Татар мәгарифенең дә яшәргә хакы бар!

Әнәс ҖОМАГЫЛОВ,

Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, техник фәннәр докторы

Милли мәгариф өлкәсендәге проблемаларны хәл иткәндә Ф.Энгельс ачышын кулланырга мөмкин. Ул: «Җирдә биш төрле хәрәкәт (механик, физик, химик, биологик һәм социаль) билгеле», – дип яза. (Татар халкы юкка гына үз мәсләген элек-электән үк «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән мәкале аша белдермәгәндер.) Бу хәрәкәтләр үзара бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән. Кешеләр шул хәрәкәтләрне башкарып яши һәм файдалана, аларны өйрәнә, берсе белән берсен элемтәгә кертә. Алай да, кеше тормышы өчен иң кирәклеләре биологик һәм социаль хәрәкәтләр булып тора. Бу ике хәрәкәтне берләштерүче фактор булып эш теле санала. Телсез милләтне үлгән милләт, дип саный безнең халык.

Тик һәр хәрәкәтнең уңай һәм тискәре яклары бар. Җир йөзендә хәрәкәтләрнең тискәре якларына игътибар аеруча зур, чөнки кемнәргәдер, әлеге хәрәкәтләргә таянып, халыкларны таларга һәм кимсетергә мөмкинлекләр ачыла. Өстен торган милләтнең телен генә кулланып уку һәм укыту нигезле һәм отышлы икәнен төшенгән титуллы (өстен торган) милләт биологик һәм социаль хәрәкәтләрне оста файдалана. Шуны күз алдында тотып, дәүләтебез титулсыз (буйсындырылган) милләтләрнең яшәү телен гамәлдән чыгарырга тырыша һәм, титулсыз милләтләрнең яшәү мохитенә махсус тыкшынып, каршылыклар чыгара.

Билгеле булганча, патша Россиясендә, СССРда һәм хәзерге Россиядә бер халык – титуллы булып, ә калганнары титулсыз булып яшәде һәм хәзерге чорда да яши. Дәүләт тарафыннан милли үзаңга ничек әһәмият бирелүе һәрберебезгә көн кебек ачык: титуллы тел – алгы, ә титулсыз телләр арткы планда тотыла.

Бүгенге көндә титулсыз милләтләр кешесен (шулар арасында татарларны да) кем һәм нинди оешма тәрбияли һәм үстерә соң? Ни өчен милләтләр арасында көрәш тел кысаларында бара? Ни сәбәпле Украина һәм Россия арасында низаг туган? Дин әһелләре Адәм галәйһисәләмнән алып Мөхәммәд салаллаһи галәйһим вәссәләмгә кадәр булган пәйгамбәрләребез тәгълиматлары Аллаһы тәгаләнең кешеләрнең тигез итеп яралдырганын төрле милләт кешеләренә җиткерә. Әмма гамәлдә алай барып чыкмый. Җир йөзендә һәрвакыт байлыкка һәм акчага нәфесле патшалар һәм милләт кешеләре алышынып торды. Байлар, патшалар һәм җитәкче кешеләр кеше хакы барын онытты. Кешеләргә һәм җитәкчеләргә нәфес дигән әйбер хайваннардан алынган дип уйлыйм. Дөнья хәзер дә шулай бара. Россиядә күпчелекне рус, татар һәм яһүдләр тәшкил итә. Иң зур нәфес һәм шуның нәтиҗәсендә тупланган байлык яһүд милләте байлары кулында икәне дөньяга билгеле. Титулсыз милләт кешеләрен талау һәм аларны маңкортка (титулсыз милләт кешесе, үз милләтен ташлаучы) әйләндерү, маңкортларның санын арттыру һәм башка эшләр, бәлки, яһүдләр тарафыннан махсус эшләнәдер, дигән фикерләр йөри. Шушындый шартларда толерантлык бер яклы гына булып кала, чөнки ул титуллыларга кирәкми. Титуллы милләт дәүләте титулсызларның телен, гореф-гадәтләрен һәм яшәү мохитен бетерү эшен ачыктан-ачык, ә кайберләрен яшертен рәвештә башкара. Бу эшне титуллы милләтнең төп халкы башкармый, алар чын мәгънәдә тыныч һәм толерант булып тора. Әмма аларны бу эшкә дәүләттәге җитәкчеләр арасындагы титулсыз милләтләрнең маңкортлары үгетли һәм ияртә.

Кеше туганнан алып соңгы сулышына кадәр ризык өчен бер яктан, ә икенче яктан үз куркынычсызлыгын булдыру өчен көрәшә. Дөньядагы һәр милләт кешеләренең нәфесләре төрлечә була. Шуңа күрә элекке гасырларда да һәм хәзерге вакытта да милләтләр арасында титуллы дәүләт булу өчен киеренке көрәш бара. Көрәшне, минем фикерләү буенча, яһүд милләте байлары уңышлы оештыра белә.

Хәзер бу фикерне тирәнрәк анализларбыз. Хәзерге чорда титулсыз милләтләрнең мәгариф системасы авыр хәлдә яши. Билгеле булганча, Россия дәүләте гражданнары паспортында милләтләр исеме язылмагач, титулсыз милләт кешеләре автоматик рәвештә рус булып санала. Мондый хәл кемнәр өчен файдалы соң? Күренеп тора, беренчедән, яһүд байларының мөлкәтен һәм кем икәннәрен күрсәтмәү (яшереп калдыру) өчен кирәк бу. Икенчедән, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында милли төркемнәр туплауны кискенләштерә. Төркемгә бер рус яки рус телле башка бер милләт кешесе эләксә, аның телендә эшне алып бару мәҗбүри итеп куела, чөнки аның хокуклары бозыла, имеш. Ә калганнарныкы бозылмыймыни? Өченчеседән, мохитне рус мохитенә яраклаштыру, ә аннан соң «бердәм халык» ясау өчен кирәк бу хәл. Менә шушы хәлләр СССРны таркатты да инде. Ә менә Россия дәүләтен кемнәр таркатачак? Россия бүген тоталитар (үзәкләштерелгән) дәүләт булып тора. Бу дәүләтнең киләчәге билгесез. Радио һәм телеканалларда, безнең корал белән күршеләргә уңышлы кизәнүебезне күрсәтеп торалар. Америка Кушма Штатлары да шуны ук эшли. Израиль дәүләте дә аларга ияргән… Сорау туа: бу дәүләтләрдә нинди милләт кешеләре идарә итә соң? А.Лукашенко АКШ дәүләте белән идарә итүчеләрнең нинди милләттән булуын әйтте (Болшой разговор с президентом //Советская Россия – 4 февраль. – 2017): «Там ңе (в руководстве США) много умных людей, 80% еврей, и не скажешь им, что они глупые. Нация далеко не глупая. Подскажут, расскажут и помогут». Израиль дәүләте җитәкчелегендә яһүдләр һәрхәлдә 100% ка якындыр, дип уйлыйм. Россия Президенты В.Путин әйтмешли, Россия дәүләте халыкларының нәсел шәҗәрәсе татар тамырларына тоташса да, хәзер исә аның дәүләте һәм партияләре җитәкчеләре башында һәрвакыт яһүд милләте кешеләре (60 ‑ 70%) утырганы билгеле. Димәк, дөньяда иң зур ыгы-зыгыларны яһүд милләтеннән чыккан олигархларның куптарганы көн кебек. Бу илләрдә информация челтәрләре дә алар кулында. Шушы олигархлар халыкларны төрле юнәлешкә үгетләп бора беләләр, бер-берсенә каршы котырталар, дәүләтләрен җимерәләр һәм башка мәкерле эшләрен башкаралар. Фәнзаман Баттал әйткәнчә (Кеше хакы. – Казан: Үзнәшер, 2015), хәзерге вакытта шул юл белән яһүд олигархлары «дөнья калҗасын бүлү өстендә эшли».

Дәүләт җитәкчеләре һәм аларның яһүд җебеннән булган куштан сәясәтчеләре үзләре башкарган явыз эшләре артында башка кемнәрдер торганын эзләгән булып кылана.

«Бердәм Россия» партиясе халыклар партиясе булмаганга күрә, аның төпле нигезе дә юк. Шуңа күрә бу дәүләттә халык бердәм була да алмый. Рус, башкорт, татар һәм башка милләт вәкилләре үзләрен «россиянин» итеп таный алмый. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, үз улын «россиянин» милләтеннән булуын әйткән очракта, ничек телевизор алдында түзеп утыра ала торгандыр?! Латыш узышчысын латыш диләр, финнекен  – фин, эстонлыны  эстон диләр, ә Айрат Шәймиевне «татарин» диясе урынга «россинин» диеп кимсетәләр.

Союздаш республикалар бездән аерылгач, Россия, бигрәк тә Мәскәү халкын ашату автономияле республикаларга һәм милли округларга калды, алар сыртына авыр йөк өстәлде. Шул сәбәпле илдә эчке кризис башланды да инде. Рус милләтен яклыйбыз, дип (СССР ны икмәк белән туендыручы) Украинага ташландык! Ә татар милләтен кем саклый? Ул турыда уйлаучы кеше дә юк.

Шушы шартлардә ничек татар балаларыннан һәм кешеләреннән  милләтпәрвәр тәрбияләргә? Кем өстенә төшә бу эш? Билгеле инде, татар теле укытучысына! Татарстан Республикасының күп кенә мәктәпләрендә мохит рус мохитенә яраклаштырылган. Бу хәл аеруча сонгы биш-алты елда көчәйде. Кайсы мәктәптә татар галимнәренең рәсемнәрен күргәнегез бар? Юктыр ул, ә татар милләтенең маңкортлары рәсемнәре күзеңә керердәй булып стенада эленеп тора.

Чын татар гаиләсендә туган бала, табигатьтән аерылмыйча, ана телендә генә укыганда тирән белем ала, чөнки аның җаны ана теленә яраклашкан. Чит телдә укыган баланың биоэнергиясе һәм нерв системасы үзгәрә: фикерләү, аңлау, хәтер һәм организмда башка психофизиологик шартлар бозыла, биологик һәм социаль хәрәкәтләр имгәтелгән рәвештә башкарыла башлый. Шуннан соң татар баласының буйсыну психологиясе барлыкка килә, һәм ул титуллы милләт вәкиле алдында үзен кол итеп тоя башлый. Шуңа күрә титулсыз милләтебезнең титуллы милләт дәүләте идарәсе астында маңкортлануы елдан-ел арта гына бара. Рус халкының саны башка халыкларның  маңкортлары исәбенә геометрик прогрессиядә арта бирә. Әтисе ягыннан яһүд булган В.Җириновский да рус халкы санын арттыручылар рәтендә диярсез, әмма моны ул үз чыгышын яшерү өчен эшләгәнен онытмаска кирәктер. Ничек җикеренә бу кеше башка халыкларны юк итү максатында күреп торабыз. Менә ничек җырлата аны яһүд байлары! Ул рус милләтенә кереп анардан файдалана, әмма шул ук вакытта рус милләтен башкаларга каршы куя. Нәтиҗәдә яһүд байларына файда килә. Татар маңкортлары титуллы дәүләттә яһүд милләте маңкортлары кебек эш башкара алмый, чөнки дәүләттә соңгыларның якыннары утыра. Татар һәм башка милләт маңкортларына үз милләтләренә генә каршы көрәшергә урын кала. Менә шуңа күрә татарда мәкаль дә барлыкка килә: «Татар татарның башын ашар». Биологик һәм социаль хәрәкәтләрнең тискәре якларын кулланып, АКШ, Россия һәм Израиль дәүләтләренең яһүд байлары берләшеп Сүрия, Украина һәм башка дәүләтләрне бүлгәләп таларга уйлыйлар.

Хәзерге вәзгыятьтә татар телле укытучыларга милли үзаңны – балаларга, олы кешеләргә, әти-әниләргә татар теленең байлыгын, татар халкының тирән тарихын, бөек галимнәрен, горур батырларын һәм дә маңкортларын дөрес ачып күрсәтергә, татарлыктан аерылмаска өндәргә, татар милләтенең рухи байлыгы нигезендә тәрбияләргә, татар милләте рухи байлыгына каршы чыгучыларга җавап бирергә өйрәтергә кирәк. Чын татар милләте кешесе физик һәм рухи яктан (биологик һәм социаль хәрәкәтләр дип аңлагыз) горур, тырыш һәм кайда гына яшәсә дә гаделлекне таләп итүче булсын.