Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында

№ 142

Гөлшат ШӘРИПОВА,

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы  

Максат. Республикабызның төзелүе, аның бүгенге көнгә кадәр үсеше белән танышу, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау. Кичə уздырыласы кабинет түренә ТАССР гербы һәм флагы урнаштырыла. Шулай ук ул чорларның милли хәрәкәт активистларының портретлары эленә. Укучыларга алдан әдәбият тәкъдим ителә, сораулар уйлап куела. Алар проектор белəн җиһазландырылган, Power Paint программасында төзелгəн слайдларда күрсəтелеп барыла.

Уен-ярыш барышы

Укытучы. Хәерле көн, укучылар, укытучылар. Татар халкы – төрле тарихи сикәлтәләр узган бөек халык. Евразия далаларында беренчеләрдән булып үз дәүләтен булдырган халкыбыз, 1552 елдан бирле изелеп, кыерсытылып яшәп тә, үзенең телен, милли аңын, дәүләтен булдыруга өметен югалтмыйча яшәде. Бүгенге уен-ярышыбыз ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган.

XX гасыр башы-уртасы төрледән-төрле вакыйгаларга бик бай. Беренче бөтендөнья сугышы, аклар һәм кызыллар бәрелеше, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы еллары, татар мөселманнарының бәйсез дәүләтләрен оештыру талпынышлары, Идел-Урал штаты, Татар-башкорт Совет республикасы – барысы бергә була. Әлеге вакыйгаларга да 100 ел узып киткән. Быелның май аенда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

1 нче алып баручы. Әйдәгез әле, бергәләп вакыйгалар агымын карап китик. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. Аны бәйрәм итү турындагы Указны исә Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

ТАССР төзелү – ул республикабызның дәүләтчелеге үсеше тарихында иң мөһим чор. Сезгә IX – XI укучылары белән  әзерләгән, «Татарстан – Бөек Ватан сугышы елларында (1941 – 1945 еллар)» бүлеге буенча түбәндәге блоклар буенча уен-ярыш тәкъдим итәбез.

(Уен-ярыш ике турда уза. Беренче турда катнашучыларның барысына да бер үк төрле сораулар тәкъдим ителә, һәм икенче турда катнашу өчен 4 укучы сайлап алына. Кичә «Татарстан – минем республикам» җыры (Н.Дәүли сүзләре, С.Садыйкова көе) белән башланып китә.)

I тур өчен сораулар

1. Акгвардиячеләр Татарстан җиренә  ничәнче елда һөҗүм итәләр? (1919 елда)

2. Татарстан Республикасы төзелер алдыннан зур хәзерлек эшләре үткәрелә. Шул чакта: «Без автономияле Татарстан республикасы төзергә тиешбез», – диде. Болар кем сүзләре? (В.И.Ленин)

3. ТАССР төзелү турындагы Декретка кемнәр, кайчан кул куя? (Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык комиссарлары Советы 1920 елның 27 маендагы декреты белән Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы (АТССР) барлыкка килә. ХКС рәисе В.И.Ленин, БҮБК рәисе М.И.Калинин, секретаре А.С.Енукидзе кул куя.)

4. ТАССРның дәүләт символларын тасвирлап бирегез.

5. ТАССРның беренче Конституциясе кайчан кабул ителә? (1937 елның 25 июнендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының беренче расланган Төп законы – Конституциясе кабул ителә.)

6. ТАССР Югары Советы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турында»гы декларация кабул итә һәм республика атамасын «Татарстан Совет Социалистик Республикасы»на үзгәртә. Бу ничәнче елда була? (1990 елның 30 августында)

7. Республикабыз ничәнче елда Татарстан Республикасы атамасын йөртә? (1992 елның 7 февраленнән республикабыз Татарстан Республикасы атамасын йөртә. 1992 елның 21 апрелендә РСФСР халык депутатлары җыены бу атаманы раслый һәм РСФСРның Төп канунына тиешле үзгәрешләрне кертә.)

(Уйлау өчен 5 минут вакыт бирелә. Укучылар җавапларны кәгазь битләренә яза. Җавапларының төгәллегенә карап, дүрт укучы II турда катнашу өчен сайлап алына. Жюри нәтиҗә ясаган арада кызлар ансамбле башкаруында татар халык биюе тәкъдим ителә. Бер укучы З.Туфайлованың «Туган ил» шигырен яттан сөйли.)

II тур

(Экранга компьютерда эшләнгән махсус сетка төшерелә.)

1 нче блок – тарих 10 20 30 40 50 60 70
2 нче блок – мәгариф 10 20 30

 

40 50 60 70
3 нче блок – мәдәният 10 20 30

 

40 50 60 70
4 нче блок – авыл хуҗалыгы

 

10 20 30

 

40 50 60 70
5 нче блок – фән 10 20 30

 

40 50 60 70
6 нчы блок – Татарстан  халкының батырлыклары 10 20 30 40 50 60 70

 

(Саннар артына сораулар яшерелгән. Уенда катнашучылар чират буенча үзләре теләгән блоктан, үзләре теләгән санны атый. Алып баручы әлеге сан артына яшерелгән сорауны ача. Санны атаучыдан башкалар 1 минут эчендә җавапларны кәгазь битенә язалар да тикшерүчеләргә илтеп бирәләр. Санны атаучы җавапны язмыйча гына әзерли, башкалардан җаваплар җыеп алынгач, үз җавабын телдән әйтә. Нәтиҗәләр махсус таблода күрсәтелеп барыла. Шулай итеп, чират икенче укучыга күчә. Уен шул тәртиптә дәвам итә.)

II тур өчен сораулар

1 нче блок – тарих

Алып баручы. 1941 елның 22 июнь таңында фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итә, хәрби һәм стратегик объектларны һәм бик күп шәһәрләрне утка тота. 1418 көн һәм төн дәвам иткән, СССР 27 миллионга якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башлана. Совет халкы канкойгыч сугышта Европа халыкларын фашист коллыгыныннан азат итүдә һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлешен кертә.

1. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка ничә күпме кеше чакырылган? (Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше чакырылган.)

2. Татарстан партия өлкә комитетына ул чакта кем җитәкчелек итә? (А.М.Алемасов)

3. Сугыш елларында Татарстанда барлыгы 10 меңнән артык шәфкать туташы һәм санитар дружиналар әгъзасы әзерләнгән. Алар нинди программа буенча өйрәнүләр узган? («Санитария оборонасына әзер!» программасы буенча)

4. 1941 елның октябрь ахырында ТАССР ХКС рәисе «Үтә яшерен» грифы белән республиканың ныгытылган районын төзү турында 1 нче номерлы боерыкка кул куя. Сүз кем турында бара? (ТАССР ХКС рәисе С.Х. Гафиятуллин)

5. Татарстан АССР халкы тормышының Бөек Ватан сугышы елларындагы төрле аспектлары яктыртыла, фашизмны Җиңүгә республикабыз халкы керткән өлеш һәм аның роле тасвирлана, якташларыбызның хезмәттәге фидакарьлеге турындагы хәтерне саклау турындагы мәсьәлә күтәрелә. Болар тарих фәннәре докторы Айсылу Кәбированың нинди исемдәге китабында яктыртыла? («Нам жить и помнить» китабында)

6. «Казан каймасы» төзелеше кайсы елларда башкарыла? (1941 елның 27 октябреннән 1942 елның 11 февраленә кадәр)

7. Тыл эшчәннәренең нинди лозунгысы барлыкка килә? («Бөтенесе дә – фронт өчен, бөтенесе дә – җиңү өчен!» лозунгысы)

(Бер укучы сугыш чорына караган шигырь сөйли.)

2 нче блок – мәгариф

1. Техникумнарда, югары уку йортларында эшче-крестьяннардан чыккан яшьләргә, татар яшьләренә уку мөмкинлеге тудыру өчен нинди чаралар күрелгән? (Эшче факультетлары (рабфак), татар эшчеләр факультетлары оештырылган.)

2. Республикабызның кайсы шәһәр һәм район үзәкләрендә мәктәпләрдә белем бирү өч сменада оештырыла? (Казанда, Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Бөгелмәдә)

3. Сугыш чорында Казан дәүләт университеты яңа белгечләр әзерли башлый. Шул максаттан анда нинди бүлекләр ачыла? (Классик филология, татар теле һәм әдәбияты бүлекләре)

4. Тарихка «82 хаты» дип кереп калган вакыйга нәрсә турында бара? (Татар интеллегенциясенең партиясез бер төркеме И.В.Сталинга һәм өлкә комитеты пленумына латин графикасына күчүнең кирәк түгеллеген раслап хат яза. Аңа 82 кеше кул куя.)

5. Казан дәүләт консеваториясенә кайчан ачыла һәм аның ректоры итеп кем билгеләнә? (1945 елның октябрендә ачыла, ректоры итеп композитор Нәҗип Җиһанов билгеләнә.)

6. Яшьләрне укыту һәм тәрбияләүдәге яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен республикабызның ничә укытучысы СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә? (139 укытучы)

7. Бөек Ватан сугышы елларында республикабызның 12 педагогы нинди югары исемгә лаек була? (РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исеменә)

3 нче блок – мәдәният

Алып баручы. Республикабызның музыка, татар сәнгате дә зур иҗат казанышлары белән байый.

1. Беренче татар операсы кайчан куела һәм аның исеме ничек? (1925 елда В.Виноградов, С.Габәши һәм Г.Әлмөхәммәтовлар иҗат иткән «Сания»» операсы куела.)

2. Беренче татар профессиональ композиторын һәм рәссамын атагыз. (Рәссам Баки Урманче, композитор Салих Сәйдәшев)

3. «Кеше рухы инженерлары» дип кемнәрне атыйлар? (Партия телендә язучыларны, мәҗбүри идеологик йөкләмә белән сугарылган әсәрләр тудыручы иҗат интеллигенциясен)

4. XX гасырның күренекле татар прозаигы Гаяз Исхакый нинди стильдә иҗат иткән? (Реалистик стильдә)

5. Сугышның беренче көннәреннән үк Казанда хәрби һәм сәяси плакатлар нәшер ителә? Алар нинди исемдә була? («Сатира тәрәзәләре»)

6. Казанның Зур драма театрында Фәрит Яруллинның нинди балеты куела? («Шүрәле» балеты)

7. С.Сәйдәшев симфоник оркестр һәм тынлы оркестр өчен нинди әсәрләрен язган? (Симфоник оркестр өчен «Ватан» һәм тынлы оркестр өчен «Суворов маршы»н)

(Концерт номеры тәкъдим ителә.)

4 нче блок – авыл хуҗалыгы

Алып баручы. Сугыш елларында республикабызның авыл хуҗалыгы гаять тә авыр хәлдә була. Сугышка кадәрге чор өлешен үз эченә алган сорауларга җавап бирербез.

1. ТАССРда «Бөек борылыш» кампаниясе кайчан башланган? Аңа юнәлешне нәрсә бирә? (Бу компаниягә И.Сталинның 1929 елның 7 ноябрендә «Бөек борылыш елы» исемле мәкаләсе юнәлеш бирә.)

2. Мәскәүдән Татарстанга беренче егермебишмеңчеләр килә. Ул ничәнче елда була? (1930 елның 25 гыйнварында)

3. Колхозчы ударникларның I Бөтентатарстан съезды ничәнче елда була? Анда Мәскәүдән кем катнаша? (1933 елның 15 нче маенда. СССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М.И.Калинин катнаша.)

4. 1933 елның сентябрендә колхозчы ударникларның II Бөтентатарстан съезды булды? Татарстан хезмәт ияләрен тәбрикләү өчен Мәскәүдән Казанга кем килгән була? (Татарстан хезмәт ияләрен тәбрикләү өчен Мәскәүдән Казанга Мария Ильинична Ульянова килә.)

5. Съезд Татарстан АССР Ленин ордены белән кайчан бүләкләнә һәм ни өчен? (1934 елның гыйнварында. Татарстан крестьяннарының авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруда, колхоз һәм совхозларны ныгытудагы күренекле хезмәтләре өчен.)

6. Татарстан авыллары үзләренең болай да ярлы булган хуҗалыкларыннан фронтка күпме икмәк, сөт, ничә ит һәм бәрәңге тапшырган? (Республиканың авыл хуҗалыгы фронтка 131 млн. пот икмәк, 39 млн. пот бәрәңге һәм яшелчәләр, 56 млн. пот ит, 200 млн. литр сөт тапшыра.)

7. Сугыш елларында республикабызда механизатор кадрлар әзерләү мәсьәләсе ничегрәк хәл ителгән? (МТСлар һәм совхозлар каршында механизатор кадрлар әзерләү курслары ачыла. 7 урындагы механикалаштыру мәктәбендә өч смена укыту җайга салына. 1941 елның җәендә укып, барлыгы 5 меңнән артык кеше тракторчы була, шуларның 3 меңе – хатын-кыз.)

V блок – Фән.

1. 1941 елның  августыннан 1942 елның маена кадәр Казанда СССР Фәннәр академиясе президиумы эшли. Аның белән кемнәр җитәкчелек иткән? (Вице-президентлар О.Ю.Шмидт (математик, астроном, геофизик) һәм Е.А.Чудаков (машиналар төзү һәм автомобиль техникасы өлкәләре белгече.)

2. 1941 елның сентябрендә ВКП(б) өлкә комитеты каршында фәнни-техник комиссия төзелә? Аның белән кем җитәкчелек итә? (Академик О.Ю.Шмидт)

3. Казанда 1942 елның апрелендә А.И.Йоффе җитәкчелегендә СССР Фәннәр академиясенең хәрби-диңгез фәнни-техник мәсьәләләре комиссиясе оештырыла. Әлеге комиссиянең эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт була? (Ул хәрби корабльләрне миналар куркынычыннан саклау буенча фәнни эшләр үткәрүгә юнәлеш бирә, яңа типтагы суднолар төзүдә катнаша.)

4. 1943 елның 25 июнендә Татарстанда җирендә гаять мөһим вакыйга була. Нинди вакыйга була? (1943 елның 25 июнендә Г.Хәмидуллин бригадасы бораулаган 1 нче разведка скважинасыннан нефть фонтаны бәреп чыга. Зур күләмдә «кара алтын» запаслары булган Шөгер ятмасы ачыла.)

5. 1942 елда Казанда бер лаборатория гаять яшерен шартларда «Уран» программасын гамәлгә ашыру белән бәйле программа буенча эшли. Программаның максаты нинди, аның белән кем җитәкчелек итә, кем катнаша? (Программаның максаты – совет атом-төш коралы эшләү була. Проектны И.В.Курчатов җитәкли, физик галим А.П. Александров катанаша.)

6. 1943 елның гыйнварында 16 нчы заводта ОКБ фәрманы белән бер төркем реактив установкалар төзелә. Реактив установкалы Пе-2 беренче тапкыр ничәнче елда оча? (1943 елның 1 октябрендә)

7. Казанда ясалган самолетлар 1941 елның җәендә беренчеләр рәтендә кайсы һөҗүм итү очышларында катнаша? (Берлинга һөҗүм итү очышларында.)

VI блок – Татарстан хезмәт ияләренең батырлыклары

Алып баручы. Татарстанның 560 меңнән артык кешесе сугышка китә, 300 меңнән артыгы кабат әйләнеп кайтмый. Республика территориясендә җиде дивизия, йөзләгән аерым марш ротасы төзелә.

1. Бөек Ватан сугышы елларында ничә татарстанлыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә? (200 дән артык татарстанлыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.)

2. Фашизмга каршы сугышларда ничә татарстанлы Дан ордены кавалеры була? (50 сугышчы Дан ордены кавалеры була.)

3. Ирләр белән беррәттән хатын-кызлар да сугышта катнаша. Безнең республикадан гына 10 мең кыз фронтка китә. Аларның кыюлыгы, үз-үзләрен аямауларының җыелма образы кемнең батырлыгында чагыла? (Очучы Мәгубә Сыртланова батырлыгында.)

4. Ничәсе Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлый? (Унөче)

5. «Татарстан егетләре арысландай сугышалар», – дип кем әйткән? (Советлар Союзы Маршалы И.С.Конев)

6. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзалап үтерелә. Алар кемнәр? (Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галәнур Бохараев)

7. Рейстагка Җиңү Байрагы беренче булып кем кадаган? (Гази Заһитов)

(Иң күп бал җыючы абсолют җиңүче дип табыла. Калганнарга, балл җыюларына карап, «Иң яхшы фән белгече», «Иң яхшы мәдәният белгече», «Иң яхшы тарихчы» дипломнары тапшырыла.)

Укытучы. Менә нинди тарихи вакыйгаларга бай икән бу бер гасыр. Искитмәле!

Без Татарстан җирендә яшибез. Татарстан ул – безнең Туган илебез, торган җиребез, туган йортыбыз. Аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Тарихын өйрәнәбез, киләчәккә өмет тулы күзләребез белән карыйбыз. Татарстан – минем республикам-мәңге яшәсен һәм яшәрсен! Без, яшьләр, көчебездән килгәнне барысын да эшләрбез!

(Уен-ярыш «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры (Р.Рәкыйпов шигыре, Р.Андреев көе) белән тәмамлана.)