Татар теле дәресләрендә укучыларда сөйләм культурасы формалаштыру
(Башлангыч сыйныф укучылары мисалында)
Флүзә ЗӘЙНӘГЕТДИНОВА,
Казан шәһәре 169 нчы мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рус телле балаларга татар телен укыту – катлаулы процесс. Куелган укыту максатларыннан, тел әзерлегеннән, теге яки бу сыйныф укучыларының бер дәрес кысаларында материалны кабул итә һәм үзләштерү мөмкинлекләреннән чыгып, төрле алымнар кулланыла. Укыту методлары балаларның яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алып сайланырга тиеш [Хәйдарова, 1999: 19].
Федераль дәүләт стандартлары нигезендә татар теленә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә. Коммуникативлык телгә өйрәтү процессының барлык якларын үзенә буйсындыра, шул исәптән укучыларның сөйләм культурасын формалаштыруны да [Хәбибуллина, 2002: 20]. Укыту максатлары, бурыч, принцип, методлары, эш алымнары шуннан чыгып билгеләнә.
Диалог – телдән сөйләмнең киң таралган формасы. Диалогик сөйләмгә өйрәтү сыйныф саен катлаулана бара. Рус телле балаларның диалогик сөйләме мөмкин кадәр табигый формага якынлашырга һәм диалогның төп сыйфатларын сакларга тиеш [Фатхуллова, 2002: 3]. Моңа ирешү өчен, дәреслекләрдә төрле биремнәр тәкъдим ителгән: ситуацияләр буенча диалоглар төзү, диалогны дәвам итү, монологик текст нигезендә диалог төзү, бирелгән сүзләр белән диалоглар тезеп сөйләү.
Диалогик сөйләмдә төрле типтагы репликаларны (ачыклаү, раслаү, инкарь итү, шикләнү, хүплаү, исәнләшү, гажәпләнү, шатланү, күңелсезләнү, сораштырү, кабатлап сорау) дөрес кулланырга, сорау репликага дөрес җавап сайларга, мәгълүматны төгәл хәбәр итәргә, фикерне өзлекле белдерергә өйрәтү – укытучының житди бурычы. Бу эш адымлап атлауны хәтерләтә. Бер адым ясауны бер репликаны дөрес куллану мәгънәсендә аңларга кирәк. Шуңа күрә бу этапны диалогны “адымлап төзү” дип атарга мөмкин. Бу очракта диалог төзи белү күнекмәләрен үстерү күнегүләренең түбәндәге төрләрен күрсәтергә мөмкин: 1) ситуациягә туры килгән репликаларны санап чыгыгыз; 2) ситуациягә караган сорау, өндәү, тойгы, хәбәр итү репликаларын кулланыгыз; 3) җавап репликаны тулыландырыгыз; 4) бирелгән микродиалог нигезендә үзегез диалоглар төзегез; 5) диалогик сөйләмне монологик сөйләмгә әйләндерегез; 6) бирелгән репликаларны диалогта кулланыгыз; 7) диалогик бердәмлектә куелмаган (әйтелмәгән) җавап репликаларны үзегез куеп әйтегез; 8) репликалардагы фигыль заманнарын үзгәртегез.
Монологик сөйләм логик эзлеклелек белән характерлана: фикер әйтелеп, ул ачыклана, аныклана, дәлилләнә. Монологик сөйләм мәгънә ягыннан төгәлләнгән һәм коммуникатив юнәлтелгән була. Мондый сөйләмгә синтаксик төзелеше ягыннан катлаулылык, ким җөмләләрнең аз кулланылуы, җөмләләрнең төрле төзелештә булулары да хас. Рус телле балалар монологик сөйләмнең түбәндәге төрләренә ия булырга тиешләр: тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләү, тәрҗемә итү.
Монологик сөйләмгә өйрәтү өч этаптан тора: 1) фраза (хәбәрләмә) дәрәҗәсендәге сөйләм; 2) синтаксик бөтен дәрәҗәсендәге сөйләм; 3) бәйләнешле текст дәрәҗәсендәге сөйләм. Һәр этапта билгеле бер күнегүләр кулланыла: беренче этапта – предметны күрсәтү һәм аның нәрсә икәнен әйтү; җөмләне уку, эчтәлеген тулыландыру; раслау җөмләләрне уку, инкяр формада әйтү; икенче этапта – бирелгән схема нигезендә монолог төзү; терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп сөйләү; әйтелгән фикернең дөреслеген исбатлау; өченче этапта – укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирү; өйрәнелгән мәкальләргә комментарийлар бирү; үткән вакыйгалар турында киңәйтелгән хикәя төзү.
Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, һәр дәрестә диярлек өйрәнелгән лексик-грамматик материалга нигезләнеп, текст үрнәкләре тәкъдим ителә. Шулар һәм өстәмә биремнәр ярдәмендә монологлар төзергә өйрәтү максатыннан, түбәндәге күнегүләрне башкару шарт: 1) текстның нинди темага караганын әйтегез; 2) текстның төрен билгеләгез (тасвирлау, хикәяләү, хәбәр итү, фикер йөртү, искә төшерү, диалог, полилог һ.б.); 3) текстны укыгыз, төп җөмләне табыгыз; 4) текстны кисәкләргә бүлегез һәм аларга исемнәр уйлап табыгыз; 5) текстның төп фикерен билгеләгез; 6) текстның эчтәлеген ачыклаучы терәк сүзләрне табып әйтегез; 7) тексттан төп фикерне белдерүче жөмләләрне язып алыгыз; 8) тактада бирелгән җөмләләрне эчтәлек тәртибендә урнаштырыгыз; 9) план нигезендә текстның эчтәлеген сөйләгез; 10) тексттагы персонажларның эшләренә бәя бирегез һәм үз мөнәсәбәтегезне белдерегез; 11) текстның эчтәлегенә караган рәсем буенча хикәя төзегез; 12) текстның эчтәлеген үз сүзләрегез белән язып бирегез; 13) текстның эчтәлеген үз сүзләрегез белән кыскача сөйләгез; 14) текстның нәтиҗәләрен үз сүзләрегез белән дәлилләп әйтегез; 15) текстның эчтәлегенә туры килгән таныш мәгьлүматны өстәп сөйләгез; 16) өстәмә чыганаклардан файдаланып, текстның эчтәлеген тулыландырып сөйләгез; 17) укылган текстлардан файдаланып бирелгән темага бер хәбәр әзерләгез яки «түгәрәк өстәл»гә әңгәмә әзерләгез.
Татар телендә монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыруга укучыларның өйрәнелгән грамматик форма һәм конструкцияләрне истә калдырулары, зур булмаган шигырьләрне, җырларны, табышмакларны ятлаулары, сораулар ярдәмендә зур булмаган хикәяләр төзүләре ярдәм итә.
Методикада диалогик һәм монологик сөйләмне үзара бәйләп һәм параллель өйрәтүгә өстенлек бирелә. Моның сәбәпләре дә бар: табигый аралашуда чиста монолог аз күзәтелә; шул үк вакытта диалогтагы репликалар кайчак шактый зураялар. Диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәтү төрле этапта төрлечә оештырыла.
Укучыларның сөйләм телен үстерүдә төрле күнегүләр кулланыла. Монологик сөйләм хикәяне дәвам итү, текстның эчтәлеген сөйләү күнегүләре ярдәмендә үстерелә. Күнегүләрнең төрләре күп булса да, укытучыдан аларны иҗади сайлау сорала.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
- Фатхуллова К.С. Система обучения татарской диалогической и монологической речи / К.С.Фатхуллова. – Казань: Школа, 2002. – 188 с.
- Хәйдәрова Р.З. Рус телендә сейләшүче балаларга татар теле укыту: Укытучылар өчен методик кулланма/ Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. – Казан: Мәгариф, 1999. – 103 б.
- Хәбибуллина З. Бәйләнешле сөйләм үстерү/ З.Хәбибуллина, Л.Фәрдиева// Мәгариф. – 2002. – №4 – 20 б.
