәмле булды миңа.
Әнием, рәхмәт сиңа.
Әнисе.
Син Җәйгә дә әйт рәхмәт.
Барысы Җәй биргән нигъмәт.
Шаян.
Җәй кайда яши икән?
Ничек табармын икән?
Әнисе.
Җәй җиләкле урманда,
Матур яшел аланда.
Тик аны күрә ала
Акыллы бала гына.
Шаян.
Нинди бала акыллы,
Матур әллә ягымлы?
Әни.
Акыллы бала шундый:
Агачларны сындырмый,
Суны да пычыратмый,
Чәчәкләрне таптамый.
Гел игелек кыла ул,
Шуңа да акыллы ул.
Шаян.
Китим тизрәк аланга,
Җәйне эзләп табарга.
(Шаян, йөгереп, кырмыскага әз генә бәрелеп ала. Кырмыска бер агач төбендә шакмаклардан өй төзеп утыра.)
Кырмыска.
Ай, ай, ай,
Шаян, кая барасың?
Син кая ашыгасың?
Чак кына басмый калдың,
Читкә китеп котылдым.
Әллә синең артыңнан
Бүре куып киләме?
Әллә инде аланга
Берәр артист килгәнме?
Шаян.
Кырмыска дус, гафу ит.
Чыннан да ашыгам бит.
Җәйне эзләргә чыктым,
Бер дә юк шул вакытым.
(Шаян йөгереп китеп бара, Кырмыска ватылган өйне төзәтә, чыркылдашкан тавышлар ишетә.)
Шаян.
Каян килә бу тавыш?
Әллә каян, бик таныш. (Кошчыкны күрә.)
Ә-ә! Шәүлегән баласы.
Кайда икән анасы?
(Шулчак кинәт Карга атылып чыга. Шаян, сикереп, Шәүлегән баласын (уенчык кошчык) гәүдәсе белән каплый. Төлке баласын күргәч, карга усал итеп каркылдап, очып китә.)
Кар-кар-кар!
Бәбкәләре бар, бар.
Бәбкәләрен алыр идем,
Сакчылары бар, бар.
Кар-кар-кар.
(Кош баласын оясына сала.)
Шәүлегән.
Рәхмәт сиңа, акыллы малай.
Син минем баламны коткардың.
Мин, батырлыгыңны җырга салып,
Башкаларга да сөйләрмен.
(Шәүләгән өздереп сайрый башлый. Шаян алга таба атлый. Агач ботаклары шартлап сынган тавыш ишетелә.)
Шаян. Аһ, сез, нәни аюлар,
Ник ботак сындырасыз!
Агачларны сындырып
Урманны туздырасыз!
Аю балалары.
Без урман туздырмыйбыз.
Без бит көй чыгарабыз.
Таяклар сындырганда
Төрле-төрле көй чыга.
Шаян.
Эх, сез, тиле аюлар,
Алай көй чыгармыйлар.
Мин сезгә кубыз бирәм.
Уйнарсыз берәм-берәм. (Музыка яңгырый.)
Аюлар.
Рәхмәт, акыллы малай!
Тагын кил безгә шулай.
(Аю балалары кул болгап калалар, кубызны карыйлар, уйныйлар.)
Шаян.
Килеп җиттем аланга,
Ничек Җәйне табарга?
(Күл буендагы агач төбенә утырып кайгыга чума. Шулчак гаҗәеп ягымлы тавыш ишетелә.)
Җәй.
Кайгырма, Шаян, мин монда.
Кояш нурын сипкәндә,
Чәчәкләр хуш ис таратып,
Күбәләкләр очканда
Гел булырмын яныңда.
Күрәсеңме, кызарып җиләкләр пешә,
Кылган игелекләрең өчен алар сиңа бүләгем булсын.
(Шаян җиләк өзеп алды да, күзләрен йомып, авызына капты.)
Шаян.
Кара син аны. Җәй нинди татлы икән, ә!
Дусларым, мин таптым Җәйне, күрегез.
Җәй, рәхмәт сиңа татлы сыйларың өчен.
(Музыка. Чәчәкләр һәм күбәләкләр Җәйне мактап бииләр.)