Татар халык йола бәйрәме – «Каурый өмәсе»
Зөлфинә НУРГАЛИЕВА,
Мамадыштагы 2 нче «Кояшкай» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат:
– татар халкының милли бәйрәме – «Каурый өмәсе» белән таныштыру;
– балаларда бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.
Бәйрәм барышы
(Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән.)
Тәрбияче. Хәерле көн, дуслар! Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын!
Безнең татар халкының, әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Балалар, сез нинди татар халык бәйрәмнәрен беләсез?
Балалар. Нәүрүз, сабантуй, Карга боткасы…
Тәрбияче. Тагын бер шундый күңелле бәйрәм бар. (Ишектән табак белән каз каурыйлары күтәреп, әби керә.)
Әби. Иии, кызым, мине көтәсезме? Бу кадәр каурыйларны үзем генә ничек сыдырырмын дип бик борчылган идем, менә күпме булышчылар җыелган, сөбхәналла. Балалар, әйтергә дә онытып торам, бүген мин өмә үткәрәм, Каурый өмәсе. Элек көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгән. Каз өмәсе –авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Ә бездә бүген Каурый өмәсе.
Тәрбияче: Балалар, әби безне Каурый өмәсенә чакыра, булышабызмы әбигә?
1 нче бала.
Кулларымда ап-ак каурый,
Карасы буламы икән?
Әби өмәгә чакыра,
Дусларым, барыйкмы икән?
2 нче бала.
Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый,
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?
Әби. Балалар, Каурый өмәсе – халкыбызның бик борынгыдан килгән милли йоласы. Элек авылларда казларны бик күп үстергәннәр, ә көз җиткәч, өйдән-өйгә Каурый өмәсенә җыелганнар. Өмәдә эшләгәннәр дә, җырлаганнар да, биегәннәр дә, ә ахырдан тәмле коймак белән чәй эчкәннәр.
Менә, бәбекәйләрем, бу –каз каурые, безгә бүген шуны чистартырга кирәк. Берничәгез, килегез әле минем янга. Каурыйны алабыз, йомшак башыннан тотабыз һәм әкренләп мамыкны тартып төшерәбез, әйдәгез, бергәләп эшләп карыйк әле. (Әби балаларга булышып, өйрәтеп йөри.)
Тәрбияче. Бергәләп эшләгәч, каурыйларны чистартып та бетердек. Әби, безнең балалар – эшкә генә түгел, җырларга да осталар.
(“Әбием-әбекәем” җыры (Рөстәм Бакиров сүзләре, Рөстәм Сәрвәров көе)
Тәрбияче. Каз мамыгыннан мендәр ясыйлар, андый мендәрләр бик йомшак була.
Әби. Татар халкында яңа туган бәбиләрне котлап, һәрвакыт чиккән тышлыкка тыгып, мендәр биргәннәр. Менә без дә хәзер мендәр ясарбыз. Бу мендәрнең сүрүе булыр. Икегез сүрү кырыен тотып торыр, берничәгез мамык тутырыр.
1 нче бала.
Икегезгә ике сүрү,
Ягез әле, тотыгыз,
Йомшак булсын мендәрегез,
Мамыкны күп салыгыз.
2 нче бала.
Мендәр ясыйм, мендәрләрем
Йомшак булсалар иде.
Халкым гореф-гадәтләре
Мәңге сакланса иде!
(Балалар алмашлап эшлиләр, ике мендәр ясыйлар.)
Әби. Мамык чыкмасын өчен сүрү кырыен тегеп куярга кирәк, аны безнең әбиләр җырлый-җырлый теккәннәр. Бу эшне без үзебез эшләрбез. (Кунак әбиләр булса, алар тегәләр.)
3 нче бала.
Җыр-биюсез бер бәйрәм дә
Узмый – шуны белегез,
Каурый өмәсендә бүген
Рәхәтләнеп биибез.
(Татар халык җырлы-биюле уены –“Матур уен”.)
Әби. Хәзер мендәрләрне чиккән матур тышлыкка тыгабыз, кемнәр булыша? (Берничә бала булыша.) Карагыз, нинди йомшак, җиңел мендәрләр ясалды!
Каурыйларны сыдырдык. Мендәрләр әзер, ләкин безнең эш бетмәде. Балалар, халкыбыз зирәк, һөнәрле булган, һәр эшнең җаен белгәннәр. Менә бу каурый калдыкларыннан алар таба майлагыч ясаганнар, хәзер без дә сезнең белән бергәләп ясап карарбыз. (Берничә бала белән таба майлагыч пумала ясыйлар.)
Тәрбияче. Күмәк хезмәт күңелле, нәтиҗәсе дә яхшы. Әйдәгез әле, балалар, хезмәт, тырышлык, дуслык турында мәкаль әйтеш уйныйбыз. Мин башлыйм, сез әйтеп бетерерсез:
Тырышкан табар, … (ташка кадак кагар).
Эш сөйгәнне … (ил сөяр).
Эшләвең кеше өчен, … (өйрәнүең үзең өчен).
Бердәмлектә – … (көч).
Дусың булмаса – эзлә, … (тапсаң – югалтма).
Аз сөйлә, … (күп эшлә).
Ялкаулык – хурлык, … (тырышлык – зурлык).
Эш беткәч, … (уйнарга ярый).
Кем эшләми, … (шул ашамый).
Әби. Сөбхәналла, бигрәк күркәм, бигрәк уңган икәнсез, эшкә тырыш, сүзгә оста балалар сез.
4 нче бала.
Бакчабызда гөлләр үсә,
Шау чәчәккә күмелеп.
Шул бакчада гөлләр кебек
Без үсәбез гөр килеп.
5 нче бала.
Күңелле Каурый өмәсе,
Бездә бүген зур бәйрәм.
Җырлый-җырлый, бии-бии
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
(Җырлы-биюле уен “Кәрия-Зәкәрия”.)
Тәрбияче. Тырышып эшләсәң – тәмләп ашарсың, диләр. Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам иттерәбез. Барыгызны да коймак белән чәй эчәргә чакырам. Рәхим итегез!