Татар милли киемнәре һәм бизәкләре

№170

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге) 

Дилбәр МӨХӘММӘТШИНА,

Азнакайдагы 4 нче «Светлячок» балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар (рус) теле тәрбиячесе

Максат: татар милли киемендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

Бурычлар: балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну уяту;балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү; ләлә, кыңгырау, канәфер чәчәкләрен, яфраклар кисү ысулларын ныгыту.

Сүзлек өстендә эш: серле, тылсымлы, сихри сандык, ләлә, кыңгырау,канәфер чәчәк, алъяпкыч, түбәтәй, читек, калфак, камзул, ашъяулык.

Алдан үткәрелгән эш: милли киемнәр, андагы татар бизәкләре белән танышу өчен иллюстрацияләр, китаплар  карау,милли киемнәр турында әңгәмә,җырлар тыңлау: “Кәләпүшем — калфагым”, “Әпипә” татар бизәкләрен трафаретлар ярдәмендэ альбомнарга  төшерү, “Түбәтәй” уенын өйрәтү,өстәл уеннары уйнау: “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Киемне бизә”.

Җиһазлау: серле сандык, магнитофон, проектор, ИКТ куллану, “Татар милли киемнәре һәм бизәкләре” темасына презентация түбәтәй, кул эше өчен кирәкле материаллар .

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, матур әдәбият, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Оештыру минуты. Уңай халәт тудыру.

2. Татарстан һәм андагы яшәүче халык турында әңгәмә.

3. Музейга сәяхәт.

4. Милли бизәкләр турында әңгәмә.

5. Сюрпризлы мизгел.

6. Уен “Түбәтәй”.

7. Ашъяулыгын бизәү.

8. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

I. Оештыру минуты. Уңай халәт тудыру

(Төркемдә тыныч татарча көй уйный. Балалар, кереп, ярым түгәрәккә басалар.)

Балалар.

Саумы , кояш!

Саумы , һава!

Саумы, иртә!

Саумы, бакчам!

Саумы, минем дусларым! (Бергәләп кул чабалар.)

Тәрбияче. Исәнмесез, хәерле көн балалар һәм килгән кунаклар! Без сезнең белән бүген милли киемнәр һәм татар милли бизәкләре турында сөйләшербез.

II. Татарстан һәм андагы яшәүче халыклар турында әңгәмә

Тәрбияче.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан! (Г.Зәйнашева)

Тәрбияче. Балалар, безнең республика ничек атала?

Балалар. Безнең республика – Татарстан.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Республикабызда нинди милләтләр яши?

Балалар. Татарлар, руслар, чувашлар, үзбәкләр һ.б.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Без нинди милләт кешесе икәнен ничек белә алабыз?

Балалар. Милләтләрне телләре, киемнәре, киемдәге орнаментлары буенча аерып була.

Тәрбияче. Дөрес, шулай. Балалар, карагыз әле миңа, минем кием сезгә ошыймы? Ә мин нинди халыкның милли киеменә киенгәнмен? (Тәрбияче татар халык милли киемендә.)

Балалар. Ошый. Сез татар халык милли киемен кигәнсез.

III. Күргәзмәгә сәяхәт

Тәрбияче. Ә хәзер без сезнең белән татар халкының милли киемнәре сакланган күргәзмәсенә барып кайтабыз. (Күргәзмәдә татар милли киемнәре куела: түбәтәй, калфак, читек, камзул, алъяпкыч, кулъяулык, ашъяулык һ.б.)

Тәрбияче. Балалар, кайсыгыз татар халык милли киемнәре турында шигырьләр белә? (Балалар түбәтәй, калфак, читек турында шигырьләр сөйли.)

IV. Милли бизәкләр турында әңгәмә

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар. Күрәсезме, балалар, барлык киемнәргә дә бизәкләр төшерелгән. Ул ничек дип атала?

Балалар.  Чәчәк үсемлекле орнамент дип атала.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Татар милли орнаментның төп бизәкләре – чәчәкләр, үсемлекләр: ләлә, канәфер, кыңгырау, чалмабаш чәчәкләре, яфраклар. Борынгы заманда барлык кеше дә кием сатып ала алмаган, алар киемнәрне үзләре теккән һәм матур булсын өчен бизәгәннәр. Ә аларны бизәү өчен үрнәкләрне каян алганнар?

Балалар. Табигатьтән алганнар.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Бу матур киемнәр нәселдән-нәселгә бирелеп килгән һәм шулай музейларга да эләккәннәр.

V. Сюрпризлы мизгел

(Шулвакыт ишек шакыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, ишетәсезме, кемдер ишек шакый. Мин карыйм әле, кем икән анда. (Тәрбияче барып ишекне ача һәм ишек төбендә сандык таба. Тәрбияче сандыкны ачып карарга тәгъдим итә, ләкин сандык ачылмый.)

Тәрбияче. Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки, ачылыр.

Балалар. Сандык матур, бизәкле, серле, тылсымлы һ.б. (Сандык ачыла һәм аның эченнән табышмаклар табыла.)

Тәрбияче. Балалар, бу сихри сандыкта сезнең өчен табышмаклар бар икән. Әйдәгез әле, табышмакларга бергәләп җаваплар табыйк.

1. Яңа гына идем итек,

“Ч” өстәгәч – булдым… (читек).

2. Әнием ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхәтне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме … (түбәтәй).

3. Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы … (калфагы).

VI. Татар халкының милли киемнәренә багышланган “Түбәтәй” уены

(Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер баланың башына түбәтәй кигертелә һәм шигырь сөйләгәндә түбәтәйне бер-берсенең башларына түгәрәк буенча күчереп баралар. Шигырьне сөйләп бетерүгә, түбәтәй кем башында кала – шул уеннан чыгарыла. Азактан калган бала җиңүче була.)

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән, матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

VII. Ашъяулыгык бизәү

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән күргәзмәдә бик күп матур бизәкле әйберләр белән таныштык. Әйдәгез әле, искә төшерик.

Балалар. Түбәтәй, калфак, читек, камзул, алъяпкыч, кулъяулык, ашъяулык һ.б.

Тәрбияче. Дөрес. Балалар, әйдәгез әле, без дә күргәзмәгә үзебезнең өлешне кертик. Күргәзмәгә бүләккә ашъяулык бизәп тапшырыйк. Балалар, карагыз әле минем кулда – ашъяулык, ул матурмы, ул нәрсәләр белән бизәлгән?

Балалар. Әйе, матур. Ул яфраклар белән бизәлгән.

Тәрбияче. Дөрес, балалар,  ашъяулык матур. Тик, минемчә, анда нәрсәләрдер җитми, сез ничек уйлыйсыз?

Балалар. Чәчәкләр җитми.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, чәчәкләр җитми. Безнең ашъяулык тагын да матуррак булсын өчен аны татар халкының матур милли бизәкләре – чәчәкләр белән бизибиз. (Өстәл артында дөрес утыру күнекмәләрен искә төшерелә.)

Тәрбияче. Сезнең өстәлегездә бизәкләр – шаблоннар ята. Сез аны төсле кәгазьләргә төшереп, кайчы белән кисеп алырсыз һәм матур итеп шушы ашъяулыкка ябыштырырсыз. (Кайчыны дөрес тоту күнекмәсен искә төшерү. Балалар, чәчәкләрне төсле кәгазьләргә төшереп, кисеп, бер-бер артлы чыгып, һәр кеше үзенең кискән чәчәген ябыштыра.)

Тәрбияче. Балалар, ашъяулыгыбыз бик матур композицияле килеп чыккан, чиста итеп ябыштыргансыз, күргәзмә эшчеләре бик шат булыр.

VIII. Йомгаклау өлеше

Тәрбияче. Балалар, сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?

Миңа бүген сезнең эшләрегез ошады. Барыгызга да рәхмәт.