Татар, рус, инглиз халык ашлары

(2023 ел – Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан сыйныфтан тыш чара)

Алсу МИҢНУЛЛИНА,

Сарман районы Саклаубаш урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы

Максат:

– укучыларны төрле ризыклардан пешерелә торган татар, рус, инглиз халык ашлары, аларны әзерләү өчен кирәкле рецептлар, кирәкле шартлар һәм пешекче алдына куела торган таләпләр, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштыру;

– укучы кызлар әзерләгән милли һәм пешекче киемнәрен, милли ризыклар белән чәй өстәле бизәлешен, укучыларның татар, рус, инглиз халык авыз иҗаты жанрларын белүләрен бәяләү;

– укучыларда пешекче һөнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү, һөнәр сайлауда ярдәм итү, кызыксындыру. Ризыкка сак караш тәрбияләү, дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе булуына төшендерү. Гореф-гадәтләрне хөр-мәт итәргә, сакларга, хатын-кызның гаиләдәге ролен аңларга өйрәтү. Туган илгә, җиргә мәхәббәт, башка милләт кешеләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: һәр укучының чәй өстәлендәге ризыклар, төрле ярмалар, он, бәрәңге, суган; фонограммада  “Сарман” һәм “Татар халык ашлары”, татар, рус, инглиз халык бию көе; музейдан алынган борынгы кухня кирәк-яраклары.

Чараның төре: Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы хөрмәтенә багышланган бәйге-проект.

Бәйгенең барышы

Алып баручы.

Республикам минем – Татарстан!

Халкым бәхетенәдер син туган.

Сине яклап, ирләр утка кергән,

Исемеңне тарих ташка уйган.

(Фонограммада Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры яңгырый.)

Алып баручы. Укучылар, быел безнең республикада нинди ел дип игълан ителде? (Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы.)

– Ә хәзер бәйгебезне башлыйбыз.

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, жюри составы, бәйгедә көч сынашачак кызлар!

Хәерле көн телим барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә.

Сәламәтлек телим һәммәгезгә,

Ә осталык һәм тапкырлык – кызларыбызга!

Ә хөрмәтле жюри составына – гаделлек.

(Сәхнәдә – кызлар милли ризыклар белән әзерләгән чәй өстәлләре. Тәнәфестә жюри алдан ук өстәлләр бизәлеше белән таныша тора.

Сәхнәдә башта татар, рус, аннары инглиз бию көйләре уйный.

Һәр милләт кызы үзенең халык көенә үзенең милли киемнәрдән (татар кызы, рус кызы, инглиз кызы), биеп, сәхнә түренә узалар. Жюригә бәйрәм символы – чиккән сөлгедә ипи белән тоз тапшырыла. Алып баручы бәйрәм башлануын игълан итә.)

1 нче бәйге – “Минем визит карточкам”

(Бәйгедә катнашучы кызлар үзләре белән таныштыра. Татар кызы – татарча, рус кызы – русча, инглиз кызы инглизчә таныштыра. Укучы кыз ничәнче сыйныфта укый, ничек укый, нинди фәннәрне ярата, яраткан шөгыле турында сөйли.)

2 нче бәйге – “Милли кием сайладым”

(Һәр кыз үзенең милли киеме, аның тегелеше, бизәнү әйберләренең роле турында сөйли һәм сәхнә буйлап киемен тәкъдим итә.)

3 нче бәйге – “Сәнгатьтә мин җыр-биюгә оста”

(Кызларның һәрберсе сәнгать өлкәсендәге осталыгын күрсәтә (җыр, бию, нәфис сүз).

Алып баручы. Хөрмәтле жюри составы, тамашачылар! Без кызлар белән таныштык, аларның сәнгать өлкәсендәге осталыкларын күрдек. Ә хәзер аларны әдәбият өлкәсендә сынап карыйк.

4 нче бәйге. Татар, рус, инглиз халык мәкальләре атау.

(Бирелгән вакыт эчендә кем иң күп мәкаль атый, шул бу бәйгедә иң күп очко җыючы була.)

5 нче бәйге. Татар, рус, инглиз халык әкиятләре исемнәрен атау.

Шулай ук бирелгән вакыт эчендә укучы кызлар әкият исемнәре атыйлар. Кем иң күп әкият белүче, шул иң күп очко җыючы була.

(Мәсәлән, әкиятләр:Татар: “Ак байтал”, “Ак бүре”, “Алпамша”, “Батыр егет”, “Гөлчәчәк” ,”Дию кызы, бай малае һәм мулла”, “Камыр батыр”, “Зөлкарнәй батыр”, “Өч күгәрчен” һ.б.

Рус: “Волк и семеро козлят”, “Три медведя”, “По щучьему велению”, “Маша и медведь”, “Теремок”, “Курочка Ряба”, “Гуси-лебеди”, “Снегурочка”, “Крошечка-Хаврошечка”, “Репка”,” “Царевна-лягушка”.

Инглиз: “Snow White”, “ Little Red Riding Hood”, “ The Princess on the Pea”,  “Puss in Boots”, “ Rapunzel”,  “The Little Mermaid”, “ Cinderella”, “ Thumbelina”, “The Fisherman and His Wife”, “ The Bremen Town Musicians”

Алып баручы. Бәйгенең беренче башлангыч өлеше тәмамланды. (Хөрмәтле жюри кызларның чыгышына йомгак ясый, очколар санын билгели.)

– Хәзер инде без бәйрәмнең төп өлешенә күчәбез. Безнең бәйге “Татар, рус, инглиз халык ашлары” дип атала. (“Татар халык ашлары” көе куела.)

Бәйгенең төп өлеше

Алып баручы. Һәрбер халык бик борынгы заманнардан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь, ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Халык терлекчелек, игенчелек, балыкчылык, бакчачылык, яшелчәчелек белән шогыльләнгән.

1 нче бәйге. Ярмалар төрен аеру.

(Кызлар каршына төрле ярмалар салынган савытлар куела. Алар ярманың исемен әйтергә тиеш. (Мәсәлән, дөге, солы, манный, бодай, карабодай, ясмык, тары ярмалары.)

2 нче бәйге. Өстәлләрне яклау.

(Кызлар татар, рус, инглиз халык ризыклары куеп әзерләнгән чәй өстәлләре турында сөйлиләр. Жюри ризык төрләренә, аларның күплегенә, самавыр, чынаяк, бал кашыклары куелышына, кызларның сөйләм теленә, үз-үзен тотышына игътибар итәргә тиеш була.)

3 нче бәйге. Төрле ризыклардан нинди татар, рус, инглиз халык ашлары пешереп була?

Алып баручы. Укучылар, сез нинди шулпалар беләсез?

(Кызлар татар халык шулпа исемнәре атый. Мәсәлән, куастан, салкын аш, өйрә, салма, сөтле аш, солянка, токмач, умач, хуҗабикә, чумар, шулпа.

Борщ, куриная лапша, рассольник, щи, суп с фрикадельками,  грибной суп, овощной суп, солянка, харчо, уха.

Mushroom soup, Pumpkin soup, Tomato soup,Miso soup, Chicken soup , Onion soup ,Partan bree, London Particular, Goat Water, Tattie drottle, Cream of watercress, Cawl cennin, Scotch broth, cock-a-leekie, Mulligatawny, Cullen skink.)

Алып баручы. Кызлар, сез нинди итле ашамлыклар беләсез?

(Кызлар итле ашамлыклар атый. Мәсәлән, азу, балык тәбәсе, бишбармак, җылгыр, казылык, калҗа, катлама, койка, кулланма, кыздырма, ләгман, мантый, пылау, тартар, тавык, тулма, тутырган балык, тутырган каз, тутырган тавык, тутырган үрдәк, тутырма, чүлмәк бәлеше, тел, тавык рулеты, казылык.

Жаркое, бефстроганов, телятина «Орлов», буженина,  котлеты пожарские, котлеты  михайловские, котлеты по-киевски, пельмени, рагу, гуляш.

Lancashire hotpot,  beef steak and kidneys pie, Faggots , Coronation chicken, Pie and mash, toad in the hole, Roast beef, shepherd pie, Beef Wellington.)

Алып баручы. Кызлар, сез нинди камыр ашларын беләсез?

(Кызлар камыр ашларын атый. Мәсәлән, бавырсак, бармак, бәлеш, бөккән, бүдәнә, вак бәлеш, горабия, гөбәдия, дучмак, дүртмеш, кабартма, коймак, күмәч, күптермә, кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч, сумса, чәк-чәк, чәлпәк, чүбәрәк, талкыш, кәләвә, пәхләвә.

Пирожки, кулебяка, расстегай, вязига, шаньга, сметанник, вертута с яблоками, молочные коржики, ватрушки, пряник, каравай, пирог, блины, калачи, бублики, баранки, оладьи, сырники.

Victoria sponge cake, Scone, Banoffee pie, Plum pudding, Lemon drizzle cake, Flapjack, Scottish shortbread, Mince pie, Trifle, Pound cake, Сrumble.)

Алып баручы.

– Укучылар, камыр ризыклары пешерү өчен нинди он сайларга кирәк? Һәм ни өчен? (Камыр ризыклары әзерләү өчен югары сортлы он кулланыла. Югары сортлы онның җилемәсе күп була. Җилемсәсе күп булгач, камыр уңа.)

Сөт ризыкларын атау

(Мәсәлән, катык, эремчек, әйрән, сөтөсте, сөзмә, корт, каймак.

Сметана, творог, топленое молоко, простокваша, русское (топленое) масло, варенец

Butter, Cheese, Cottage cheese, Yogurt, Whipped cream, Ice cream, Milk, Hot chocolate, Pudding, Sour cream, Milkshake.)

Эчемләкләр атау

(Мәсәлән, чәй, әйрән, квас, буза, сосла, кесәл.

Квас, медок, морс, компот, сбитень, кисель;

The tea, Hot apple juice, cocktail, cocoa, coffee, orange juice, smoothie.)

4 нче бәйге. Ризык әзерләү өчен кирәк булган кухня приборлары сайлау.

Алып баручы. Кызлар, хәзер сез ризык әзерләү өчен, борынгы заман кулланылышында булганнарыннан башлап, бүгенге көн кулланылышында булган кухня кирәк-яракларын атыйсыз.

(Кызлар кухня кирәк-яраклары әйтә. Мәсәлән, җилпүч, ипи табагы, ипи көрәге, күәс чиләге, казан, чуен, таба, уклау, кунатактасы, тукмак, чүлмәк, мичкә, кисмәк, пычак.)

5 нче бәйге – “Табышмак әйтәм, тап!”

Алып баручы. Кем табышмакларга җавап таба, шул үзенә очко җыя.

  1. Өстән тишек, астан тишек,

Уртасында ут та су. (Самавыр)

  1. Сыңар аяк саескан

Суга төшеп су эчкән. (Чүмеч)

  1. Өстәлемдә ак үгез,

Маңгаенда бер мөгез. (Чәйнек)

  1. Барысын да ашатам, ә үземнең авыз юк. (Кашык)
  2. Өр-яңа савыт тишелеп беткән,

Тишекләреннән ак яңгыр үткән. (Он иләге)

  1. Яшь идем, барысын туйдырдым,

Күп еллар түздем;

Бер егылып төшкән идем,

Гомеремне өздем. (Чүлмәк)

  1. Бәләкәй генә ак килен

Йөгерә-йөгерә кунак сыйлый. (Чәйнек)

6 нчы бәйге. Пешекче киеменә таләпләр.

Алып баручы. Без пешекченең  эш урынында сакларга тиешле таләпләрне карап китәбез. Нәрсәләр үтәлергә тиеш соң?

– Пешекченең санитария кагыйдәләре буенча киеме нинди булырга тиеш?

– Пешекченең кулларына нинди таләпләр куела?

– Пешекченең баш киеме нинди булырга тиеш?

– Пешекченең аяк киеменә таләпләр бармы? (Һәр сорауга кызларның җаваплары тыңланыла.)

7 нче бәйге. Эш урынында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен барлау.

– Пычак белән сак эш ит!

– Газ кабызганда, сак бул!

– Ризыкны кайнар мичтән алганда, пешмичә ал!

– Ризык пешергәндә, кайнар май чәчрәмәсен!

– Капкач ачканда, пар кулыңны пешермәсен!

– Кайнар чәйнеккә һәм чәйгә пешмә!

8 нче бәйге. Пешергән ризыкның рецепты белән таныштыру.

(Кызлар үз ризыкларының рецепты белән таныштыра.)

Йомгаклау

Алып баручы. Аш-су остасы – хатын-кыз. Ул эштә – пешекче, өйдә – хуҗабикә. Шуңа күрә мин һәр кызны ризык әзерләү серләре белән таныштырырга теләдем. Чөнки хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, балалар тәрбияләүче. Ә ризыкны ничек әзерләргә соң? Әлбәттә инде, бөтен күңелеңне биреп.

Туклану – кешенең яшәве өчен төп шартларның берсе. Кеше сәламәтлеге дә, аның эшкә сәләтлелеге дә, озак яшәве дә туклануны дөрес оештыруга бәйләнгән.

Хөрмәтле укучылар, хөрмәтле жюри! Кызлар бәйгедә бик матур һәм уңышлы чыгыш ясадылар, рәхмәт. (Жюри җиңүчеләрне билгели, кызларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыла.)