«Татар җыры» фестивале

Гөлнур МӘГЪСУМОВА,

Казандагы 183 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияы укытучысы

Туган телдән сыйныфтан тыш чаралар күптөрле. Гимназиябездә ел саен үткәрелеп килүче “Татар җыры” фестивале җыр сәнгатенә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Ул җыр сәнгатебезнең байлыгын, туган телебезнең нәфислеген сиземләргә ярдәм итә.

Максат: укучыларда сәнгатькә, татар җырына, карата хөрмәт тәрбияләү, татар җырын популярлаштыру.

Бурычлар:

– җыр фестиваленең  бәйрәм мөхитен булдыру;

– сәнгатьле сөйләм, моңлы җырлау аша укучыларның сәхнә телен үстерү;

– укучыларда югары әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Фестиваль барышы

(Матур милли көй яңгырый. Пәрдә ачыла. Бәйрәм “Идел буе халыклары дуслыгы” биюе белән башланып китә.)

1 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар!

2 нче алып баручы. Исәнмесез, бәйрәмебез кунаклары!

3 нче алып баручы. Хәерле көн, җыр-моң сөюче дусларыбыз!

4 нче алып баручы. Хәерле бәйрәм көннәре белән!

1 нче алып баручы. Бүген без “Татар җыры” фестиваленә җыелдык.

Белгәнебезчә, 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә әлеге матур  вакыйгага багышлана.

2 нче алып баручы. Бәйрәмебезне “Идел буе халыклары дуслыгы” биюе белән “Мастерская детства” хореографик коллективы башлап җибәрде.

Җитәкчеләре: Сладкова Ксения Владимировна, Яшина Ксения Сергеевна.

Әйдәгез, аларны кайнар алкышлар белән сәхнәгә чакырыйк.

Биючеләргә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

1 нче алып баручы. Халык җырлары – музыка сәнгатенең бик бай һәм кызыклы төре. Җырларны күмәк уеннар вакытында да башкарганнар. Алар уен җырлары дип аталганнар. Җырның  нәфис сүзләре, тылсымлы музыкасы халыкның рухи байлыгын күрсәтә һәм аның зур талант иясе булуын раслый.

2 нче алып баручы. Шундый уен җырларыбызның берсен мәктәп каршында эшләп килүче “Сорнайчык” ансамбле башкарып үтәр.

“Безибән”. Ансамбльнең җитәкчесе – Гыйләҗев Ренат Гарәфи улы. Алкышлар белән каршы алыгыз!

2 нче алып баручы. Халык көйләре үзләреннән-үзләре тумаган. Элек-электән аларны кемнәрдер уйлап чыгарган, башлап җырлаган. Димәк, аларның авторлары булган.Телдән телгә күчеп, алар шомарган, камилләшкән.

1 нче алып баручы. Халык җырлары берничә төргә бүленә: лирик җырлар, йола җырлары, тарихи җырлар, такмак-такмазалар, уен җырлары. Бәйрәмебез барышында без аларның кайберләре белән танышып үтәрбез.Татар халкының яраткан җырларының берсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Каршы алыгыз! “Каз канаты”. Башкара 7 нче сыйныф укучысы Зиятдинова Дилбәр.

1 нче алып баручы. Җырлар! Кемгә генә якын түгел дә, кемнең генә йөрәген кузгатмый икән алар? Татар халкының сөекле улы Г.Тукай җыр турында: “Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”, – дип юкка гына язмаган. Җыр ул һәркемнең күңел дөньясын баета, кешенең эчке халәтен чистарта. Алар сагышлы да, шаян да һәм моңлы да.

2 нче алып баручы. Шундый моңлы җырларыбызның берсен тыңлап үтик. “Әдрән диңгез”. Башкара 9 нчы сыйныф укучысы Зайцева Софья.

Кайнар алкышлар белән каршы алыгыз!

2 нче алып баручы. Шагыйрьләрнең җыр турында менә нинди матур юллары да бар:

Халыкларның җаны ул – моң, диләр,

Моң, диләр бездә дә, җыр, диләр.

Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне –

Татар җыры әнә шул, диләр.

1 нче алып баручы. Алкышлар белән каршы алыгыз! “Гөлкәйләрем”.

Башкара 5 нче Б сыйныфы укучысы Шакирова Ясминә.

2 нче алып баручы.

Әйдә, әйдә, катырак бас,

Биегәнне күрсеннәр;

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең яшьләр, дисеннәр.

1 нче алып баручы. Сезнең каршыгызда “Яшәү агачы” биюе белән “Бәхетле урам” (“Счастливая улица”) төркеме чыгыш ясый.  ҖитәкчеләреШәйхетдинова Аида Альбертовна, Гәрәева Анна Сергеевна.

2 нче алып баручы.

Еракларда  туган якларымнан

Ишеттем мин таныш авазны:

Безнең чишмә, безнең татар моңы

Ярып килә иде һаваны.

1 нче алып баручы.

Туган якның чишмә челтерәве

Җыр уятты минем күңелдә.

Саф сулардай якты җырларым

Бүләк булсын сезгә бүген дә.

Каршы алыгыз! Чишмәдәй моңлы тавышы белән 7 нче сыйныф укучысы Вәлитова Әминә чыгыш ясый. “Туган ягым”.

2 нче алып баручы.

Җырлар өчен, дуслар, тел кирәкме,

Җырлар өчен тын кирәк.

Җырлар өчен ярсу йөрәк кирәк,

Иң мөһиме –җырга моң к“ирәк.

Каршы алыгыз! Сәхнәдә  Без – авыл егетләре” җыры белән “Батыр егетләр” ансамбле чыгыш ясый. 

1 нче алып баручы. Килешәсезме, дуслар? Җыр дөньясын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Җырларны тыңларга һәм күңелең аша үткәрергә кирәк. Нәкъ  менә җырлар безнең тормышыбызны бизәргә, яхшы якка үзгәртергә сәләтле.

2 нче алып баручы. Каршы алыгыз! Сәхнәдә “Иделләре-күлләре” җыры белән  7 нче сыйныф укучысы Галиуллин Әмир чыгыш ясый. (Алып баручылар алышына.)

3 нче алып баручы.

Татар моңы…

Татар җыры…

Тыңла әле син бер татар көен,

Тыңла әле күңелең балкысын.

Йөрәкләрдә булган сагыш, моңнар

Татар җыры белән басылсын.

4 нче алып баручы. Татар җыры!.. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең моңы да, сагышы да, шатлыгы да…

Арабызда чит илләрдә туып үссә дә, үз телен ихтирам итүче, татар җырларын яратып башкаручы милләттәшебез яши. Гимназиябезнең талантлы педагогы, балаларның яраткан укытучысы Нәгыйулла Гыйззәтулла улын сәхнәгә чакырабыз. Ул үзенең шәкертләре Тимур һәм Роберт Кыямовлар белән бергә чыгыш ясый. “Туган илем”.

3 нче алып баручы. Илназ, ә нигә безнең укытучыларыбыз үзләренең укучылары белән чыгыш ясыйлар?

4 нче алып баручы. Аның сәбәбе бик гади, Адилә. Быелгы ел  Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Ә безнең укытучылар – балаларга үрнәк күрсәтүче таланлы остазлар алар! Ә хәзер сәхнәбез түренә эштә дә, тормышта да җырлап кына йөрүче яраткан укытучыбыз Гөлүсә Ренат кызын чакырабыз. Ул үзенең укучылары – 5 нче сыйныф кызлары белән бергәлектә җыр башкарыр. “Җырлыйм туган якта”. Каршы алыгыз!

3 нче алып баручы.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә дә тими,

Безнең яшьләр әнә ничек

Очкыннар чәчеп бии.

4 нче алып баручы. Сезнең каршыгызда “Гармун” биюе белән Татарстан бию ансамблендә шөгыльләнүче яшь биючеләребез 3 нче сыйныф укучылары Месаутова Раяна, Закиров Ратмир чыгыш ясый.

3 нче алып баручы. Әби-бабаларыбыз күмәк эш вакытында, өмәләрдә, урак урганда, печән чапканда ял вакытларында төрле җырлар башкарганнар. Бу җырлар аларның күңелләрен күтәргән, тагын да дәртләнеп эшләргә көч өстәгән.

4 нче алып баручы. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга шундый җырларыбызның берсен тәкъдим итәбез. Сәхнәдә керәшен татарлары җыры белән “Батыр егетләр” ансамбле чыгыш ясый. Каршы алыгыз!

3 нче алып баручы.

Тынмас җыры гармуннарның

Бәйрәмнәрнең түрендә.

Халкымның милли аһәңе

Моңнар булып түгелә!

4 нче алып баручы. Моңлы җырчыларыбызның берсе сезнең алдыгызда бүген ялкынлы җыры белән чыгыш ясый. Каршы алыгыз! 10 нчы сыйныф укучысы Идиятуллин Рафик башкаруында “Бер егет гармун сайлый” җыры.

3 нче алып баручы.

Халыкларның җаны – ул җыр, диләр,

Җыр диләр дә бездә, моң диләр,

Өзсә, киссә бәгырьләрне

Татар җыры инде шул диләр.

4 нче алып баручы.

Туган җирдә безнең хезмәт калсын

Мирас булып килер яшьләргә

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Туган илдә язсын яшәргә.

Сәхнәбез түренә туган ягыбызның гүзәллегенә дан җырлаучы кызыбызны чакырабыз. “Яратыгыз”. Башкара 3 нче сыйныф укучысы Абдуллина Сәйдә. Кадерле кунаклар! Сәйдәгә кушылып, сез дә җырлагыз! (Җырның 3 нче кушымтасында сәхнәгә барлык катнашучылар да чыга һәм күмәк башкарыла.)

1 нче алып баручы. Кадерле дуслар! Менә безнең җыр бәйрәмебез ахырына да якынлаша. Туган телебезне, туган җиребезне яратыгыз!

2 нче алып баручы. Безнең җырларыбыз сезнең күңелләрегезгә хуш килеп, яңа иҗади үрләр яуларга җилкендерсен иде! Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.