Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикер йөртү

№ 190

Алсу НАСЫЙБУЛЛИНА,

Питрәч районы Көек авылындагы «Алгоритм» технологик лицееның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәрсә ул тәнкыйть? Ә нәрсә ул фикерләү? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай язылган:

– тәнкыйть ул – кешенең,берәр эшен яки эшчәнлеген яхшырту максатыннан, кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү, тикшерү;

фикерләү ул – фикер йөртү, уйлый алу. Кешенең уйлый, фикер йөртә, нәтиҗәләр чыгара алу сәләте.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе үз позициясяңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.

“Критик” фикерләү, беренче карашка, “тәнкыйди фикер йөртү, тәнкыйть күзлегеннән карау” дип кабул ителә. Ләкин белем бирү системасында бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый.

Г.Селевко фикеренчә, критик фикерләү – интеллектуаль (гамәли) эшчәнлек төре: мәгълүматны кабул итү, төшенү, хәтердә калдыру, иҗади, интуитив фикерләү кебек психологик төшенчәләрне ала. Критик фикерләү технологиясенең концептуаль үзенчәлек төрләре:

— белем бирүнең эчтәлеге аның күләмен яки мәгълүматның санын түгел, бәлки укучының  бу мәгълүмат белән тулысынча идарә итә алуын хуплый: танып белү, үзләштерү, аңлап төшенү, гамәлдә куллану;

— белем алуда мөстәкыйль рәвештә күнекмәләр булдыру;

— коммуникатив эшчәнлеккә нигезләнгән икеяклы процесс;

— танып- белүдә үтеләсе материалның уңай һәм тискәре якларын ачу;

— төгәл билге.

Критик фикерләү –

  • кызыксыну
  • эзләнү
  • үз-үзеңә сорау кую (ни өчен?)
  • җавап табу,
  • үз фикереңне булдыру,
  • башкалар фикеренә колак салу,
  • кабул ителгән карарга тәнкыйть күзлегеннән карау.

Белем бирү системасында тәнкыйди фикерләү төшенчәсе стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый. Тәнкыйди фикерләү –  үз позицияңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү  технологиясенең төп максаты: укучыны мөстәкыйль рәвештә белемнәрне үзләштерергә һәм тормышта иҗади кулланырга өйрәтү тора. Бурычлары:

1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;

2) укучыны актив эшчәнлеккә тарту;

3)  белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Тәнкыйди фикерләү технологиясе фәлсәфә, психология, педагогика фәннәренә нигезләнә. Аның авторлары  —  америка галимнәре  Чарльз Темпл, Дженни Стил, Курт Мередит.  Бу  галимнәр тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе программасын Словакиянең мәгарифен реформалаштыру өчен төзегән булганнар. Соңыннан Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Азия илләре өчен технологияне яраклаштырганнар. Тәнкыйди  фикерләүне үстерү идеясе Россия дидактикасы өчен әле шактый яңа күренеш. Россиядә бу технология 1997 нче елларда кулланыла  башлый. Безнең укыту системасына аны Игорь Загашев,  Ирина Муштавинская, Сергей Заир-Бек яраклаштыра. Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең  авторлары булып америка галимнәре саналса  да, Л.С. Выгодскийның “Теория осмысленного обучения” дигән хезмәтендә бу     технологиянең төп идеяләре чагылган:  “Фикерләү сәләте проблемалы  ситуацияләр аша,  бала предмет турында төшенчәләрне үзе эзләп тапкан вакытта гына үсеш ала”.

Америка педагогы Дэвид Клаустер тәнкыйди фикерләүгә хас түбәндәге 5 сыйфатны аерып чыгара:

Индивидуаль фикерләү. Һәр шәхес үз фикерен,карашын, идеясен, нәтиҗәсен  үзе формалаштыра. Беркем дә  безнең өчен  тәнкыйди фикерли алмый.

 Мәгълүмат. Тәнкыйди фикерләүнең  башлангыч ноктасын тәшкил итә. Үз фикереңне булдыру алдыннан иң башта мәглүматны өйрәнеп, кабул итәргә кирәк.

Үз белемеңне  үстерү.  Мәглүмат көннән көн тиз үскән заманда шәхес һәрвакыт үз белемен үстерергә тиеш.

Дәлилли белү. Төрле дәлилләр китереп проблемаларны, авырлыкларны чишү. Тәнкыйди фикерләгән кеше проблеманың чишү юлын эзләгәндә төрле фикерләр тыңлап үз карашын, фикерен төрле аргументлар китереп исбатлый белергә тиеш.

Социаль күренеш. Без бәхәсләшкәндә, фикер алышканда, мәгълүматны һәр яктан тикшергәндә безнең фикеребез, позициябез үзгәрә, я тулылана, тирәнәя.

Кирәкле мәгълүматны эзләп таба һәм анализлый, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр ясый, кабул иткән карарларының киләчәген фаразлый һәм алар өчен җавап бирә ала торган кеше – тәнкыйди фикерләү сәләтенә ия булган кеше..

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе “киртәләрсез” аралашуга корылган. Әлеге укыту  технологиясе укучыларны шәхес итеп үстерүгә, аларны коллектив эчендә тәрбияләүгә басым ясый. Ягъни дәрестә кем белә, шул кул күтәрә түгел, ә һәр бала, үз чираты белән, сорауга җавап бирергә тиеш була. Җаваплар дөрес булмаса да укытучы тарафыннан кире кагылмый. Укучы биредә тыңлаучы гына түгел, ә актив катнашучы булып утыра. Укучы өчен 3-4 кешелек кечкенә төркемнәрдә үз фикерен курыкмыйча җиткерергә уңайлырак. Үз фикерен белдерергә курыккан укучылар башта парлы эшләрдә, соңрак кечкенә төркемнәрдә аннан соң сыйныф алдында сөйләргә өйрәнә.

Бүгенге көндә укучының интернет ресурсларыннан чиксез мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Укытучы хәзер шундый шартларда эшли. Бала кайчан, нәрсә теләсә, шуны таба ала. Укытучының дәрескә кергәндә әлеге дәрес материалының бүген һәм иртәгә никадәр актуаль булуын билгеләве мөһим

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе алымнарын куллану тәҗрибәсе

Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора

 1 этап.  Чакыру (кызыксыну уяту, мотивация)

2 этап. Төшенү яки үзләштерү (Тупланган белемнәр нәтиҗәсендә, яңа материалны үзләштерү)

3 этап. Рефлексия.

  1. Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

Кызыксыну стадиясенең функцияләре

Мотивация тудыру Яңа темага кызыксыну уяту,уку проөессына актив эшчәнлеккә тарту
Информацион Элек үзләштергәнне актуальләштерү
Коммуникацион Фикерләр һәм фаразлар белән конфликтсыз уртаклашу

Бу стадиядә тәрле схемалар, таблицалар, дөрес һәм дәрес булмаган раслаулар, проблемалы сораулар тәкъдим итәргә мөмкин

  1. Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

Төшендерү стадиясенең функцияләре:

Информацион Укучылар яңа мәгълүмат белән танышалар,аның өстендә эшлиләр,анализлыйлар,бәялиләр,элек алган белемнәре белән чыгыштыралар
Системага салу Төшенү стадиясендәге барлык алымнар да укучылардан  яңа мәглүматны кабул итү түгел , ә системага свалуны, хәтердә калдыруны таләп итә

Бу стадиядә укытучының төп бурычы –укучыларга яңа мәглүматны үзләштерүгә юнәлнш бирү.

Яңа мәгълүматны төрле формаларда бирергә була:

  • Дәреслектәге текст
  • Видеофильм
  • Укытучы әзерләгән текст
  • Презентация
  • Таблица
  • Лекция
  • Аудиоматериал
  • Сыйныфташларының доклады
  • Парлы яки төркемдә уку
  1. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша. Дәрес барышындагы барлык хаталы фикерләр төзәтелә.Бу стадиядә укучының алдагы дәресләрдә белем алу өчен яңа максаты да барлыкка килергә тиеш.

Рефлексия  стадиясенең функцияләре:

Информацион   Яңа белемнәр үзләштерелә    
Коммуникацион Үзләштерелгән материал буенча фикер алышу
Мотивация тудыру Алдагы дәресләрдә яңа мәглүмат белән танышырга,үзлегеңнән өстәмә  укырга кызыксыну уяту
Бәяләү Алдагы дәресләрдә үзләштерелгән белемнәр белән яңалары арасында бәйләнеш табу,чагыштыру

 

Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, блум ромашкасы һ.б.

Дәреснең беренче этабында идеяләр “кәрзине”, кластер, буталган логик чылбыр, фаразлар  агачы, дөрес һәм ялгыш фикерләр һ.б. кулланыла.  Икенче этапта ми һөҗүме, инсерт, фишбоун, туктап уку, гади һәм катлаулы сораулар, Блум ромашкасы, плюс – минус кызыклы, беләм – белергә телим – белдем таблицаларын тутыру һ.б. алымнар отышлы.  Өченче этапта исә эссе, синквейн, рафт, борт журналы, фикерләүнең алты эшләпәсе кебек алымнар кулланыла.

Критик фикерләү технологиясендә дәрес типлары

Дәрес №1 Дәрес №2 Дәрес №3 Дәрес №4 Дәрес №5 Дәрес №6
Дәрес тибы Информацияле текст белән эш Әдәби текст белән эш Мөстәкыйль уку Дискуссия Язма эш Эзләнү тикшеренү дәресе
Кызыксындыру Акыл штурмы, кластер төзү Акыл штурмы Дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар Гади һәм

катлаулы сораулар таблицасы

икшеренү уздыру

 

Парлы акыл  штрумы
Төшенү Инсерт Блум ромашкасы Зигзаг Диагональ дискуссия Каралама вариантны язу, төзәтмәләр кертү Таблица тутыру
Рефлексия Кластерның дөреслеген тикшерү Кластер төзү Таблица тутыру Эссе Хаталарны төзәтү, язма эшне төгәлләү Тулысынча фаразлау

 

Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре, инновацион технологияне элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.