Татар теле дәресендә рус телле укучыларны кызыксындыру юллары

№48

Миләүшә МӘҮЛИХАНОВА,

Казандагы 35 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Сәхнәдә ике кыз татар җырын башкара. Алар шундый моңлы матур итеп җырладылар, залда утыручы халык аларны алкышларга күмде. «Саша да татарча нинди матур җырлый», – дип, берсе әйтеп куймасынмы. Мине аптырашта калдырды әлеге сүзләр.

Башка милләт вәкиленнән булган укучыда татар теленә карата ничек мәхәббәт тәрбияләп була соң? Әлеге сорау күпләрне борчый һәм иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Хәзерге замана укытучысы төрле алымнарны кулланып карый: дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү; төрле уеннар уйнату; музейларга, тарихи урыннарга экскурсия оештыру; милли бәйрәмнәрне үткәрү, китапханәләргә йөрү, танылган шәхесләрне кунакка чакыру, алар белән әңгәмә оештыру һәм бик күп башка чаралар. Балаларның кайбер конкурсларда, олимпиадаларда катнашуы һәм урыннар яулавы – укытучы өчен авыр тауларны җимереп, чишмә суын чыгару белән бер. Кайчакта рус баласының татарча матур итеп шигырь укуын ишетсәң, эчтән генә шатланып куясың. Бала чын күңеленнән тырышса булдыра бит. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә кайбер укучы һәрбер дәресенә бик теләп, чын күңелдән әзерләнә.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны башка милләт вәкилләре дә бик яхшы белә. Мәсәлән, VI сыйныфта укучы рус баласы аның «Шүрәле» поэмасы белән таныша. Әлеге гаҗәеп поэма һәрбер баланы җәлеп итәрлек хәлдә кызыклы һәм үзенчәлекле. Иң элек укучыларны Г.Тукайның музеена алып барырга мөмкин. «Шүрәле» поэмасын рольләргә бүлеп уку шулай ук иң кулай ысулларның берсе булып тора. Поэмага карата рәсемнәр ясау, «Шүрәле ролен иң оста башкаручы» конкурсын оештыру, «Шүрәле» әкиятен тыңлау һәм карау – болар барысы да балада кызыксыну уята. Г.Тукай иҗатын өйрәнүне тәмамлагач, «Габдулла Тукай әкиятләренә сәяхәт» дигән бәйге үткәрергә мөмкин. Һәр чараны үткәргән саен, укучының эшен дөрес итеп бәяләргә кирәк. Бу укучыны яңа ачышларга этәрә, аңа яңа көч өсти. Укучылар бер-берсенең хезмәтенә бәя бирсә, бу тагын да әйбәтрәк.

Шулай ук дәрес аралырында «Күңелле тәнәфес» үткәреп алырга мөмкин. Укучылар белән кызыклы уеннар үткәреп була. Әлеге уеннарны башлангыч сыйныфта ешрак үткәрсәләр, укучы V, VI сыйныфларда әлеге уеннарны башлангыч сыйныф укучылары белән үзе дә үткәрә ала. Шундый уеннардан «Түбәтәй», «Кәрия-Зәкәрия», «Ак калач»укучыларга бик ошый. Уеннар нәтиҗәсендә төрле милләт балалары арасында дуслык көчәя, укучы яңа сүзләр өйрәнә. Уеннарны аралаштырып уйнарга мөмкин: бер татар уены булса, икенчесе рус уены булсын. Бәйрәмнәр белән дә шулай. Укучы әлеге чаралар ярдәмендә үз милләте, теле белән бергә башка милләт хакында да күп нәрсәләр белә. Шулай ук әкиятләрне сәхнәләштереп куярга мөмкин. Укучыга мондый яңалыклар ошый. Рольләргә кереп уйнаганда, бала диалог рәвешендә бик күп яңа сүзләр нәтиҗәсендә телен баета. Аннан бергәләп курчак театрына барырга була.

Танылган шәхесләрне кунакка чакырганда, бер-ике укучыны интервью алырга әзерләргә кирәк. Укучы үзен журналист итеп хис итә, кызыклы сораулар әзерли.

Хәзерге замана баласы китапханәгә сирәк йөри, әдәби китаплар укырга яратмый дисәк тә була. Шуңа күрә һәр укытучы балалар газетасы, журналы яздырса, бик әйбәт була. Сыйныфта кечкенә генә китапханә оештырырга да мөмкин. Һәр укучы өйдә булган әдәби китапларын алып килсен. Соңыннан укылган китаплар буенча әңгәмә оештыру да баланың укуга карата кызыксынуына бер адым булып тора. Балачакта минем укытучым нәкъ әлеге алымны куллана иде. Укылган әсәрләрнең эчтәлеген аерым бер дәфтәргә язып бара идек. Укуга, әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләүнең бу беренче баскычлары булгандыр. Хәзер укучылар сочинение язарга тема бирелсә, бөтен интернет ресурсларыннан эзләп, азапланып бетә, тик үзенең фикерен яза алмый. Укучыларның тел байлыгы бик ярлы, алар үзара да матур итеп аралаша алмый. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә сорауларга җавап биргәндә дә, җөмләләр дөрес төзелми, фикерләр ачык әйтелми. Димәк, хәзерге заман укучысы китап белән дус түгел икәнен күрсәтә бу.

Һәр елны Татарстанның барлык шәһәрләрендә, районнарында, авылларында «Татарча сөйләшәм» акциясе уздырыла. Әлеге чарада катнашу – шулай ук укучының тел байлыгын үстерә, кешеләр белән аралашырга өйрәтә. Башка милләт вәкиленнән булган укучы язарга авырсынса да, сөйләшә белсә, бик әйбәт булыр иде.

Башка милләттән булган укучылар белән түгәрәкләр оештырырга мөмкин. Әлеге түгәрәкләрне төрле темалар буенча үткәрергә була. Мәсәлән, «Яшь каләмчеләр» түгәрәге. Әлеге түгәрәккә иҗат итәргә яраткан укучыларны җыярга мөмкин. Шуннан аларның иҗатларын балалар газетасы яки журналларына җибәрергә була. Әгәр рус телендә язса, тәрҗемә ясарга мөмкин.

Безнең республикабызда төрле милләт вәкилләре яши. Аларның гореф-гадәтләре, диннәре, телләре төрле. Ләкин алар барысы да татар телен өйрәнә. Кемдер бик теләп, күңелен биреп өйрәнә, әти-әнисе дә каршы килми. Ә кайбер баланың өйрәнәсе килми. Шуңа күрә, һәр балада телгә карата мәхәббәт, хөрмәт уятырга кирәк дип саныйм мин. Телләр өйрәнү әйбәт ул. Татар телен өйрәнү өчен, безгә башка илләрдән укучылар килә. Алар берничә ел буе татар теленең серләренә төшенә. Мондый кешеләр белән горурланырга гына кала. Саша җырлаган арада, менә шундый фикерләр килде минем башка. Үземнең укучыларымның киләчәге мине борчый. Алар киләчәктә нинди булырлар? Мин биргән белемнәр аларга тормышта кирәк булырмы? Нәрсә генә булмасын, нинди генә үзгәрешләр кертелмәсен, башка телне өйрәнү, аның серләренә төшенү, ул телдә аралаша алу – зур дәрәҗә. Укытучы үзенең дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрә алса, укучы әлеге телгә битараф булырга тиеш түгел.