Татар халык камыр ашлары

№ 113

Эльмира АБДУЛЛИНА, Казан  шәһәре 272 нче балалар бакчасының I категория квалификацияле тәрбиячесе

 

Мин  Абдуллина Эльмира Раифовна, балалар бакчасында балаларга татар теле һәм ана теле өйрәтәм.

Заман белем бирү эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти эшчәнлекләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Балаларга тәрбия бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән эшчәнлекләр оештыруны таләп итә.Халыкара практика төренең берсе булган, сингапур укыту методикасы, мине дә бик кызыксындарды.

Сингапур укыту методикасының  төп максаты – балада тәнкыйди караш формалаштыру. Анда телне уен, хәрәкәт белән өйрәтәләр.Бу – бик дөрес алым дип уйлыйм. Шөгыльләрнең уңай ягы шунда: эшчәнлектә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр.

       Белем бирү структуралары – билгеле бер алгоритм буенча үтәлә торган белем бирүне оештыруның формасы һәм техникасы. Аларны кулланганда, балаларда  хәзерге заман таләпләренә туры килә торган күнекмәләр формалаша.

Яңа  структураларны һәр  тәрбияче үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп куллана. Мин дә эшчәнлекләрдә кайбер Сингапур методикасының элементларын кулланам.  Мәсәлән:

Corners (Конэрс) «Почмаклар» алымы. Бу алымда балалар үзләре теләгән җавап варианты булган почмакка барып басалар һәм, парларга берләшеп, ни өчен бу почмакны сайлаганнарын аңлаталар.

Round Robin (Раунд Робин) «Төркемнәрдә түгәрәк буенча». Балалар утыралар.Тәрбияче, проблемалы сорауны әйткәннән соң, уйларга вакыт бирә. Аннан соң балалар чират буенча үзләренең фикерләре белән билгеле бер вакыт аралыгында уртаклашалар, команданың һәр кешесе телдән җавап бирә. Мәсәлән, «Татар халык камыр  ашлары» темасын үткәндә, тәрбияче «Гөбәдия пешерер өчен нәрсәләр кирәк?» дигән сорау бирә. Балалар түгәрәк буенча җавап бирәләр.

Robin (Релли Робин) «Парларда бер – бер артлы» алымы. Балалар бу алымда  командаларда өстәл артында утыралар яки баскан рәвештә. Тәрбияче проблемалы сорау әйтә һәм уйларга вакыт бирә. Вакыт чыкканнан соң, балалар үзләре янында утыручы яки басып торучы  төркемдәшләре белән билгеле бер вакыт аралыгында фикер алышалар, телдән җаваплары белән уртаклашалар.

Zoom In (Зум Ин) «Арттыру». Эшчәнлекләрдә  рәсемнәр яки видеоматериаллар караганда кулланырга мөмкин. Структура материалны яхшырак истә калдыруда ярдәм итә һәм караганда, игътибарлы булуны сорый.  Рәсем яисә видеоматериал карауга керешер алдыннан,  тәрбияче билгеле бер сораулар тезмәсен тәкъдим итә. Балалар шушы сорауларга үзләренең фикерләрен яки карашларын белдерәләр. Аннан соң инде  рәсемгә яки видеоматериал карауга керешәләр. Караганнан соң, яңа туган фикерләр белән алдагы сорауларга тагын бер тапкыр җавап бирәләр.

Структураны башкача да кулланып була. Бу исә рәсемне карау барышында сораулар бирү һәм гипотеза тудыруга кайтып кала:  баланың  рәсем яки видеоматериал эчтәлегенә якын фикере ачыклана.

 

Тема: “Татар халык камыр  ашлары”

Сингапур методикасы  структураларын  кулланып,  мәктәпкәчә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге.

Максат: “Татар халык  камыр ашлары” темасы аша  балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлар:

1. Тәрбия бурычы: балаларга  бер-берсен тыңлый белү сыйфатларын тәрбияләү. Туган илгә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

2. Үстерү бурычы: балаларның татар милли ризыклары турында белемнәрен кинәйтү.

Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту. Балаларның  туган телдә  сөйләм күнекмәләрен,  фикерләү  сәләтен үстерү.

3. Белем бирү бурычы: үз фикерен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү.   Сөйләм телендә “Гөбәдия” , “Өчпочмак” , “Чәкчәк” сүзләрен  активлаштырү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, музыка .

Методик алымнар  һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, техник чара куллану, сорау-җавап, мактау, уен мизгеле, әңгәмә, слайд карау.

Сүзлек өстендә эш: гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак,табын .

Җиһазлар: проектор, магнитофон, камыр азыклары төшерелгән рәсемнәр ( гөбәдия, чәкчәк , өчпочмак) , слайдлар .

Алдан үткәрелгән эш:  “Чәкчәк”   уенын , “Кунаклар” җырын өйрәнү, татар халык милли ризыклары турында сөйләшү.

Эшчәнлек төзелеше:

I Кереш.Сәламләү.  ( Релли Робин. «Парларда бер – бер артлы»)

II.Төп өлеш.

1.Дидактик уен “Почмак алыш “ ”Конерс”

2. Хәрәкәтле уен “Чәкчәк ясау”

III .Практик өлеш.

Дидактик уен “Нәрсә артык”

4. Дидактик уен “Рәсемне таны һәм бел” “Зум ин”

IV. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы.

Балалар музыка астында бүлмәгә керә, ярымтүгәрәк формасында басалар.

-Исәнмесез! (балалар әйтә)

Т: Балалар,бүген безгә кунаклар килгән, алар белән дә матур итеп исәнләшеп алыйк әле.

Б: Исәнмесез! Хәерле көн!

-Балалар, ә хәзер үзегезгә пар сайлап бер-берегезне сәламләгез.(Релли Робин)

Сәлам, дустым! ( кулларын кысышалар)

Хәлләр ничек? ( җиңелчә җилкә кырыена кагу)

Кайда булдың? (кул уйнату)

Мин сагындам (кулны күкрәккә кую)

Син килдең! ( кулларны җәю)

Мин бик шат ( кочаклашу , кул кысышу)

Т: Ә хәзер бер-беребезгә матур итеп елмаеп алабыз да, урыннарга утырырга  тәкъдим итәм.

-Без бүген  сезнең белән татар халык  камыр ашлары турында сөйләшербез.

Безнең әби бабаларыбыз  элек- электән аш-суга  бик  оста булганнар , тәмле , татлы ризыклар пешергәннәр.

Балалар, ә сез татар халыкының нинди камыр  ашларын  беләсез? (санап китәләр)

-Әйе, бик дөрес.

— Ә хәзер әйдәгез “почмак алыш” (“Конэрс”) уенын  уйнап алабыз.Без  сезнең белән бик күп төрле камыр ризыкларын беләбез.  Ә бу уенда мин  шуларның берничәсен  тәкъдим итәм. (Чәкчәк , өчпочмак, гөбәдия).

Сез,  хәзер, подностан шул камыр ризыклары сүрәте төшерелгән карточкалар арасыннан   берсен сайлап, шул почмакка басасыз. Безнең өч команда хасил булды. Ә хәзер парлашабыз. Кемнең чәчендә бантигы бар шулар беренче башлый. Хәзер сез бер беребезгә  бу почмакны ни  сәбәпле сайлаганыбыз турында  аңлатабыз.  Моның өчен мин сезгә  30 секунд вакыт бирәм . Кыңгырау тавышын ишетүгә  сез туктыйсыз. Ә хәзер кемнең чәчендә бантигы юк алар сөйли.  Аларга да вакыт бирелә. Башладык.

-Ә хәзер һәрберегез башка командадан үзенә пар таба. Әгәр пар тапмасагыз кулыгызны күтәрегез. Парлашып бастык. Кемнең чәче озынрак шулар беренче башлый. Бер – берегезгә ни өчен бу ризыкны яратасыз шуның турында сөйләгез.

-Чулпан әйт әле, Асилә сиңа нәрсә турында сөйләде. Ә син Асилә Марсельгә нинди ризык турында сөйләдең .

-Бик шәп. Бик яхшы. Ә хәзер әйдәгез  түгәрәккә басып . “Чәк-чәк пешерү уены “н уйнап алабыз. ( балалар каточкаларын куялар түгәрәк ясап уйныйлар)

Табада май чыжылдый,

Чыҗылдый һәм пышылдый – ш-ш-ш.!

Камырдан төш ясыйбыз  (куллар  белән әвәләү хәрәкәтләре )

Аннан майга салабыз (берәм- берәм уртага сикереп керәләр)

Ә аннан болгатабыз (балалар әйләнеп йөриләр)

Болгатабыз, болгатабыз

Селкетеп маен коябыз ( майны койган хәрәкәтләр)

Бал салып ябыштырабыз (бер-берсен кочып алалар)

Бик яхшы. Балалар әйдәгез хәзер урыннарга утырып экран ярдәмендә   уйнап алабыз. Әле камыр ризыклары турында сөйләшүне дәвам итәбез.

-“Нәрсә артык “ уены. Балалар  бу уенда без бу ризыкларның ничек әзерләнүен  искә төшерик  китик эле. (Раунд Робин) “Төркемнәрдә түгәрәк буенча”

Ә хәзер тагы бер уен уйнарга тәкъдим итәм: “Рәсемне кара һәм бел”. (Слайд)(ЗУМ  ИН)

(Бу уенда беренче слайдта кечкенә генә рәсем кисәге чыга , аннан шул рәсемгә кисәкләре өстәлә барып ахырдан зур бер рәсемгә әйләнә .Әлеге уенда, иң соңгы слайдта “табын артында утыручы гаиләне сүрәтләүче рәссам малай” . Уен баланың креатив, критик фикер йөртү күнекмәләре үстерә)

Сораулар

1 слайд – Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?(җаваплар тыңлана)

Әйдәгез әле карыйк шулай микән.

2слайд-Монда нәрсәдер икенче нәрсә. Ә хәзер нәрсә уйлыйсыз,нәрсә бу?

(җаваплар тыңлана)

3 слайд-Карыйк әле алга таба, нәрсә микән анда. Ничек уйлыйсыз бу нәрсә булырга мөмкин.(җаваплар тыңлана) Алга таба  рәсемгә яңа элементлар өстәлә. Әйдәгез әле карыйк .

4 слайд –  Бу чәчәкләр кайда булырга мөмкин. (җаваплар тыңлана) Әйдәгез карыйк.

5 слайд- Әйтегез әле сезгә бу рәсем нәрсәне хәтерләтә.Ни өчен сез шулай дип уйлыйсыз.( җаваплар тыңлана) Ә хәзер карыйк әле чыннан да шулай микән.

6 слайд- Әйе чәчәкләр өстәлдә, табын уртасында. Ә рәсемдә тагы нәрсәләр күрәсез. (җаваплар тыңлана) Өстәлдә   нинди милли ризыклар бар? Ә  бу табын кайда? (җаваплар тыңлана) Ни өчен алай дип уйлыйсыз? Ә сез ничек уйлыйсыз, бу рәсем ничек тәмамланырга мөмкин? ( җаваплар тыңланыла) Әйдәгез карыйк.

-Ә чынлыкта бу картина.Ә картинаны кем ясый? (җаваплар тыңлана) Ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен ул бу картинаны ясарга уйлаган.(җаваплар тыңлана)

Балалар без бүген сезнең белән бик яхшы шөгыльләндек.Әфәрин, балалар! Әйдәгез үзебезгә: Бик шәп!

Ә хәзер әйдәгез эшчәнлегебезне җыр белән тәмамлыйк .

 

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын;

Уртага куйдык чәчәк

Чәчәк янына чәкчәк.

кушымта

Бавырсак һәм кош теле

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак

Гөбәдия һәм коймак.

Җитешегез, кунаклар!

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә,

Ашыкмагыз, кунаклар!