Татар халык музыкаль уеннары аша балаларны татар халык йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру

№ 128

Регина ГИЗЗАТУЛЛИНА,

Лениногорск шәһәренең 4 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе

Балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар — хәрәкәтле һәм музыкаль халык уеннары, минемчә. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатълелек, сабырлык, сәнгатьле башкару кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Музыкаль уеннар ярдәмендә бала тырыш, сәләтле, көчле нык ихтыярлы булып үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәтле музыкаль уен күнекмәләре нәниләргә әйләнә-тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Халык уенары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.

Музыкаль һәм хәрәкәтле уенннарны балаларны тәрбияләүдә иң мөһим алыштыргысыз чара булуын XX гасырның 20 нче елларында, әле татар балалар бакчалары барлыкка килә генә башлаган вакытларда ук, татар педагоглары да билгеләп үткән. Тәрбияче, үзе балалар бакчалары оештырган һәм шуңа җитәкчелек иткән Зөһрә Салихова уеннарга иң беренче чиратта сүз байлыгын арттыру чарасы буларак караган һәм уеннарның балаларның яшь узенчәлекләренә туры килү принцыбын күз алдында тотып эшләгән.Ул:- “Балаларның шигыр, җыр, уен музыкалары һәм һәрбер эшләре яшьләренә, телләренә күрә сайланып эшләнгән булырга тиеш. Баланың әхлагы да тиз формалашып китә торган чак- җиде яшькә кадәр булган вакыт. Җидедән соңга калган бозык табигатьле балаларны төзәтү бик кыен була, димәк, өлкәннәр, соңга калмыйча бигрәк шул вакытка тырышлык белән баланың рухын (психологиясен)ныклап өйрәнергә тиеш була”,- дип яза һәм балаларнын алдагы гомерендә танышачак куп нәрсәләрне уеннар, шигырь, җырлар аша күңеленә сеңдерергә мөмкин дип саный. Чыннан да, уеннар тирә- юньне, дөньядагы күренеш һәм предметларны аңлауда, аларны дөрес кабул итүдә иң төп чараларнын берсе булып тора. Бала иң беренче эш күнекмәләрен дә нәкъ менә уеннар аша ала. Бу яктан караганда уеннарның әһәмияте кимеми. Киресенчә, вакытлар үтү белән арта гына бара.

Уен ул- гасырлар буена үскән, камилләшкән тәрбия чарасы. Кешелек җәмгыяте үсү белән, уеннар да катлаулана һәм камилләшә бара.

Уеннар элек- электән күңел ачу чарасы гына булып калмыйча, иң беренче чиратта тирә- юньне, дөньяны танып белүдә, тормышның иң кирәкле булган белем һәм күнекмәләрне үзләштерүдә дә зур роль уйнаган. Шуңа күрә уеннарда иң беренче чиратта бабаларыбызның эш- гамәлләре, һөнәри эшчәнлекләре чагылыш тапкан. Шул ук вакытта, бу уеннарга карап, халкыбызның күңел көзгесен күз алдына китерергә, уй кичерешләрен белергә дә мөмкин.

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюҗетлы- рольле, музыкаль, дидактик уеннар, үстерешле танып белү уеннары һ.б.

Үземнең музыка эшчәнлегендә татар халык җырлы- биюле, хәрәкәтле уеннар зур урын алып тора.Уенны оештыруга җитди әзерләнәм. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштыру, кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методлар уйлап табам. Музыкаль уеннар кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы да зуррак була. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Җырлы- биюле уеннар баланың һәрьяклы үсешендә билгеле бер чара булып тора. Балалар җырлы- биюле уеннарны бик яратып башкара. Татар халык музыкаль уеннарын өйрәтү һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү балаларның милли үзаңын үстерә, музыканы эмоциональ кабул итәргә, эстетик яктан танырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, татар күнегүләре ярдәмендә халыкка хас сыйфатлар да тәрбияләнә.

 

Җырлы-биюле уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләр белән иллюстрацияләнә. Җырлы-биюле уеннарны анализлау шушыны күрсәтә: алар күп гасырлар дәвамында йола бәйрәмнәре вакытында зурлар тарафыннан уйналып килгән һәм соңга таба нәниләр репертуарына күчкән.

Бакчабызда үткәрелеп килгән “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” татар халык милли бәйрәмнәре җырлы-биюле музыкаль уеннан башка үтми. “Күрсәт әле үскәнем”, “Төсле яулыклар”, “Зәңгәр чәчәк”, “Куш кулым”, “Эх, зилем зиләле” җырлы- биюле татар халык парлы уеннарын балалар аеруча да яратып башкара. Монда минем “Җырлап- биеп уйныйбыз” дип исемләнгән, һәр яшь өчен аерым чыгарылган 5 диск- аудиокулланма ярдәмгә килә. Бу дискларда яшь үзенчәлекләренә карап, 50 татар халык җырлы-биюле уены урын алган.

Шулай ук “Чәбәк-чәбәк итә ул”- “Ладушки” : Балалар бакчаларының иң кечкенә беренче hәм икенче төркемнәре өчен җырлар, уеннар, музыкаль әсәрләр тупланган китап белән еш кулланам. Бу китапта да татар халык музыкаль уеннары, сынамышлары, юаткычлары, җырлары урын алган.

Балаларыбызга музыкаль, җырлы- биюле уеннар аша татар халык традицияләрен өйрәтүне үземә максат итеп куйдым һәм анын өстендә эшлим. Татар халык йолаларын бәйрәмнәребездә балаларга тулырак өйрәтү максаты белән, татар халык бәйрәмнәренә проектлар төзим. Проек 1 айга каралган һәм проектта ата-аналарнын, тәрбияченен һәм музыка җитәкчесенен берлектә, киңәшләшеп эшләве зур роль уйный.

“Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту, кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

 

Уенның эчтәлеге: Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян сикерә?

-Менә шулай, менә шулай

Шулай куян сикерә.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек яфрак коела?

Менә шулай, менә шулай

Шулай яфрак коела.. Һ.б…

(Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек кошлар очалар)

“Чума үрдәк, чума каз” т.х.уены.

Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә

пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Ул Алияне ярата шул, ярата.

Алияне ярата шул, ярата.

“Кәрия-Зәкәрия” т.х. уены

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да аның турында җырлыйлар. Кушымтаны җырлаганда уртада торучы бала бии, башкалар кул чабалар.

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта: Кәрия — Зәкәрия коммая,

Кария — Зәкәрия коммая,

Кәри комма, Зәкәрия,

Зәкәрия коммая.

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

“Төймә, төймә” т.х. уены

Балалар, түбәндәге сүзләрне җырлап, түгәрәктә әйләнеп йөриләр һәм, туктап, кушымтасында бииләр:

Яңгыр ява сибәләп,

Төймә, төймә төймәләп.

Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була егерме.

Бергә җырлыйк, бергә уйныйк,

Бергә яшәү күңелле.

Җепкә тезгән төймә кебек,

Без дә яшик бергәләп.

Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була бер җептә.

Җепкә тезгән төймәләрнең

Матурлыгы берлектә.

“Яулык бирәм” т.х.уены

Уйнаучылар көй астында — зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап йөри. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә «Яулыгымны ал, кесәңә сал»,— ди. Балалар: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, тотарга тырыш»,— диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.