Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интеллектуаль карта алымын куллану

№ 187

(Мастер-класс)

Лилия ФАЗЛИЕВА,

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Туган тел һәм әдәбияты дәресләренең төрле этапларында интеллектуаль карта алымын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Бурычлар:

– «Интеллектуаль карта» алымының эчтәлеге, төп мәгънәсе белән таныштыру;

– логик, иҗади фикерне үстерүдәге мөмкинлеген күрсәтү;

– «Интеллектуаль карта» алымының нәтиҗәлелеген дәлилләү. (2 нче слайд)

Мастер-класс барышы

Укытучы. Берәүгә дә сер түгел, хәзерге вакытта шәһәрдә үскән балаларның татарча сөйләм теле ярлы. Ул  проблеманы чишү максатыннан без дәресләрдә төрле алымнар кулланабыз. Шуларның берсен сезгә дә  тәкъдим итәм. Бүген тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең бер алымы —“Интеллектуаль карта” алымы белән танышырбыз. Интеллектуаль карта –туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның фикерләү процессын күзәтү мөмкинлеген бирүче һәм мәгълүмати компетентлыкны тәэмин итүче инновацион алым.

Рәсемнәргә карагыз әле. Ике рәсемне чагыштырыгыз. Нәрсәләр күрәсез? Алар охшаганмы? Аларның охшаш якларын әйтегез. (3 нче слайд)

 

Укучылар. Рәсемнәр бер-берсенә охшаган. Икесендә дә үзәк һәм аннан чыккан тармаклар бар. (4 нче слайд)

Укытучы. 1 нче рәсемдә – баш миенең нейроннары, 2 нче рәсемдә интеллектуль карта үрнәге сурәтләнгән. Әгәр рәсемнәргә күз салсак, аларның бер-берсенә охшаган булуын күрәбез. Беренчесе баш мие белән бәйле фикерләү функциясен башкара, 2 нче рәсемдә сурәтләнгән интеллектуаль карта уйлауга, иҗади фикерләүгә этәрә. Шуңа күрә дә мондый карталар истә кала, күңелдә саклана.

Алымның авторы – галим һәм эшмәкәр Тони Бьюзен. Ул психолог, күп китаплар авторы. «Баш белән эшлә» китабы (1974 ел), фикерләүне оештыру методикасы: «акыл картасы» авторы.

Максаты – фикерләү процессын визуальләштерү.

Аның фикеренчә, гади схемалар, таблицалар төзегәндә баш миенең бары сул як ярымшары гына эшләсә, интеллект карта ясаганда ике ярымшар да эшли. (5 нче слайд)

Мисал өчен «Билгесез үткән заман хикәя фигыль» темасына төзелгән интеллектуаль карта. (6 нчы слайд)

 

Укучы билгесез үткән заман хикәя фигыльне динозавр рәвешендә биргән, чөнки динозаврлар күптән яшәгәннәр һәм аларның булу-булмаулары билгесез. Фигыльнең барлыктагы формасын белдерүче -ган/-гән, -кан/-кән аффикслары укучыда – каз; юклык формасы кушымчалары – -ма/-мә кәҗә «кычкыруы» белән ассоциацияләшә.

Интеллект-карта төзү методикасы (7 нче слайд)

1.Ак кәгазь алабыз, горизонталь рәвештә ясасак әйбәт.

  1. Һәр тармагын төрле төстәге ручкалар, фломастер, карандашлар белән ясыйбыз.
  2. Дәрестә укучыларга эшләткәндә, тема бирелә. Дәреснең кайсы этабында эшләтүгә карап, укучы дәрестә дәреслек материалын файдаланып төзи, ә өйгә бирелгән булса, төрле өстәмә материаллар белән тулыландыра.
  3. Уртага безнең темабызны чагылдырган рәсем ясыйбыз, темабызны язабыз, безнең очракта «Көз» темасы булыр. Рәсем ясау осталыгы кирәк түгел, иң мөһиме рәсем сезгә аңлашылсын.
  4. Уртадагы рәсемнән сыгылмалы линияләр ясыйбыз, рәсемгә якын җире – калынрак, алга таба нечкәрә бара. Менә шул линияләргә темага караган мөһим мәгълүматларны язабыз. Һәр кешенең күзаллавы төрлечә.

(8 нче слайд)

Бу алымны куллана башлаганда яки авыр үзләштерүче балалар булганда темага караган фикерләрне, карта тармакларын укытучы белән бергәләп билгелиләр.

(9 нчы слайд)

Балаларның фикерләрен тыңлаганнан соң, нәтиҗә ясала. «Нәрсә белдем?, Ничек белдем?, Ни өчен белдем?» сорауларына җавап биреп, гомуми нәтиҗәгә киләбез.

(10 нчы слайд)

Шулай ук бу алымны татар телен тирәнтен өйрәнүче укучылар белән дә кулланырга мөмкин. Мисал өчен әдәбият дәресендә язучыларның тормышларын һәм иҗатларын өйрәнгәндә бик уңайлы:

– әдәби текстларны укыгач, образлар системасы схемасын төзү;

– тексттагы вакыйгалар схемасын төзү;

– төп геройларның характеристикасын схематик күрсәтү;

– әсәрдә күтәрелгән проблемаларны күрсәтү;

– язучының  тормышын һәм иҗатын схемалар һәм символлар ярдәмендә күрсәтү. (Мәсәлән, К.Насыйри иҗатын өйрәнүнең схемасын күрә аласыз.) (11 нче слайд)

Сыйныфтан тыш чараларда, хәтта ата-аналар җыелышларында да бу алымны кулланырга була. Мәсәлән, әти-әниләр һәм балалар «Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте» дигән темага карта ясыйлар. Соңрак әти-әниләрнең һәм балаларның эшләрен чагыштырып, нәтиҗә чыгарыла.

Экранда укучыларым ясаган Интеллектуаль карталарны күрә аласыз. (12 –15 нче слайдлар)

Алымның өстенлекле яклары (16 нчы слайд)

Язабыз:

– теләк белән;

– тиз;

– аз.

Күрәбез:

үзара бәйләнешне;

материалны бирү структурасын.

Үстерәбез:

фикерләүне;

 – хәтерне;

күзаллауны.

Истә калдырабыз:

 – тиз;

– эзлекле;

сыйфатлы.

Бу алымны дәрестә ныгыту, рефлексия этабында кулланырга мөмкин,  шулай ук өй эше итеп бирү дә отышлы.

– Хөрмәтле коллегаларым, хәзер үзегезнең интеллектуаль картагызны ясарга тәкъдим итәм. (17 нче слайд) (Фокус төркемгә темалар бирелә: кыргый хайваннар, йорт хайваннары, җиләк-җимешләр, мин.. Интеллект карталар ясау, нәтиҗә чыгару.)

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, чыгышым ахырына да якынлашты. «Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә интеллектуаль карта алымын куллану» дип исемләнгән чыгышым сезнең педагогик эшчәнлегегездә файдалы булыр дип ышанып калам.