Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт
Гөлназ БӘДРЕТДИНОВА,
Казандагы 112 нче балалар бакчасының
өлкән тәрбиячесе
(Рус балалар бакчаларында татар төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар өчен татар теленә өйрәтү шөгыленнән конспект. Мәктәпкә әзерлек төркеме.)
Максатлар һәм бурычлар:
Балаларны републикабызның данлыклы урыннары белән таныштыруны дәвам итү.
Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын устерү.
Туган илне ярату, туган жиребезгә, мили уеннарыбызга, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Алма патриот интерактив тактасы (оборудование), пазллар, магнитлар, Кукмарада эшләр чыгарыла торган киемнәр, киез итекләр, башмаклар. Уен өчен чүкечләр, азык-төлек ясалган магнитлы картиналар.
Шогыль барышы.
Тәрбияче: Хәерле көн балалар, исәнмесез! Сезне күрүемә шатмын. Карагыз әле, безгә бүген күпме кунак килгән. Әйдәгез, кунакларыбыз белән исәнләшик әле.
Балалар: Хәерле көн, кунаклар.
Тәрбияче: Балалар, сез сәяхәт итәргә телисезме?
Балалар: Әйе
Тәрбияче: Кайларга барасыгыз килә? (Төркия, Сочи, Мәскәү)
Тәрбияче: Балалар, без үзебез кайда яшибез соң? (Казан)
Казан ул кайсы республикада урнашкан? (Татарстанда)
Сез Татарстанның башка шәһәрләрендә булганыгыз бармы? Татарстанның башка шәһәрләрен күрәсегез киләме? (Әйе)
Без бүген ул шәһәрләрдә булып кына тугел, аның сәнәгать җитештеү өлкәләре белән дә танышырбыз. Безнең бит үзебезнең заманча тылсымлы электрон Алмик автобусыбыз бар. Ул безне тиз генә берничә шәһәргә алып барып кайтыр.
Киттекме балалар? (әйе) (утыралар,) (Автобус тавышы, музыка)
Балалар, менә килеп тә життек, нинди шәһәргә килдек икән? Алмик безгә күрсәтсен әле.
Чаллы. (Алмик автобусыннан Чаллы шәһәре рубрикасына кереп аудиоязма тынлыйлар, шәһәр күренешләрен карыйлар (фото)
Тәрбияче: Балалар, Чаллы шәһәре турында нәрсәләр хәтерләп калдыгыз?
Балалар:Чаллыда КамАЗ машиналары, автобуслар җыялар.
Тәрбияче: Әйе, балалар. Әйдэгез әле, без сезнең белән үзебез Камаз заводы төзүчеләренә әйләнеп өстәл артына килеп әлеге житештерелә торган транспортларны пазлар ярдәмендә жыеп карыйк. Аяз белэн Мәликә үзара ярышып Камаз машиналарында Дакар ярышына чыксыннар. Фишкалар ярдәмендә финишка барып житкәнче без пазлларны жыеп өлгерергә тиеш. (машиналар, чул, пальма, шәһәр).
Тәрбияче: Яхшы, әйдәгез икенче шәһәргә кузгалыйк. (Автобус тавышы)
Нинди шәһәргә килеп життек икән ? Карыйк әле балалар.
Кукмара. (Алмик автобусыннан Кукмара шәһәре рубрикасына кереп аудиоязма тынлыйлар, шәһәр күренешләрен карыйлар (фото)
Тәрбияче: Балалар Кукмарада итекләр дә, менә шундый башмаклар да, киез келәмнәр, сумкалар да ясыйлар икән. Кабатлыйк әле, ничек атала бу шәһәр (Кукмара)
Хәзер мин сезгә сезнең яраткан «Башмакчы» уенын уйнарга тәкъдим итәм.
(уен барышы)
Әй башмакчы, башмакчы.
Тук, тук тук тук
Син бит оста такмакчы.
Тук тук тук тук
Син җырлама такмагың
Тук тук тук тук
Бир кияргә башмагың.
Тук тук тук тук.
Афәрин, балалар.
Тәрбияче: Сәяхәтебезне дәвам итәбезме? (автобус тавышы)
Кайда икән без?
Яшел Узән шәһәрендә икән. (Алмик автобусыннан Яшел үзән шәһәре рубрикасына кереп аудиоязма тынлыйлар, шәһәр күренешләрен карыйлар (фото)
Бу матур шәһәрдә «Позис» суыткычлары чыга. Әйдәгез без автобусыбызның суыткычына күз салыйк әле. Нәрсәләр бар икән анда? (Суыткычта сөт бар ипи, помидор, очпочмак бар)
Нәрсә артык диеп уйлыйсыз? (ипи, кашык, чәй һ.б.)
Әйдәгез әле, кем нинди жөмлә төзи ала ? (мин сок яратам. Әни өчпочмак пешерә) һ.б.
Тәрбияче: Балалар без нинди шәһәрләрдә булдык? (Чаллы, Кукмара, Яшел Узән) Бүгенгә шушы 4 шәһәрдә булдык. Алга таба да автобусыбыз белән сәяхәт итүне дәвам итәрбез. Алмик ярдәмендә хәзер үзебезнең белемнәрне тикшереп карыйк. Викторина үтәбезме? (кайсы шәһәрләрдә нәрсәләр җитештерәләр, истәлекле урыннарны белү-белмәү хакында тест формасында викторина үтәләр.)
Рефлексия. Балалар, сезгә сәяхәт итү ошадымы?
Нәрсәләр исегездә калды?
Нинди шәһәрләрдә булдык?
Балалар, ерак чит илләргә сәяхәт итәргә чыкканчы, үзебезнең туган жиребез,торган жиребез турында күбрәк белергә кирәк. Татарстан безнең бик зур, бик бай, бик матур, бик иркен. туган ил, туган жир һәркемгә бер генә.
Мин сезгә бүгенге сәяхәтебезнең истәлеге буларак матур магнитлар буләк итәм.
Әти-әниегезгә, дусларгызга бүгенге шәһәрләр турында сөйләрсез.
Саубуллашу.
