Татарстаным – Ватаным

№ 154

(Квест-уен)

Гөлназ ӘХТӘМОВА,

Казандагы 175 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

метапредмет нәтиҗәләре: ТАССР тарихы турында булган белемнәрне билгеле бер системага салу, киңәйтү,  төркемнәрдәге эшчәнлекне планлаштыра белү, эзлекле һәм логик фикер йөртү, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә белү, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, Интернет ресурсларыннан нәтиҗәле куллану, проект эшчәнлеге тәҗрибәсен яклау;

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: туган ягыбызны, туган телебезне ярату, аның тарихына, мәдәниятенә карата горурлык хисе, Ватаныбызны саклау,  аның турында кызыксынучанлыкны арттыру, уен барышында бер-береңә карата ихтирам хисе, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Эшчәнлек юнәлеше: гомуми интеллектуаль.

Формасы: туган якны өйрәнүчеләр клубы.

Гомумдидактик принциплар: максатчанлык, фәннилек, системалылык, эзлеклелек.

Методлар һәм алымнар: критик фикерләүне үстерү, уен технологиясе, проект, мәгълүмати, коммуникатив, интерактив, сәламәтлекне саклау технологияләре; квест, буриме алымнары.

Эш төрләре: фронталь, төркемнәрдә.

Җиһазлау: презентация, төргәк, кызыл, ак, яшел тасмалар, интерактив такта, Татарстанның тарихын, шәһәрләрен, мәдәниятен, сәнгатен, сәнәгатен яктырткан рәсемнәр стенды, ТАССРның 100 еллыгы логотибы, Татарстан Республикасы тарихын яктырткан китаплар күргәзмәсе, төрле төсле карточкаларда сораулар, спорт уеннары язылган кисмә карточкалар, маршрут бите, музыка, ватман, фишка-рәсемнәр.

Чара барышы

I. Ориентлашу-мотивлаштыру

(Укучылар төркемнәрдә укытучыны каршы алалар. Укытучы исәнләшкәннән соң утырышалар.)

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Без сезнең  белән туган якны өйрәнүчеләр клубына җыелдык. Бүгенге эшчәнлекне квест-уен формасында оештырырбыз. Укучылар, квест нәрсә ул?

Укучылар. Билгеле бер маршрут буенча нәрсәне булса да эзләү яки ниндидер биремнәрне үтәү.

Укытучы. Әйе, бик дөрес. Ә сез уенга әзерме? Минем кулымда – яшел, ак, кызыл тасмалар. Һәрберегез үзегезгә ошаган тасманы сайлап алыгыз әле. (Укучылар  тасмалар сайлап ала.))

Эшчәнлек мәсьәләсен кую

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, бу тасмалардагы төсләр нәрсәне хәтерләтә?

Укучылар. Татарстан флагын, гербын.

Укытучы. Без нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Туган ягыбыз – Татарстан турында сөйләшербез.

Укытучы. Әйе, дөрес. Квест-уенда без төркемнәргә бүленергә тиеш. Ничек бүленербез?

Укучылар. Тасмаларның төсләренә карап.

Укытучы. Яхшы, мин килешәм. «Кызыллар», «Аклар», «Яшелләр» командалары буларак, эзләнү эшебезне станцияләр буйлап йөрербез.

Квест уен билгеле бер маршрут бите нигезендә оештырылырга тиеш. Тик бу бит яшерелгән. Күзләр белән маршрут битен эзләп табыгыз әле. (Такта янында 100 саны язылган төргәк.)

– Тикшерик әле, чыннан да, монда маршрут битеме икән? Әйе, бик дөрес.

– Ә ни өчен 100 саны язылды икән?

Укучылар. Быел – 2020 нче елның 27 нче маенда – ТАССР оешуга 100 ел тулды.

Укытучы. Бик дөрес. Димәк, бүгенге чарада сез нишләрсез? Чарага максат куегыз.

Укучылар. Сорауларга җавап бирербез, ТАССР тарихына багышланган төрле биремнәрне төркемнәрдә үтәрбез, үзара бергәләп эшләрбез һ.б.

Укытучы. Укучылар, биремнәрне үтәгәндә игътибарлы булуыгыз сорала. Һәр дөрес биремгә фишкалар (рәсемнәр) биреләчәк. Ә хәзер, командалар, урыннарга утырышабыз.

– Укучылар, әгәр маршрут битенә игътибар итсәгез, соңгы станциядә сезне нәрсә көтә?

– Сез бу күчтәнәчне табарга әзерме?

II. Эшчәнлек мәсьәләсен адымлап чишү

Укытучы. 1 нче станция «Зирәклек» дип атала. Бу тукталышта сезнең төркемгә телефоннар ярдәмгә килер.

– Конвертларны алабыз. Анда киселгән фото (пазл)  һәм QR-код бирелгән. Сезгә бу фотоны дөрес җыярга, танырга һәм бирелгән сорауларга җавап бирергә кирәк. Бу шәһәр турында кыска мәгълүматны 1 минут эчендә җыярга кирәк булыр. Төркемнәрдә эшләгәндә бер-берегезгә игътибарлы, ихтирамлы булуыгыз сорала. Башладык.

1 нче төркемгә бирем. Казан Кремле фотосы.

Сораулар

Ул нинди таштан салынган?

Нинди елга ярында урнашкан?

Аның территориясендә  тагын нәрсәләр бар?

Бу тарихи урынны ЮНЕСКОның Бөтендөнья исемлеге белән нәрсә бәйли?

2 нче төркемгә бирем. Болгар шәһәре фотосы.

Бу шәһәр кайда урнашкан? (Спас районында.)

Борынгы заманда анда кемнәр яшәгән дип уйлыйсыз?

Бүгенге көндә анда нинди бина һәр кешене үзенә җәлеп итә?

Бу шәһәрнең тагын нинди исемнәре булган?( Спасск, Спасск-Татарский, Куйбышев)

3 нче төркемгә бирем. Биләр шәһәре фотосы.

Риваять буенча, бу шәһәрне монголлардан  саклап калу өчен ничә кыз сугышкан? (40)

«Изгеләр чишмәсе» кайда  ага ? (Тау астында)

Тау өстендәге теләкләр ташына менү өчен, ничә баскыч менәргә кирәк? (444)

Бу шәһәрдә «Кыйссаи Йосыф» поэмасын язган шагыйрь яшәгән. Ул кем?

Укытучы. Вакыт тәмам. Командалар, әйдәгез, сәгать йөреше тәртибендә җавап бирәбез. Бары тик сорауларга җавапларны гына укыйбыз.( Дөрес җавапларга фишкалар таратыла.)

Укытучы. Әйе, сез бик дөрес җавап бирдегез. Бүгенге көндә дә Казан Кремле, Болгар, Биләр шәһәрләре тарихлары, матурлыклары белән кунакларны үзләренә җәлеп итеп тора. Сез булдырдыгыз. Афәрин!

Укытучы. 2 нче станция «Санлы дөнья» дип атала. Сезнең алда җөмләләр бирелгән, тик аларда тиешле саннар төшеп калган. Әйдәгез, уйлыйбыз һәм аларны урыннарына урнаштырабыз. (Смарт тактада бирем )

Татарстанның мәйданы – … (68 мең кв. км).

Татарстанның башкаласы Казан  үзенең 1000 еллыгын … елда билгеләп үтте. (2005)

Татарстанда … шәһәр, … район бар. (21, 43)

Республикабызда … зур елга ага. (4; Идел, Кама, Нократ, Агыйдел)

Татарстанның халык саны – … (якынча 4  млн кеше).

Республикада … милләт вәкиле дус һәм тату булып яши. (173)

Укытучы. Афәрин, булдырдыгыз!

Укытучы. Укучылар, чираттагы «Тапкырлык» станциясендә сезгә кроссворд чишәргә кирәк. Сораулары Татарстанның табигате, шәһәрләре турында булыр. Бу кроссворд гади генә түгел, шакмакларда ачкыч сүз яшеренгән. Сезгә аны 1 минут вакыт эчендә табарга кирәк булыр. Уңышлар сезгә! (Ачкыч сүзләр: дуслык, татулык, хөрмәт.)

1. Казандагы җәяүлеләр урамы ничек атала? (Бауман)

2. Чит илләрдә дә аның шигырьләрен укыйлар. Казандагы бер парк әлеге шагыйрьнең балачагы үткән авыл исеме белән аталган.(Кырлай)

3. Әлмәт шәһәрендә «кара алтын» чыгаралар. Ул нәрсә? (Нефть)

4. «Восток» сәгать заводы кайда урнашкан? (Чистай)

5. КамАЗ автомобилен кайсы шәһәр җитештерә? (Чаллы)

6. Бөек рус рәссамы И.Шишкин кайсы шәһәрдә туган? (Алабуга)

7. Буа шәһәрендә чөгендердән нинди баллы азык-төлек җитештерелә? (Шикәр)

8. Кукмарада җитештерелә торган җылы аяк киеме. (Киез итек)

9. Татар халык әкияте дә, Казандагы Боз аренасы да бер үк атамалы. Ул ничек атала? (Ак бүре)

10.  Әлеге манара беренче татар ханбикәсе исемен йөртә. (Сөембикә)

Укытучы. Вакыт тәмам. Ачкыч сүзләрне әйтегез. Нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар. Дуслык, татулык, хөрмәт сүзләре.

Укытучы. Ни өчен ачкыч сүзләргә бу сүзләр сайланды икән? Алар нәрсәне аңлата? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Әйе, укучылар, республикабызда төрле милләт вәкилләре яши. Безнең мәктәбебездә дә 16 милләт баласы укый. Һәр милләтнең – үз традицияләре, гореф-гадәтләре, бәйрәм-йолалары. Һәммәбез дә бер-беребезне хөрмәт  итәргә, дус-тату яшәргә тиеш.

Укытучы. Маршрут буенча 4 нче станция «Сәламәтлек» дип атала. Укучылар, сәламәтлек нәрсә ул? (Җаваплар тыңланыла.)

Укытучы. Әйе, чыннан да, без һәрдаим үз сәламәтлегебезне кайгыртып торырга тиеш. Борынгылыр да: «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», – дип, юкка гына әйтмәгән бит.

Без бу станциядә ял итеп алырбыз. Киләсе бирем: конвертларда төрле спорт уеннары исемнәре кисмә кәгазьләрдә бирелгән. Һәр командага – өчәр спорт төре. Сез, үзара киңәшләшеп, әлеге спорт төрләрен пантомимо аркылы башкаларга аңлатып бирергә тиешсез. Ә командалар җавап бирер.

Спорт төрләре: 1 нче командага: нәфис гимнастика, бокс, волейбол; 2 нче командага: шахмат, баскетбол, өстәл теннисы; 3 нче командага: фетхование, байдарка һәм каноэда йөзү, синхрон йөзү.

(Дөрес җавапларга фишкалар таратыла.)

Укытучы. Рәхмәт, укучылар, сез булдырдыгыз.

Юлыбызны дәвам иттерәбез. Сезне «Илһам» станциясендә  бераз илһамланып алырга – шигырь язып карарга чакырам. Һәр командадан 1 минут эчендә 2 шигырь таләп ителә. Беренче шигырьдә башлам өлеше бирелә, ә икенче шигырьдә – ахыры. Фигыльләрнең зат-санын үзгәртергә мөмкин. (Командаларга бер үк шигырь калыбы таратыла.) Эшебезне башлыйбыз.

Шигырь калыбы:

1. Туган ил ул – …

Туган ил ул – …

Туган ил ул – …

Туган ил ул –…

2. …  …  … ярата

…  …  …  соклана.

…  …  …   горурлана.

…  …   …  җан ата.

Укытучы. Укучылар, бу шигырләр гүзәл туган ягыбыз –Татарстан турында. Сез булдырдыгыз. Афәрин!

III. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү

Укытучы. Маршрут битенә игътибар итсәгез, соңгы станция «Матбугат» дип атала. Матбугат сүзенә аңлатма бирегезче. (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Уен дәвамында сез фишкалар җыйдыгыз. Бу рәсемнәр нинди максат белән таратылды икән? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Димәк, бу станциядә без газетага яки журналга Татарстан Республикасы турында проект-коллаж тәкъдим итәрбез.

Бу эшне барыбыз бергә берләшеп эшләргә тәкъдим итәм. Күргәнегезчә, өстәлдә ябыштырыр, матурлар өчен барлык кирәк-ярак та бирелгән. Эстетик, зәвык ягына да игътибар итәргә онытмагыз. Димәк, сез ватманда Татарстан турында проект әзерләп, аны тәкъдим дә итәргә тиеш.

Фишка-рәсемнәр: «Татарстаным – Ватаным» кисмә хәрефләр тезмәсе, Татарстан шәһәрләре, истәлекле урыннар, завод, туган ил турында дүртъюллык шигырьләр, мәкальләр, «ТАССРга – 100 ел» эмблемасы, котлау сүзләре һ.б. (Проектны тәкъдим иткәндә укучылар, рәсемнәргә таянып, бер-берсен  тулыландырып, Татарстан турында сөйлиләр.)

Укытучы. Укучылар, афәрин! Сез Ватаныбыз –Татарстан турында тулы мәгълүмат бирдегез. Юкка гына: «Бердәмлектә – көч», димәгәннәр.  Әйдәгез, күмәк эшебезгә кул чабып алыйк әле.

Мондый эшкә күчтәнәч бүләк итү бик урынлы булыр. Ләкин бер шартым бар: табышмакка җавап бирергә кирәк. Тыңлыйбыз:

Вак-вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай!

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай. (Чәкчәк)

Укытучы. Бик дөрес, чәкчәк – табын күрке. Кунакларны, туганнарны каршылаганда да, чәкчәк – иң баллы, татлы тәм-том. Мин сезгә  чәкчәкне күчтәнәчкә бирәсем килә. Дәрестән тыш эшчәнлек тәмамланганнан соң, бергәләп чәй эчәрсез.

Проектны без мәктәп күләмендә дә уртаклашыр максатыннан «Игъланнар тактасы»на да элеп куярбыз. Мәктәбебез укучылары да сезнең эш белән танышыр.

IV. Рефлексия. Бәяләү этабы

Укытучы. Укучылар, күмәкләшепэшләгән проектыбыз бик уңышлы булды. Барыгыз да үз өлешен кертергә тырышты. Киләчәктә дә сезгә уңышлар теләп калам. Бүгенге чарада актив булганыгыз өчен, сезгә  зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Укучылар, күрүегезчә, тактада өч дәрәҗәле баскыч бирелгән. Бүгенге чарада алган белемнәргә таянып, сез Татарстан турында кайларда чыгыш ясый алыр идегез? «Сыйныф, мәктәп яки район, шәһәр, республика күләмендә» дигән баскычлар бирелгән.

1. Сыйныф каршында. 2. Мәктәп күләмендә. 3. Район, шәһәр, республика күләмендә. (Укучылар кул күтәреп җавап  бирә.)

Укытучы. Укучылар, мин сезнең актив булуыгызга бик шат. Үз-үзегезгә ышанычыгызны беркайчан да югалтмагыз. Һәрвакыт шундый актив, ачык  күңелле, рухи яктан көчле булып калыгыз дигән теләктә калам. Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Шуның белән чарабыз тәмам. Сау булыгыз.

1 нче кушымта

QR-код материалы

 

Казан Кремле

Казанның үзәге – Казансу елгасы ярындагы калкулыкта урнашкан Кремль. Казан Кремле иң элек имән диварлар белән уратып алынган була. Ак таштан диварлар XVI гасырның икенче яртысында салына.

Кремль территориясендә берничә архитектура һәйкәле урнашкан: Сөембикә манарасы, Губернатор сарае (хәзер – Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе), Юнкерлар училищесы, XV-XVI гасырга караган хан сарае комплексына кергән тарихи биналар, хан мәчете, хан йорты (аларда хәзер музейлар урнашкан). Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы янәшә урнашкан.

Кремль диварлары эчендә административ биналар һәм музейлар бар. Әйтик, биредә «Хәзинә» милли картина галереясе, Татарстанның төгәл фәннәр тарихы музее, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Санкт-Петербург Эрмитажының филиалы «Эрмитаж-Казан» үзәге, Ислам музее урнашкан.

2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелде.

Болгар шәһәре

 

Болгар шәһәре Спас районында – Идел елгасы яры буенда урнашкан. Ул башкалабыз Казаннан 140 км ераклыкта. Бу шәһәрне исемнәре бик күп булган. Башта аны Спасск, Спасск-Татарский, Куйбышев дип йөрткәннәр. Бу шәһәр X гасырда төзелә, 1361 елда Алтын Урда ханы Булак-Тимер җимерә. Шуннан соң шәһәр халкы бу җирләрне ташлап китә, һәм шәһәр инде кабат торгызылмый. Борынгы Болгар шәһәре хәзерге вакытта булган Болгар шәһәре янында урнашкан булган. Бүгенге көндә борынгы шәһәр булган урын мәдәни һәйкәл булып санала.

Болгар шәһәрендәге торгызылган биналар: Җәмигъ мәчете, Зур манара, Кече манара, Кара пулат, Ак пулат, Икмәк музее, Ак мәчет.  Болгар тарихи комплексында зур Ак мәчет – иң матур биналарның берсе. Мәчетне төзүдә иң заманча, чыдам төзелеш материалларын гына файдаланганнар.

Болгар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелде.

Биләр шәһәре

 

Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы Алексеевск  районында урнашкан. Биләрнең барлыкка килүен күпчелек галимнәр 922 елгы вакыйгалар белән бәйли.

Табылдыклар Биләрнең сәүдә-икътисадый һәм мәдәни яктан зур әһәмияткә ия булганын сөйли. «Бөек шәһәр»нең рухи-мәдәни үзәк булганлыгы да шиксез. Анда болгар зыялылары яшәгән. «Кыссаи Йосыф» поэмасы авторы Кол Гали дә Биләрдә яшәп иҗат иткән.

Ләкин 1236 елда монгол гаскәрләре, һөҗүм итеп, бөек һәм кодрәтле Биләрне җимерә.

Риваятьләргә караганда, Тырышмал дигән кешенең 40 кызы булган. Дошманнар шәһәрне басып алганнан соң, кызлар шәһәрне саклап, сугышалар һәм әсирлеккә эләгеп, үлемгә хөкем ителәләр. Хөкем алдыннан, ниндидер сихри көч нигезендә, аларның барысы да йолдызга әверелә. Ә әтиләре, чишмәгә әверелеп, чылтырап, Хуҗалар тавы астында ага башлый. Тау өстендәге «Теләкләр ташы»на менү өчен 444 баскыч буйлап өскә күтәрелергә кирәк.

1997 елда «Татнефть» берләшмәсе Хуҗалар тавын, «Изге чишмә» не төзекләндерү буенча киң күләмле эшләр башлап җибәрде. Биләр археологиясе музее төзеп куйдылар. Җимерек хәлгә килгән Җәмигъ мәчетне яңадан бер мәртәбә реставрацияләделәр.

2 нче кушымта

Проект (коллаж) ясау өчен метериаллар тупланмасы

Ватаным- Татарстан

 

Безнең туган җиребез – Татарстан Республикасы. Ул – зур, бай, матур республика.

 

Аның башкаласы – Казан шәһәре.

 

Республикабызның мәйданы – 68 мең кв. км.

 

Аның составында 43 район, 19 шәһәр, шәһәр төрендәге 21 бистә,һәм 3000 гә якын авыл исәпләнә.

 

Халкы – 4 миллионга якын. Татарстанда 173 милләт вәкиле үзара дус һәм тату яши.

 

Татарстан – эре промышленность үзәге. Казан шәһәрендә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре җитештерелә.

 

Чаллыда – «КамАЗ» йөк машиналары, Түбән Камада – синтетик каучук һәм машина шиннары, Чистай шәһәрендә атаклы «Восток» сәгатьләре җитештерәләр. Бүгенге көндә Татарстан – зур сәяси, икъдисади, фәнни, мәдәни үзәк.

 

Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле. Анда калын зур урманнар да, тигез далалар да бар.

 

Урманнарда төрле агачлар үсә. Алар арасында төз наратлар, нык имәннәр, зифа каеннар, нәфис юкәләр, өрәңге, чыршы, нарат, карагай агачлары да бар. Шулай ук анда поши, аю, бурсык, бүре, төлкеләрне очратырга мөмкин.

 

Татарстанны «Дүрт елга иле» дип йөртәләр. Аның территориясе буйлап Идел, Кама (Чулман), Агыйдел, Вятка (Нократ) елгалары ага.

 

Кечкенә елгалар, тирән күлләр дә күп бездә. Аккош күле, Кабан күле, Зәңгәр күл,  Тирән күл республикабызда урнашкан.

 

Киң болыннарда аллы-гөлле чәчәкләр, шифалы үләннәр бик күп.

 

Республикабыз кырларында бодай, арыш, арпа, кукуруз, карабодай, борчак, чөгендер, көнбагыш үстерәләр.

 

Ә республикабызның иң зур табигый  байлыгы – нефть. Ул күбесенчә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында табыла. Без үзебезнең матур һәм бай табигатьле Татарстан Республикасында яшәвебез белән чиксез горурланабыз.

 

 

Биләр шәһәре

 

Бөек Болгар шәһәре

 

 

ТАССР оешуга- –100 ел

***

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар.

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

***

Туган ягым — гөлләр иле,

Гөлләр, сөмбелләр иле.

Гөлгә кунып сайрап кына

Үскән былбыллар иле.

***

Татарстан!

Сабантуйлар иле!

Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!

Якты нурлар сибеп, балкып торсын

Илебезнең матур, ал таңы!

***

Татарстан!

Республикам минем!

Тынычлык һәм дуслык бакчасы!

Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,

Авылларың ямьле барчасы!

***

Татарстан!

Туган җирем минем!

Бәхет-шатлыкларның ал таңы!

Ай-кояштай сүнми, балкып яшә,

Халкыбызның данлы Ватаны!