Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив уеннар куллану
Язгөл ТАМАСОВА,
«Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәзерге заманда мәктәптә белем бирү һәм укучылар тарафыннан белем алу, интерактив укыту ысулларыннан башка була алмый. Алар теория һәм практиканы бер үк вакытта үзләштерә торган уку мохитен булдырырга мөмкинлек бирә, ә бу укучыларга логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм телен үстерергә, индивидуаль мөмкинлекләрне ачыкларга һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Уен технологиясе теләсә нинди фәнне өйрәнү буенча көндәлек дәресләрне дә кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә мөмкинлек бирүче уникаль укыту формаларының берсе. Уенның кызыклылыгы — мәгълүматны истә калдыру, кабатлау, ныгыту яки үзләштерү буенча монотон эшчәнлекне уңай эмоциональ төсмергә әйләндерә, ә уен хәрәкәтенең эмоциональлеге баланың барлык психик процессларын һәм функцияләрен активлаштыра. Уенның тагын бер уңай ягы – ул белемнәрне яңа ситуациядә куллануга ярдәм итә, шулай итеп, укучылар үзләштергән материал практика аша уза, уку процессына төрлелек һәм кызыксыну кертә. [Сафиуллина 1994: 100]
Дәресләрдә төрле интерактив уеннар, кроссвордлар, шарадалар, ребуслар белән танышып, алар аша белемнәрне ныгыту, кабатлау уңай нәтиҗә бирә. Ләкин һәрвакыт укытучыны гына көтеп утыру дөрес түгел, шуңа күрә укытучыларның хезмәтен җиңеләйтү максатыннан, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә без — сыйныфташлар белән темаларны анализлау, йомгаклау дәресләрендә үзебез төрле интерактив уеннар әзерләп киләбез. Дәресләрдә ул уеннарны үзебез презентациялибез, үткәрәбез.
Бүгенге язмада Фатыйх Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрен анализлауда нинди уеннар кулланылганын бәян итәрбез. Бу дәрес өчен без “КЕМ? КАЙДА? КАЙЧАН?” уены формасын кулланырга булдык.
Иң башта язучының фотосын күрсәтеп, тест формасында җавап кабул итәбез. Дөрес җавап булса, алкышлар музыкасы яңгырый.
Фотода кем сүрәтләнгән? Муса Җәлил, Фатих Хөсни, Габдулла Тукай? ( Дөрес җавап:Фатих Хөсни)
Аннан соң ребус чишеп, әсәрнең исемен искә төшерәбез. “Йөзек кашы” турында белемнәрне кабатлап киткәч, әсәрнең вакыйгаларын сорау-җавап формасында кабатлыйбыз.
Әсәрнең исемен бел (100 саны ек һәм кызның кашы белән ы хәрефе язылган сурәт)
“Йөзек кашы”
Канатлы сүзләр – афоризмнар кулланылган мәкальләрне интерактив презентация формасында ясыйбыз. Ягъни, башта ниндидер сүз урынына сорау билгесе куябыз, бу сүзне белгәч, дөреслеген тикшерү өчен аста яшерелгән рәсемне карыйбыз. Аннан соң бу афоризмнар кемнәрне сурәтләвен ачыклыйбыз.
Куенында (?) асрама. Икенче рәсемдә җавап: Куеңында (елан рәсеме) асрама
Соңыннан әсәр геройларын, аларның холык-фигыльләрен тасвирлаучы интерактив кроссворд чишәбез.
Кроссвордта вертикаль буенча: Вәсилә, Айдар, тәвәккәл, гайбәт, чибәр, яшьти, батыр сүзләрен язып чыгабыз. Гаризонталь буенча укыганда – әдәбият сүзе килеп чыгачак.
Шулай итеп, уенны танып белү эшчәнлеген активлаштыручы, уку-тәрбия процессын камилләштерүгә ярдәм итүче өстәмә ярдәмче чара буларак кулланырга була. Уен эшчәнлеге укучылар алдында фәнни кызыксынуларның киң колачын ача, аларны төрле өлкәләрдә үзләренең белемнәрен арттыру белән шөгыльләнергә кирәклегенә этәрә һәм уен алга таба мөстәкыйль эшчәнлеккә беренче этәргеч булып торачак. Әгәр уенның уку материалын үзләштерүдәге нәтиҗәлелеген бәяләсәк, традицион белем материалын биргәндә 20% — 40% мәгълүмат үзләштерелсә, эшлекле уенда 90% ка кадәр үзләштерелә икән.
Шулай ук, башка сайтлар ярдәмендә дә татар теле дәресләрен төрле уеннар белән берләштереп үткәреп була. Мәсәлән, укучыларның белемнәрен актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә яисә ныгытканда, LearningApps.org сайтын кулланып була. Әлеге сайтта төзегән дидактик уеннар укучылар өчен бик кызыклы булачак. Мәсәлән, кроссворд чишү, парын табу, пазллар җыю, сүзләрне (рәсемнәрне) кирәкле төркемнәргә урнаштыру, төшеп калган сүзләрне табу, викторина һәм башка уеннар. Уеннарны әзер килеш алып кулланырга да, биремнәрне тиз арада үзгәртеп, төрле темага, төрле сыйныф өчен яраклаштырырга мөмкин.
Димәк, дәресләрдә төрле интерактив уеннар кулланылып белемнәр бирелсә, ныгытылса, укучыларның мөстәкыйль әшчәнлеге һәм белем бирү материалын үзләштерүе дә үсә дигән сүз.
Әдәбият
- Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, – 405 б.
