Татар теле дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруда фразеологик материалны куллану

№ 106

Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА,

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре

Гөлназ ШАКИРОВА,

Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификация  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәгариф системасында барган үзгәрешләр, аеруча федераль белем бирү стандартлары ана телен укытуга яңа таләпләр куя. Бүгенге көндә нәтиҗәле кулланыла торган актуаль укыту ысулларының берсе булып күпмилләтле җәмгыять шартларында укучыларда этномәдәни компетенцияләр булдыру ысулы тора. Белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы компетенция дип атала. Билгеле булганча, тел – теге яки бу халкының рухи мирасын буыннан-буынга җиткерүдә төп чара булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә бүгенге көндә лингвистик һәм коммуникатив конпетенция белән беррәттән, этномәдәни компетенция формалаштыруга да игътибар бермә-бер артты.

Соңгы елларда мәгариф системасында барган үзгәрешләр, аеруча федераль белем бирү стандартлары ана телен укытуга яңа таләпләр куйды. Мәгълүм ки, гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү телнең төрле катламнарына караган теоретик материалны өйрәтү белән бергә, татар теленең сүзлек байлыгын, мәгънәви һәм кулланылыш үзенчәлекләрен камил куллана белергә, ана теленең сыгылмалылыгын, аралашу процессында ачыла торган нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен өйрәтүне дә күздә тота.

Тел система һәм иҗтимагый-мәдәни күренеш буларак өйрәнелә. Татар теленең барлык бүлекләре буенча үзләштерергә тиешле  түбәндәге төп теоретик мәгълүматлар карала:

1) татар теленең иҗтимагый-мәдәни роле; татар милли әдәби теле һәм аның орфографик һәм орфоэпик нормалары; телнең фонетик системасы һәм аның закончалыклары, комбинатор һәм позицион аваз үзгәрешләре; татар телендә аваз һәм фонема, транскрипция; иҗек, татар теленең иҗек калыплары; басым һәм аның төрләре; интонация һәм аның компонентлары;

2) сүз, аның лексик мәгънәсе; сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре; татар теленең сүзлек составы, аның ачык система тәшкил итүе; сүзләрне килеп чыгышы, кулланылыш даирәсе һәм активлыгы ягыннан төркемләү; фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънә үзенчәлекләре; лексикография;

3) сүзләрнең мәгънәле кисәкләре, аларның төрләре, сүз ясалыш ысуллары;

         4) мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре, сөйләмдә кулланылышлары;

5) сүзтезмә һәм җөмлә, сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре; җөмләнең аерымланган кисәкләре; җөмләләрне төркемләү принциплары; кушма җөмлә һәм аларның мәгънә ягыннан төрләре; туры һәм кыек сөйләм; текст, аның төзелеше; татар телендә тыныш билгеләре;

6) функциональ стильләр, аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре [Шәкүрова, 2009: 97].

Этномәдәни компетенция – мәктәп укучыларында тел белән этник мәдәният арасындагы бәйләнешнең ныклыгы турындагы күзаллауны камилләштерүгә юнәлдерерлгән уку-укыту алымнары берлеге.

Этномәдәни компетенцияләр телнең милли мәдәниятне чагылдыру формасы булып тора. Тел чаралары ярдәмендә халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү, тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау, татар милләтенең дөньяны танып белү үзенчәлекләрен чагылдырган төп төшенчәләре, аларның сүздә, сүз мәгънәсендә чагылышы – энтомәдәни компетенция булдыру эшчәнлегенең төп эчтәлеген тәшкил итә. Әлеге компетенцияне формалаштыру татар халык иҗаты үрнәкләрендә сүзнең кулланылышын, төшенчәләрнең бирелешен анализлауны, тел кодлары аша милли дөнья картинасын ачу үзенчәлекләрен өйрәтүне (мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лексика, афоризмнар) күз уңында тота. Татар сөйләм этикеты нормалары өйрәтелә.

Этномәдәни компетенция формалаштыру укучыларда түбәндәге күнекмәләрне булдыруны күз уңында тота:

— тел берәмлекләрендә чагыла торган этник үзлекләрне, төрле тел һәм мәдәниятләрнең уртак һәм аермалы якларын таный белү;

— дөнья картинасының чагылыш мөмкинлекләрен аңлау күнекмәсенә ия булу;

—  этник мәдәниятне саклау һәм үстерү әһәмиятен  аңлау;

— этник мәдәният ирешкән дәрәҗәләрне, билинвизм һәм полилингвизм үзлекләрен, мәдәниятләр һәм телләр мөнәсәбәте үзенчәлекләрен күзаллау.

Этномәдәни компетенция җирлегендә төп игътибар телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына юнәлтелергә тиеш. Шул рәвешле бүгенге көндә татар мәктәпләрендә татар теленнән белем бирүнең нәтиҗәлелеген, сыйфатын арттыру теоретик материалны аңлату барышында, тирән белем бирү белән беррәттән, укучыларда телгә карата кызыксыну уятуны һәм иң мөһиме – аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, логик фикерләргә өйрәтүне, заманча технологияләрне файдаланып, телнең психолингвистик үзенчәлекләренә, мәдәният белән бәйләнешенә игътибар бирүне дә таләп итә.

Этномәдәни компетенция укучыларга тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күреп, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачарга ярдәм итә. Телне милли мәдәниятнең чагылышы буларак өйрәнергә, тел һәм тарих бердәмлеген аңлап  татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшенергә мөмкинлекләр тудыра. Эномәдәни компетенция булдыру татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Тел чаралары ярдәмендә халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү этномәдәни компетенцияләрнең эчтәлеген тәшкил итә. Укучыларда этномәдәни компетенция булдыру беренче чиратта аларны үз милләтенең мәдәни үзенчәлекләре белән таныштыруны, шул ук вакытта башка милләтләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләренә күзаллау ясауны таләп итә. Шуңа мөнәсәбәтле фәнни эшебезнең актуальлеген мәктәп укучыларында этномәдәни компетенция формалаштыру ысуллары һәм алымнары билгели.

Хәзерге җәмгыятьтә милли мәдәниятне чагылдыру формасы буларак телнең аерым якларына игътибар көчәю. Аеруча халык авыз иҗаты үрнәкләре булган мәкаль һәм әйтемнәр, әкиятләр, халык җырлары, ономастик лексика, афоризмнар белән беррәттән, фразеологик берәмлекләр буларак тел кодлары аша милли дөнья картинасы ачылу үзенчәлекләре өйрәнелә. Бу үзенчәлекләрне гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга җиткерү, аларда этномәдәни компетенция формалаштыру бүгенге көндә аеруча мөһим.

Укучыларны этномәдәни үзенчәлекләр белән таныштыру тирә-юньне өйрәнүдән башлана, шуңа күрә милли-мәдәни үзенчәлекләрне популярлаштыруда үз эчендә бай мәгълүмати һәм лингвомәдәни потенциал туплаган фразеологизмнарның роле зур. Беренче чиратта, мәктәп укучысының фразеологизмнарны тирәннән өйрәнү, аңлау һәм тоемлау шарт. Икенчедән, бу тел берәмлекләренең этномәдәни фонын билгеләргә һәм аларның кеше аңына тәэсире үзенчәлекләрен ачыкларга кирәк.

Тел сиситемасының аерылгысыз өлеше булган фразеологик берәмлекләр кешелек тормышының барлык якларын да иңләп ала. Төрле фәнни хезмәтләрдә искәртелгәнчә, теге яки бу халыкның милли-мәдәни кыйммәтләре белән бәйле образлар, традицион күзаллаулар, үз-үзеңне тоту модельләре, бәяләү кануннары бар. Боларның барысын да халыкның милли үзенчәлекләре рәтенә кертеп карарга мөмкин. Бу үзенчәлекләр теге яки бу халык вәкиле булган шәхеснең эш-гамәлләрен характерлыйлар һәм катлаулы иҗтимагый-психологик концепт барлыкка китерәләр, аның фразеологик күзаллавына йогынты ясыйлар. Нәкъ менә шуңа күрә фразеологик берәмлекләрдә милли үзаңның тәэсире бәхәссез. Моңа мисал итеп халкыбызның милли атамалары, Татарстанда үсә торган үсемлекләр, очрый җәнлек атамалары, тарихи урыннарны китерергә мөмкин.

Фонетика бүлеген үзләштергәндә, тану сәләтен, хәтер эшчәнлеген үстерү күнегүләре. Бу күнегүне эшләгәндә, фразеологизмнар ярдәмендә этномәдәни компетенция белән беррәттән, лингвистик компетенция дә формалаштырыла.

1. Фразеологик берәмлекнең мәгънәсен ачыклау. Аудирование үткәрү. Сүздән авазларны аера белү: тыңлагыз һәм ә, ө, ү, җ, ң, һ авазлары кергән сүзләрне атагыз: җиңү таҗы – лавровый венок, әрем тел – злой на язык, гөлдән-гөлгә кунып яшәү – срывать цветы удовольствия, гөмбә яңгыры -грибной дождь.

2. Төшеп калган хәрефләрне өстәп языгыз: им…нд… икән чикл…век – вот где собака зарыта, к…бестә бак…асына кә…ә җиб…рү – пустить козла в огород, кура …иләге к.. – как ягодка, хезм…т …имеше – плод труда.

3. Иҗекләрне аера белү. Тыңлагыз һәм иҗекләр санын әйтегез: абага чәчәк атканда – когда на сосне груши будут, имәндә икән чикләвек – вот где собака зарыта, тамыр җибәрү – пустить корни.

4. Аваз һәм хәреф саны туры килмәгән сүзләрне табыгыз: шалкан бәясе – горш цена, тигәнәк кебек ябышу – прилипать как банный лист, яшь каендай туры – стройна как береза.

Морфология бүлеген үзләштергәндә, түбәндәге биремнәрне файдаланырга мөмкин:

1. Тыңлагыз һәм әйтелми калган сүзләрне әйтегез, аларның нинди сүз төркеменнән булуын ачыклагыз: … пеш, авызыма төш; кәкре … терәтү, җилсез … селкенми.

2. Фразеологик берәмлекләрне укыгыз, мәгънәсен ачыклагыз һәм сыйфатларны табыгыз: әлеге дә баягы, кәкре шайтан таягы – сказка про белого бычка, тал (чыбыгы)кебек зифа – стройна как береза.

3. Сан кергән фразеологик берәмлекләр уйлап языгыз: ике агач  арасында адашу –  заблудиться в трех соснах, җиденче кат күктә кебек хис итү – на седьмом небе, бер алан җимеше – одного поля ягоды.

Лексикология тармагын өйрәнгәндә, түбәндәге күнегү төрләрен куллану үзен аклый:

1. Татарча эквивалентын табыгыз: одного поля ягоды, при царе горохе, стройна как береза.

2. Русча вариантын табыгыз: яблоку негде упасть, кәбестә шулпасын аз эчкән, борчак пешми.

3. Курсив белән бирелгән сүзләрне фразеологик берәмлекләр белән алыштырыгыз: Минем әнием бик тырыш. Мәйданда кеше бик күп.

4. Татар һәм рус телләрендә мәгънәләре белән туры килә торган фразеологизмнарны парлап языгыз:

а) авыл бәрәнгесе, ике дөнья – бер кыяр, кәбестә кебек беркатлы инде ул, агач атка атландыру, юкәдә икән чикләвек.

ә) вот где собака зарыта; картошка деревенская; совсем не прост; море по колено; обвести вокруг пальца.

Шул рәвешле, халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен саклаган фразеологизмнарның гомуми белем бирү оешмалары программасы кысасында урын алуы зарур. Үзләре яшәгән төбәкнең мәдәниятен, тарихын өйрәнү укучылар өчен гаять бай тәрбияви белем чыганагы булып тора.

 

Әдәбият

Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы: теория һәм практика / уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2009. – 168 б.