Татарстан буйлап сәяхәт

 № 180

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә интеллектуаль карта технологиясен кулланып үткәрелгән, эхлакый-патриотик әһәмияткә ия булган уртак белем бирү эшчәнлеге)

Җәваһирә ФАТЫЙХОВА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе  

Максат: балаларга Татарстан Республикасы турында мәгълүмат бирүне дәвам иттерү.

Бурычлар:

тәрбияви: туган якка, туган илгә карата, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

үстерелешле:

– балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынуларын арттыру;

– татар халык милли костюмы турыныда белемнәрен ныгыту;

– балаларда милли халык уеннарына карата кызыксынуларын булдыру;

– әйләнә-тирә дөнья матурлыгын күрә белүләрен үстерү;

белем бирүдә: республикабыз һәм  шәһәребезнең истәлекле урыннарын өйрәнү барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: республикабызның истәлекле урыннары: Казан шәһәре, Казан Кремле, Спас һәм Сөембикә манаралары, Кол Шәриф мәчете төшерелгән күрсәтмә рәсемнәр, интеллектуаль карта өчен балалар, әти-әниләр белән берлектә тупланган материаллар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче.

Исәнмесез. балалар! Исәнмесез.

Тел ачкычы иман биргән,

Сөекле Туган телем!

Үз телемдә сәлам юллыйм:

Әссәламәгаләйкүм!

Балалар, әйтегез әле, без кайсы республикада яшибез? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Әйе, Татарстан Республикасында яшибез. Ә республикабызда нинди милләт халыклары яши?

Балалар. Татарлар, чувашлар, марилар, удмуртлар, башкортлар, руслар.

Тәрбияче. Без алар белән ничек яшәргә тиеш?

Балалар. Дус-тату яшәргә, ихтирамлы булырга.

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, алар бер-берсеннән кай яклары  белән аерыла?

Балалар. Туган телләре, милли киемнәре, гореф-гадәтләре, традицияләре, милли ашлары белән.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Ә аңарчы үзебезнең шәһәребез турында сөйләшеп алыйк. Без яшәгән шәһәрнен исеме ничек?

Балалар. Казан.

Тәрбияче. Әйе, Казан. Ә сез Казан турында нәрсәләр беләсез? Нишләп Казан дип атала сон ул? (Балалар үзләренең белгәннәрен сөйли.)

Тәрбияче. Балалар, безнең Казан – бик борыңгы шәһәр. Аның барлыкка килүе, ни өчен Казан дип аталуы турында бик күп легендалар сөйлиләр. Шуларны ишеткәнегез бармы? Бәлки сезнең әти-әнилерегез беләдер, сорап карарсыз. Ә икенче дәрестә сезнең белән Казан турында легендалар тыңларбыз.

Тәрбияче. Әйе, Казаныбыз елдан-ел үзгәреп, матураеп кына тора. Зур биналар, күперләр, юллар төзиләр, яңа мәчетләр ачыла, Универсиада алдыннан бик күп спорт корылмалары төзеделәр. Ә хәзер Казан Кремле буенча сәяхәтебезне башлап җибәрик. Барыбыз да игътибар белән бирегә карыйк. (Кремль рәсеме күрсәтелә.) Кремль турында нәрсәләр беләсез? (Балалар белгәннәрен сөйли.)

Тәрбияче. Казан Кремле – ул бик борынгы Кремль. Безнең Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл буларак танылу алган. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек. Безнең Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль дивары дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Һәм күп еллар буе борынгы бабаларыбызны дошманнардан саклап килгән дә.

Тәрбияче. Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара? (Сөембикә манарасы рәсеме күрсәтелә.)

Балалар. Сөембикә манарасы.

Тәрбияче. Дөрес.

Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Явыз Иван аны ошата һәм, Казанга илчеләрен җибәреп, Сөембикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Ләкин Сөембикә риза булмый. Шуннан Явыз Иван, зур гаскәр жыеп, Казанны чолгап ала. Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза була. Һәм жиде көндә Казанда иң биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көндә манараны төзетеп бетерә. Шаулап-гөрләп туй башлана. Сөембикә манарага менәргә, шәһәр, казанлылар белән саубуллашырга дип рөхсәт сорый. Манараның иң өске катына менгәч, Сөембикәнең йөрәге дулкынланып китә. Аның һич тә моннан, туган каласы булып өлгергән шәһәрдән китәсе килми. Шулай итеп, Сөембикә манарадан ташлана.

Һәрбер милләтнең үзенең яратып җырлана торган җырлары, уеннары бар. Балалар ә сез нинди халык уеннарын, җырларын беләсез?

Балалар. “Түбәтәй”, ”Кәрия-Зәкәрия”, ”Тимербай”, ”Әнисә”, Чүлмәк сатыш” һ.б. җырлы уеннарны.

Тәрбияче. Балалар, нинди җыр җырлыйбыз?

Балалар. “Әнисә” җырын.

Тәрбияче. Ә хәзер сезнең белән “Әнисә” дигән татар халык җырын башкарырбыз.

Тыпыр-тыпыр биергә,

Тимер идәннәр кирәк.

Тимер идәннәр өстенә,

Хәтфә паласлар кирәк.

Алтын кашыклар тотарга

Кара кашлы кыз кирәк.

Кара кашлы кыз каршына,

Батыр егетләр кирәк.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Афәрин. Тагын нинди уеннар беләсез? Кайсы уенны уйныйсыгыз килә?

Балалар. “Чүлмәк сатыш” уенын.

Балалар идәндә “чүлмәк булып” түгәрәкләнеп утыралар. Һәрберсенең артында хуҗасы басып тора. Берәү чүлмәк алучы була. Ул, хуҗа алдына килеп:

–  Әй, дустым, чүлмәк бир! – дип сорый.

Хуҗа. Сатып ал.

Чүлмәк алучы. Ничә сум?

Хуҗа. 1, 2, 3 сум.

Кем үз урынына беренче килеп җитә, шул җиңүче була.

Тәрбияче. Балалар, уен бик күңелле булды. Рәхмәт.

Ә хәзер мин сезгә үземнең сувенирымны булек итәм.

Балалар, әйтегез әле: дусларың белән гаиләдә ничек яшәргә кирәк?

Балалар. Дус,тату яшәргә кирәк, бер береңне ихтирам итәргә.