Татарстан Республикасы тыюлыклары
Проект эше
Гөлфирә ШӘРИПОВА,
Чаллыдагы
130 нчы балалар бакчасы
тәрбиячесе
Балаларның яше: 5–7 яшь.
Проектта катнашучылар: балалар, педагоглар, балалар бакчасы хезмәткәрләре.
Проектның дәвамлыгы: 3 ай.
Актуальлелек: кеше табигатьтә яши, кеше тормышы табигатькә бәйле. Кешеләр табигатьне арттыра алалар, калганнарын һәлак итә алалар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына һәм экологик системаларга зур зыян китерәләр. Соңгы елларда Җир шарында күп кенә төр хайваннар һәм үсемлекләр юкка чыга башладылар, без аларның кайберсен бары тик Кызыл китапта гына күрә алабыз. Әмма кешенең үз хаталарын төзәтә алуы бик әйбәт. Йөз елдан артык элек илебездә тыюлыклар булдырырга мөмкинлек биргән закон чыгарылган. Бүгенге көндә бу тема бик актуаль, шуңа күрә безнең бурыч бу проект эшендә тирәнрәк кереп, күп сорауларга җаваплар эзләп табу.
Проектның максаты: балаларны туган як тыюлыклары белән таныштыру; табигатькә җаваплы һәм сакчыл караш формалаштыру; балаларда туган җиребездә кешеләрнең табигатьнең тыюлык почмакларын саклавы, горурлану хисе тәрбияләү.
Проектның бурычлары:
Белем бирүче: балаларны табигатьне саклауның кайбер формалары – тыюлыклар белән таныштыру; табигатьне саклауда кешенең ролен ачарга; балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә; табигатьтә үз-үзеңне тоту турында күзаллауларны формалаштыру.
Үстерүче: балаларның үзара бәйләнешен үстерү, игътибар, күзәтүчәнлекне үстерү; балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; тыюлыкларның үзенчәлекләре турындагы белемнәрене системалаштыру һәм тирәнәйтү.
Тәрбияви: туган якның матурлыгын күрсәтү, мәхәббәт, җаваплылык һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; тыюлыкларга карата кызыксыну һәм сак караш тәрбияләү.
Ниятләгән нәтиҗәләр: балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын үстерү, тыюлыклар турындагы белемнәрен арттыру, сөйләм теле үстерү; матурлыкны тудыру, аны саклау теләге тудыру; Татарстан Республикасы тыюлыкларын өйрәнү нәтиҗәсендә сөйләм телләрен үстерү, сүз байлыкларын арттыру.
Проектны тормышка ашыруда кирәкле ысуллар:
- Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.
- Проектның план-схемасын төзү.
- Кирәкле материаллар туплау.
- Проект белән эшләү.
- Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.
Материаллар: слайдлар, Кызыл китап, китаплар күргәзмәсе, хайваннар, үсемлекләр, бөҗәкләр рәсемнәре, уенчыклары .
Эш төре: танып белү уеннары, экскурсияләр, альбом ясау, викторина.
Кулланылган әдәбият:
- К.В. Закирова “Балачак аланы”.
- К.В. Закирова “Иң матур сүз”.
- З.М. Зарипова, Л.Н. Вәҗиева, З.С. Зөфәрова “Туган телдә сөйләшәбез”.
- Кызыл китап.
- Күрсәтмә материаллар.
- Компьютер.
Проектның этаплары:
- Әзерлек этабы
- Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.
- Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау.
- Проектның перспектив-тематик планын төзү.
- Әти-әниләрне проект планы белән таныштыру.
- Әти-әниләргә рекомендацияләр әзерләү.
- Төп этап
Тәрбияченең һәм өлкәннәрнең балалар белән бердәм эше:
Әңгәмә үткәрү: “Нәрсә ул тыюлык?”, “Ни өчен тыюлыклар ясаганнар?”, “Тыюлыкларда гына табигатьне саклыйбызмы?” “Урман кагыйдәләре”, “Татарстан Республикасындагы тыюлыклар ни өчен кирәк?”.
Рәсем бәйгесе:“Тыюлыклар”, “Туган ягым кошлары”.
Буягычлар: “Бу нинди хайван?”
Презентация карау: «Кайсы шәһәрләрдәге тыюлыкларны беләсез?”
Видеоязма карау: “Тыюлык нәрсәдән нәрсәдән барлыкка килгән?”
Рәсемнәр карау: “Кошлар”.
Кызыклы викторина: “Кызыл китапка кергән үсемлекләр”.
Биюләрне искә төшерү: “Куянкай”.
Балаларның мөстәкыйль эше:
Дидактик үстерешле уеннар: “ Урмандагы хайваннар”, “Койрыклар”.
Сюжетлы-рольле уен: “Без экскурсиягә барабыз!”
Хәрәкәтле уен: “ Кошлар”.
Продуктив эшчәнлек:
Рәсем ясау: “Табигать рәсемен ясау”.
Әвәләү: “Яраткан бөҗәгем”.
Әти-әниләр белән эш: “Табигать турында шигырьләр ятлау”, “Юкка чыккан үсемлекләр һәм хайваннар» темасына газета чыгару ”,“Татарстан Республикасы тыюлыклары” темасына газета чыгару”, “Син табигатьне ничек саклыйсың?” дигән темага рәсем ясау”, “Татарстан Республиканың нинди тыюлыкларында булганың бар?” темасына фотосурәтләр карау», “Рәсем конкурсы үткәрү: “Тыюлыклар”, “Татарстан Республикасындагы бер тыюлыкка экскурсиягә бару”.
Йомгаклау этабы.
Перспектив-тематик план “ Татарстан Республикасы тыюлыклары”.
| Эчтәлекнең тәртибе | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшләре | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Ата-аналар белән берлектә эш |
| Әңгәмә: “Нәрсә ул тыюлык?” | “Тыюлык нәрсәдән барлыкка килгән?” темага видеоязма карау | Дид. уен: «Урмандагы хайваннар» | Табигать турында шигырьләр ятлау |
| Рәсем бәйгесе: “Туган ягым кошлары” | Кошлар рәсемнәрен карау | Хәрәкәтле уен:
“Кошлар” |
“Юкка чыккан үсемлекләр һәм хайваннар» темасына газета чыгару ” |
| Әңгәмә: “Ни өчен тыюлыклар ясаганнар?” | Әңгәмә: “Урман кагыйдәләре” | Сюжетлы-ролле уен: “Без экскурсиягә барабыз!” | “Син табигатьне ничек саклыйсың?” дигән темага рәсем ясау |
| Әвәләү
“ Яраткан бөҗәгем” |
“Тыюлыкларда нинди хайваннар һәм үсемлекләр бар?” дигән темага рәсем конкурсы | Табигать рәсемен ясау | “Татарстан Республикасының нинди тыюлыкларында булганың бар?” темасына фотосурәтләр карау |
| “Куянкай” биюен искә төшерү | Табышмакларга җавап бирү | Табышмакны җавабын тап, рәсемен яса | Рәсем конкурсы үткәрү: “Тыюлыклар” |
| Презентация карау: «Кайсы шәһәрләрдәге тыюлыкларны беләсез?” | “Кызыл китапка кергән үсемлекләрнең кайсы истә калды? Белгәннәрне искә төшерү, кызыклы викторина | Дид. уен: «Койрыклар» | “Татарстан Республикасы тыюлыклары” темасына газета чыгару |
| Әңгәмә: “Тыюлыкларда гына табигатьне саклыйбызмы?» | Әңгәмә: “Татарстан Республикасындагы тыюлыклар ни өчен кирәк”
|
“Бу нинди хайван?” дигән темага буягычлар буяу. | Татарстан Республикасындагы бер тыюлыкка экскурсиягә бару |
