«Татар кызы» бәйгесе

№65

(III сыйныф кызлары арасында конкурс)

Гөлнур ГАПТЕЛХАКОВА,

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле педагог-оештыручысы

Минзилә ГАБИДУЛЛИНА,

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче  гимназия тәрбиячесе

Максат. Балаларга милли тәрбия бирү, татар халык иҗатына, гореф-гадәтләренә, милли киемнәренә карата ихтирамлылык тәрбияләү.

Кичә барышы

(Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Экранда – милли киемнән татар кызы рәсеме һәм «Татар кызы» бәйгесе»дигән язу.

Милли көй яңгырый. Сәхнәгә ике  алып баручы егет чыга.)                  

1 нче алып баручы.

Дәверләрнең горурлыгы,

Хыялдагы татар кызы,

Кайт хыялдан чынбарлыкка,

Бул милләтемнең йолдызы!

2нче алып баручы.

Иман нуры балкый аның

Ай кебек йөзләрендә.

Зыялылык, инсафлылык

Гап-гади сүзләрендә.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, дуслар! Исәнмесез! Бүген бездә –«Татар кызы»бәйгесе. Иң уңган, иң чибәр, сөйкемле кызларыбыз көч сынаша!

2 нче алып баручы.

Татар кызы… Бу исемдә

Күпме тылсым, күпме сер!

Нечкә билле бу сылуга

Сокланып син бакчы бер.

1 нче алып баручы. Сылу кызларбызны сәхнәгә чакырабыз. Ягез, кызлар, рәхим итегез!

(Көй яңгырый. Егетләр кызларны сәхнәгә алып чыга.)

1 нче алып баручы (бәйгедә катнашачак кызлар белән таныштыра). Иң гүзәл кызыбыз Нәзилә! Сылуыбыз Талия! Уңган кызыбыз Кәдрия! Оста биючебез Әминә! Шаян кызыбыз Карина! Зирәк кызыбыз Ләйсән! Нәфис кызыбыз Әдилә! (Татар милли киемнәрен кигән кызлар сәхнәгә уза.)

2 нче алып баручы. Рәхмәт, кызлар! Без сезгә уңышлар телибез!

1 нче алып баручы. Беренче бәйгебез «Әйдәгез, танышыйк!»дип атала. Чыннан да, әйдәгез, танышыйк әле!

(Кызлар белән танышу. Алар турында презентацияләр күрсәтелә.)

2 нче алып баручы. Рәхмәт, кызлар! Сезнең һәрберегез татар милләтенең йолдызы булырдай кызлар икән! Һәр халыкның үз моңы, үз көе, үз җыры була. Халкыбызның күңеле бик бай, көйләре үзгә, җырлары моңлы һәм матур.

1 нче алып баручы. Кичәбезне халкыбыз җырлары бизәп торыр. Чөнки һәр сыйныф халык җыры әзерләде. Рәхим итегез!

(III А сыйныфы татар халкының «Әнисә» дигән җырлы-биюле уенын башкара.)

2 нче алып баручы. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», диләр.Ә кызларга йөз төрле шөгыль дә аздыр, мөгаен.

1 нче алып баручы.  Чыннан да, шулай. Аларга бик күп өйрәнергә, белергә кирәк. Чигә, тегә, бәйли, пешерә, чисталык саклый һ. б. … белергә тиеш.

2 нче алып баручы. Ә безнең кызларыбыз ничек? Сәләтлеләрме икән? Алдагы бәйгебез «Яраткан шөгылем» дип атала.

(Кызлар үзләренең җырга, биюгә, театр сәнгатенә осталыкларын күрсәтә.)

1 нче алып баручы. Афәрин! Булдырдыгыз, кызлар!

(III Б сыйныфы укучылары татар халкынын «Ай, йолдызым» дигән   җырын башкара.)

2 нче алып баручы.

Әбиемнең серле сандыгын,

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабай белгән йолаларны

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер беләсе иде беләсе.

1 нче алып баручы. Киләсе бәйгебез «Әбиемнең сандыгы» дип атала. Ниләр бар икән соң анда?

2 нче алып баручы. Монда халкыбызның мирасы булган халкым җәүһәрләре… Алар турында кызларыбыз үзләре сөйләр. Каршы алыйк!

(Сәхнәгә кечкенә сандык чыгарыла. Анда татар халкының милли киемнәре. Бәйгедә катнашучы кызлар калфак, чулпы, чиккән алъяпкыч, читек, ир-егетләр камзулы, хәситә, түбәтәй, милли алкалар турында сөйлиләр. Һәрберсе экранда да күрсәтелә.)

2 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә, кызлар! Бигрәк бай инде халкыбыз. Җырлары да нинди матур! Әйдәгез, тыңлап карыйк.

(III В сыйныфы халкыбызның «Талы-талы» җырын башкара.)

1 нче алып баручы. Кызларыбыз – булачак хуҗабикәләр һәм әниләр. Моңа балачактан ук әзерләнә башларга кирәк. Ягез, кызлар! Сезнең осталыкны сынап карыйк.

Чираттагы бәйгебез «Курчагымны киендерәм, сөендерәм» дип атала.

(Кызлар курчакларына төрле стильдәге киемнәрне киендерә. Һәрберсе үз киемнәрен яклый. Слайдларда төрле стильдәге киемнәр күрсәтелә.)

1 нче алып баручы. Кызлар, сез, чыннан да, бик осталар икән!

Безнең «Татар кызы» бәйгесе ахырына якынлашты. Сез, кызлар, үзегезне бары уңай яктан гына күрсәттегез. Нәтиҗәләрне чыгарганчы, халкыбызның тагын бер матур җырын тыңлап китик.

(III Г сыйныфы «Төймә-төймә» җырын башкара.)

2 нче алып барычы. Сылу кызларыбызны кабат сәхнәгә чакырабыз. (Егетләр кызларны сәхнәгә алып чыга.) Сүзне хөкемдарларга бирәбез. Рәхим итегез!

(Нәтиҗәләр әйтелә. Котлаулар. Истәлекле бүләкләр тапшырыла.)

1 нче алып баручы. Бәйрәмебез тәмам. Кызлар! Сез бик уңган, чибәр, ягымлылар икәнсез. Киләчәктә дә уңышлар телибез!

(Гимназиянең «Сәйлән»  ансамбеле «Кәләпүшем-калфагым» (Р.Вәлиева сүзләре, Л.Болгари көе) җырын башкара.)