Татарстан бизәкләре проект эше

 

Гөлнара ГАЛИМУЛЛИНА,

Арчадагы

9 нчы  балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Яшь үзенчәлекләре: зурлар төркеме.

Тормышка ашыру вакыты: бер ел.

Белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, танып белү, патриотик тәрбия.

Проблеманың актуальлеге. Татарстан Республикасының бай тарихи-мәдәни мирасы бар.Төрле халыкларның иҗаты һәм сәнгате Татарстан мәдәниятен тәшкил итә. Димәк, без мәдәниятнең бер өлеше булып торабыз һәм аны кулланып иҗат итәргә хакыбыз бар. Балаларда барлык халыкларның мәдәнияте уртак булуы турына  күзаллау формалаштыру проблемасы хәзерге көндә бик мөһим, шуңа күрә без –  өлкәннәр балаларда үз халкының мәдәниятенә генә түгел, башка халыкларның мәдәниятенә дә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләргә тиеш.

Проектның бурычлары:

үстерүче:Татарстанда яшәүче халыкларның уеннары, милли костюмнары, бизәкләре һәм көнкүреш әйберләре турында белемнәрне тулыландыру;

тәрбияви: балаларга “безнең тамырларыбыз” төшенчәсен аңлату, әхлакый сыйфатлар: халыклар дуслыгына карата хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү; республика территориясендә яшәүче халыкларның уртак уңай якларын ассызыклау; бергә яшәүче халыкларның тату гаилә булуына инану формалаштыру.

–белем бирүче: «Татарстан бизәкләре» белем бирү проектын гамәлгә ашыру барышында балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру.

 Көтелгән нәтиҗәләр:

– Балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү.

– Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында балаларның күзаллауларын баету.

–Ата-аналарның һәм балаларның туган як һәм башка халыкларның милли мәдәниятен өйрәнүгә һәм хөрмәт итүгә активлыгын арттыру.

Эшчәнлек төрләре: уен һәм хәрәкәт эшчәнлеге, продуктив, матур әдәбият уку.

Алдан эшләнгән эш:

1) «Татарстан бизәкләре» темасына белемнәрне ачыклау өчен мониторинг үткәрү.

2)  Проектның темасын, бурычларын һәм максатларын билгеләү.

3) Материал туплау: балалар әдәбияты, иллюстрацияләр, видео һәм аудио материаллар җыю.

Җиһазлау: Идел буе халыклары”  музыкаль дискы, проектор, магнитофон, әдәби китаплар, Идел буе халыкларының милли ашлары һәм милли бизәкләре альбомнары, милли киемнәр кигән курчаклар, балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе,  уеннар өчен атрибутлар һ.б.

Кулланылган әдәбият:

  1. З.М Зарипова. Белем бирү һәм тәрбия процссында мили төбәк компоненты.
  2. Р.К.Шаехова. Сөенеч. Радость познания. Региональная образовательная программа дошкольного образования.

I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.

II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.

III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.

Проект эшчәнлегенең перспектив тематик планы:

I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.

Эшчәнлек тәртибе Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге Әти-әниләрнең һәм балаларның эшчәнлеге
Методик  материаллар туплау. Татарстанда яшәүче халыклар турында мәгълүматлар җыю. Татарстанда яшәүче халыклар белән таныштыру. Әдәби китаплар җыю.
Ата-аналарга консультация. Ата-аналарга “Татарстан бизәкләре” исемле проект турында белдерү бирү, проектның максатын һәм бурычларын аңлату. Татарстанда яшәүче халыклар турында видеоматериал карау, уеннар уйнау. “Татарстанда яшәүче халыкларының мәдәнияте бүгенге көндә актуальме?” дигән анкета үткәрү.

II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.

Эшчәнлек темасы. Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге Әти-әниләрнең һәм балаларның эшчәнлеге
Минем Татарстаным – бай һәм матур туган ягым». Татар халык уеннары «Аркан тарту»,»Су ташу»ны уйнау.  “Халык бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре» презентациясен карау. Дидактик уеннар»Аляпкычны бизә», «Бизәкне дөрес  җый», «Исеме ничек?»

 

Татар халкының мили костюмнары рәсемнәрен ясау.
«Рус халкы-бөек халык». Хәрәкәтле уеннар: «Убырлы карчык», «Трифон бабай янында».

«Казлар- Аккошлар» әкиятен сәхнәләштерү.

 

Дидактик уен «Әкиятләр мозаикасы».

 

«Казлар- аккошлар» әкиятен сәхнәләштерү өчен костюмнар әзерләүдә ярдәм итү.
Чуваш халкы белән танышу «Диңгездә ерткыч», «Ай яки кояш» чуваш халык уеннарын уйнау.

«Кыз һәм ай» әкиятен уку.

Дидактик уеннар: » Чуваш бизәген тап», «Нәрсәгә охшаган?»

 

«Кыз һәм ай» әкиятенә рәсемнә ясау.
«Мордовия — ерак төбәгем”.

 

Мордва халык әкиятен уку.»Эт ничек дустын эзләгән».

Тозлы камырдан “Цемант» (пилмән) әвәләп ясау.

Дидактик уеннар“  Мордва бизәген яса”.» Бу орнамент нәрсә аңлата?»

 

Милли ризыклар әвәләү өчен материаллар белән тәэмин итү.
«Башкорт киңлекләре».

 

Әйлән-бәйлән уены «Хакысташ».

Башкорт музыка коралы белән танышу өчен Уфа шәһәре курайчылары концертыннан өзек карау.

 «Башкорт келәмендә бизәкләр төзү» дидактик уены.

 

            III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.

1 Ата-аналар җыелышында проектны презентацияләү. Эшкә нәтиҗә ясау. “Татарстан бизәкләре”  проектының йомгаклау бәйрәме. Дипломнар тапшыру. Рәхмәт хатлары тапшыру.