Татар халык авыз иҗатының чишмәсенә – үткәннәргә кайту

 

Гүзәлия  СИРАҖЕТДИНОВА,

Нурлат районы

Чулпан урта мәктәбенең

биология укытучысы

 

 

Төп максат: татар халык иҗаты әсәрләре аша балаларда туган телгә мәхәббәт уяту, милли сыйфатлар тәрбияләү, камил табигатьле шәхес булып үсәргә ярдәм итү.

Бурычлар:

– фольклор әсәрен төрләргә бүлү һәм аларга хас үзенчәлекләр белән таныштыру; халкыбызның буыннан-буынга килгән рухи байлыгын сөйләмдә куллану күнекмәләрен формалаштыру барышында милли үз-аң тәрбияләү.

– халык педагогикасы җәүһәрләрен укучы балаларга өйрәтү, балаларга әдәп-әхлак тәрбия бирү, гореф-гадәтләребез белән кызыксындыру, халкыбызның тәрбия тәҗрибәсенә нигезләнеп алып бару.

Материаллар һәм җиһазлар:

– Слайдта күрсәтү өчен үткән заманнарның, гасырларның, татар       халкының көндәлек тормышын чагылдырган рәсемнәр;

  • Татар халкының моңлы көе;

– Татар халкының милли киемнәре;

  • Чишмә челтерәп аккан тавыш;
  • Слайдта күрсәтү өчен гүзәл табигать  һәм чишмә рәсеме, видеосы;
  • Татар хуҗабикәсе образы;

–  Җил образы;

  • Ак сакаллы бабай образы;
  • Мисырда яшәүче бай сәүдәгәр образы;
  • Төш юраучы образы;
  • Гад коесы макеты;
  • Кояш макеты;
  • Энҗе-мәрҗәннәр;
  • Ике кызыл алтын һәм куй макеты;
  • Кәрван макеты;
  • Фәрештәләр, кошлар, Йосыф образы;
  • «Үги кыз» әкияте өчен реквизитлар һәм образлар;
  • «Ак байтал» әкияте өчен реквизитлар һәм образлар.

Чараның барышы

Татар халкының моңлы көе уйный

Алып баручы. Татар милли педагогикасы (этнопедагогика) тарихының беренче чоры бик борынгыдан алып, б.э. кадәр III гасыр төрки кабиләләрендәге тәрбия чорын үз эченә ала. Бу чорга хас тәрбия тупланмасы төркиләрнең ышанулар җыелмасы, халык авыз иҗаты, музыкасы, сынлы гамәли сәнгате, гыйлемнәреннән тора.

Укучы. Теләсә кайсы халыкның иҗаты асылында аның фикерләү рәвеше, сәләте, менталитеты, фәлсәфи категорияләрне аңлау канунияте, матурлык, ямьсезлек турындагы эстетик, яхшылык-яманлык турындагы әхлакый кагыйдәләре ята. Тиккә генә миссионерлар теге яисә бу халыкны нинди дә булса дингә өндәр алдыннан аның авыз иҗатын, мифологик күзаллауларын өйрәнмәгәннәр, чөнки халык күңеленә үтеп керүнең иң кирәкле ачкычы аның иҗатында ята. Шуңа күрә халык иҗаты – халыкны милләт буларак укмаштырып, саклап торучы иң әһәмиятле инструментларның берсе. Халык үзенең һәр чор баласын үз иҗаты әсәрләре белән тәрбияли, шулар үрнәгедә әйләнә-тирәсендәге табигатенә сак караш, әби-бабасы, әти-әнисе белән аралашу тәртипләрен, нәсел тамырларын сакларга өйрәтә. Халык иҗатын тирәнтен аңлау, халыкның никадәр бөек, шагыйранә булуын тану өчен телне бар нечкәлекләре белән тоярга кирәк, халык иҗатында чагылыш тапкан теге яисә бу образның ничек, каян барлыкка килүенә төшенә белергә кирәк, бу исә, галимнең телче дә, әдәбиятчы да, тарихчы да, этнограф та, культуролог та булуын сорый, – ди әдәбият галиме, профессор, язучы, меңләгән студентларның укытучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгатъ Галиуллин. Аның сүзләрен кабатлап, мин болай дип әйтәм: «Халык иҗатын тирәнтен аңлау, халыкның никадәр бөек, шагыйранә булуын тану өчен телне бар нечкәлекләре белән тоярга кирәк».

Алып баручы. Балалар, халык иҗатын тирәнтен аңлау, халыкның никадәр бөек, шагыйранә булуын тану өчен телне бар нечкәлекләре белән тою өчен сезнең белән без бик серле, тарихи чарага җыелдык.

Слайдта үткән заманнарның, гасырларның, татар халкының көндәлек тормышын чагылдырган рәсемнәр күрсәтелә, татар халык моңы уйный.

Чишмә челтерәп аккан тавыш ишетелә һәм слайдта гүзәл табигать  һәм чишмә рәсеме күрсәтелә.

Чишмә. Балалар, хәерле көннәр! Менә ничек яшәп ятасыз икән сез! Бик күркәм! Мин гасырлар башында туган чишмә, минем суым мул, тулы, ачык, саф, чиста, тәмле, татлы! Суым саекмауда сезнең өлеш зур! Сез татар халкының иҗаты белән туу белән таныша башлыйсыз, әти-әниләрегез сезне бишек җырлары белән тибрәтә, әби-бабаларыгыз, мәкал-әйтемнәр белән күңелләрегезгә зирәклек орлыклары чәчә,  әкиятләр, җырлар да шулар янына кушылып, сезнең гомерлек юлдашыгызга әйләнә.

Чишмә. Балалар, әйдәгез, үткәннәргә алып барам сезне, халкыбызның элек ничек яшәгәнен һәм бу авыз иҗатының ничек килеп чыкканын күрсәтәм.

Слайдта элеккеге замана рәсемнәре күрсәтелә.

Татар моңы уйный.

Беренче күренеш.

Балалар гадәти көнкүреш тормышын сәхнәдә күрсәтәләр – халык җырларын җырлап табак савыт юу, савыт юганда пычак төшеп китү һәм “пычак төшсә, кунак килә”, дип әйтү; чишмәгә суга барып кайту, өй җыештыру, самавыр кую; тәрәз каршына күгәрчен килеп куна – хуҗабикә моны күреп, “Димәк кунак килә”, – дип әйтеп куя һәм ашарга пешерә башлый. Аннан тиз генә идән юып ала. «Калган эшкә кар ява», «Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма», “әйдә, тиз генә идәнне дә юып ал”, – дип әйтә үзенә. Ашарга пешкәнче йон носки бәйли, бәйли-бәйли, халык җырларын җырлавын дәвам итә. Ишек шакыйлар, кунаклар килеп керә. Хуҗабикә өстәлгә пешкән бәрәңге, кара икмәк куя. Өстәл янына тезелешеп утыралар һәм сыйланалар.

Күренешне уйнап бетергәч, залга карап сорау бирәләр:”Дуслар, безнең сөйләмебезгә игътибарлы булдыгызмы? Без сөйләмебездә татар халык авыз иҗатының нинди жанрларын кулландык?”

Тамашачылар уйлыйлар  һәм җавап бирәләр.

Алып баручы. Бик дөрес, укучылыр!  Мәкальләр һәм әйтемнәр!

Укучы. «Мәкаль» һәм «әйтем» дигән төшенчәләр яки жанр  атамалары гадәттә бергә, янәшә кулланып йөртелә. Чөнки алар арасында охшашлык, уртаклык шактый зур. Алар икесе дә афоризмга (грекчадан – кыска һәм җор, тапкыр әйтелмә) нигезләнгән һәм структур яктан үзгәрми торган образлы, иң кечкенә күләмле халык иҗаты әсәрләре.  Мәкаль һәм әйтемнәрнең яшәү рәвешләре дә охшаш.

Ләкин мәкаль белән әйтем арасында шактый җитди аерма да бар. Бу аерма аларның эчтәлегендә дә, төзелешендә дә, шулай ук вазифа – функцияләрендә дә чагыла. Шуңа күрә дә алар икесе ике жанр булып исәпләнә дә.

Укучы. Мәкальләрдән аермалы буларак, әйтемнәрдә фәлсәфи – дидактик хөкем чыгару, нәсыйхәт – киңәш бирү функциясе дә юк. Шушыңа бәйле рәвештә, әйтем жанрына аерымлык, хосусыйлык, конкретлылык хас булса, мәкаль жанрына, киресенчә, гомумилек, ягъни йомгакланган фикер белдерү яки күп охшаш күренешләр өчен уртак нәтиҗә чыгару характерлы.

Укучы:Теге яки бу факт, яки ситуация белән очрашканда, кеше, гадәттә, шуның белән үзен таныш мәкаль  һәм әйтемнәр арасында чагыштыру яки үзара тәңгәллек үткәрә, тиешле текстка таянып, аңа бәя бирә, берәр сыйфатын калкытып чыгара. Мәсәлән, нинди дә булса гафу итәрлек хата ясаган берәүгә карата яки аның  кимчелекле сыйфатына мөнәсәбәтеңне белдерергә кирәк, ди. Мондый чакта, әлбәттә, «Дүрт аяклы ат та абына», «Кояшта да тап бар», «Бәндә хатадан хали түгел», «Алай гына мулла кызында да була»,   «Үткән эшкә салават», «Энәдән дөя ясамыйк», «Беребез дә әүлия түгел» кебек мәкаль һәм әйтемнәр күңелгә килә. Ә менә теге яки бу эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарырга кирәклеген түбәндәге мәкальләр искәртеп тора: «Калган эшкә кар ява», «Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма», «Җиде кат үлчә, бер кат кис», «Татарның акылы төштән соң».

Татар фольклорындагы мәкаль, әйтемнәр арасында башка халыклардан тәрҗемә-калька рәвешендә кергәннәре яки этник культура бәйләнешләре йогынтысында туганнары да шактый. Андый текстларның бер өлеше шәрык фольклорына бәйләнешле: «Тау Мөхәммәдкә килмәсә, Мөхәммәд тауга килә», «Хәя (оят) барда иман бар», «Мәхәббәт җамал (матурлык) теләми», «утырган ботагыңны кисү» һ.б. Халыкның күп гасырлык тәҗрибә һәм хәтер берәмлеге булган мәкаль, әйтемнәр – искерми торган жанрлар. Аларның заман рухына туры килә торган үрнәкләре халыкның сөйләм телендә, матбугат һәм радио-телевидение тапшыруларында, шулай ук язма әдәбиятта бүген дә даими һәм актив кулланышта. Мондый текстлар хәзер дә аерым социаль төркемнәргә яки шәхесләргә төрле уңай һәм кире ситуацияләрдә иң дөрес һәм иң кулай фикер-нәтиҗәгә килүдә ориентир яки норматив өлге, үлчәм хезмәтен үтиләр, шул юл белән тормышта ипле тәртип һәм гармония урнаштырырга ярдәм итәләр.

Алып баручы.    Афәрин, балалар! Әйдәгез, актив булыйк әле, тиз генә мәкалләрнең ахырын әйтик!

1) Теле барның — ….. ( иле бар ).

2) Кем эшләми — ….. ( шул ашамый ).

3) Эше барның — ….. ( ашы бар ).

4) Бит күрке күз — …. ( тел күрке сүз ).

5) Үз илем — ….. ( алтын бишек ).

6) Теле татлының — …. ( дусты күп ).

Алып баручы. Балалар, сез бу мәкалләрне бик яхшы беләсез инде. Әйдәгез еш кулланылмый торган мәкалләр белән танышып китик әле, шулай ук дәвамын әйтү кирәк:

1) Көчле кеше берне егар, … ( белемле кеше меңне егар).

2) Бәхетне юлдан эзләмә, … ( белемнән эзлә).

3) Дөньяда иң зур байлык — …. (белем).

4) Дөньда иң кечкенә бәхет — байлык, иң зур бәхет — … ( саулык ).

5) Сәламәтлекне сатып …. ( алып булмый ).

6) Байлык бер айлык, саулык — … ( гомерлек ).

Балалар җавап биргәч, чишмә челтерәп аккан тавыш ишетелә һәм слайдта гүзәл табигать  һәм чишмә рәсеме күрсәтелә.

 Икенче күренеш:

“Җил” мифын сәхнәләштерү. Балалар бу мифны сәхнәдә уйныйлар.

«Күләт авылының Мәрьям исемле кечкенә кыз иптәшләре белән җиләк җыярга урманга киткән булган. Бер заман җил чыккан. Бу кыз читтәрәк йөри икән. Җил аны уратып алган да, ул югалган. Өч көн адашып йөргәч, эзләп тапканнар. Бер тал төбендә утыра икән. Үзе телсез калган, ди. Бер җидедән соң гына сөйләшә башлаган.

– Бер ак сакаллы баба килде яныма, мине күтәрергә теләде, аннан күзләрем күрми башлады, – дигән ул.».

Мифны уйнап бетергәч, залга крап сорау бирәләр: дуслар, без халык авыз иҗатының нинди төр жанрын сезгә уйнап күрсәттек?

Тамашачылар уйлыйлар.

Чишмә челтерәп аккан тавыш ишетелә һәм слайдта гүзәл табигать  һәм чишмә рәсеме күрсәтелә.

  • Сез уйлый торыгыз. Ә без сезгә тагын бер күренеш тәкъдим итәбез.

Өченче күренеш:

“Төнге очрашу” мифын сәхнәләштерү. Балалар бу мифны сәхнәдә уйныйлар.

“Әүвәл заманда бер егет урманга утынга барган. Урманда утын кисә икән. Шуннан буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет: «Инде мин хәзер нишлим», – дип кайгыга калган. Ул урманда шүрәле барлыгын ишеткән. Төн чыкканчы бер агач башына менеп утырырга булган. Егет агач башында утырган чакта бер шүрәле килеп чыккан. Моның кулында ямый торган чабатасы бар икән. Егет кунаклаган агач төбендә кискәк булган. Шүрәле шул кискәккә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Ул вакыт айны болыт каплап ала. Болыт каплагач, шүрәле караңгыда кала, чабатасын ямый алмый ич. Шүрәле югары карап:

– Ай, яктырт! Ай, яктырт! – дип әйтә икән. Шүрәленең югары каравы булган, егет куркуыннан агач башыннан аның өстенә егылып төшмәсенме! Болар куркуларыннан икесе ике якка чаба башлаганнар. Шүрәле: «Өстемә болыт төште»,– дип уйлый икән, егет шүрәледән кача, ди. Юкка гына «курыкканга куш, коерыгы белән биш» дип әйтмәгәннәр шул.”

Мифны уйнап бетергәч, залга карап сорау бирәләр: дуслар, без халык авыз иҗатының нинди төрен  сезгә уйнап күрсәттек?

Тамашачылар уйлыйлар һәм җавап бирәләр.

Чишмә челтерәп аккан тавыш ишетелә һәм слайдта гүзәл табигать  һәм чишмә рәсеме күрсәтелә.

Алып баручы. Әйе, балалар, бик дөрес, афәрин! Җаваплар бик дөрес, бик төгәл! Димәк, сәхнәләштерелгән күренешләр мифлар иделәр! Миф – сүз, хикәят дигән мәгънәләрне аңлата, ул – борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар хакындагы хикәятләре. Мифология дигән төшенчә исә мифлар җыелмасын белдерә. Әлеге төр хикәятләрне өйрәнү белән шөгыльләнә торган фәнне дә мифология дип йөртәләр. Бүгенге әдәбият та мифлар белән арасын өзми, яңа мәгънә салып, аларда эшләнгән сюжетлардан һәм мотивлардан шактый файдалана.

Укучы. Татар әдәбиятының мең елдан артык тарихы булуы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Әйтик, «Кыйссаи Йосыф» поэмасын (XIII йөз башы) төрки-татар язма әдәбиятының беренче классик әсәре дип саныйбыз. Шул чорлардан алып бүгенге көннәргә кадәр әдәбият белеме фәнендә, әдәби әсәрләрдә мифологик һәм дини темаларның хакыйкатьне аңларга һәм аңлатырга тырышу өчен игелекле бер гамәл икәнлегенә төшенә барабыз.

Укучы. Милли мифологияне өйрәнүдә галимнәр мифларга, төрле диннәрнең Изге китапларына гына түгел,  бәлки саф әдәби китапларга да мөрәҗәгать итәләр. Кол Галинең Коръәндәге «Йосыф» сүрәсенә нигезләп язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасында да ислам тәгълиматы белән бәйле Аллаһы Тәгалә еш кына борынгы төрки халыклар диненнән килгән Тәңре исеме белән атала: «…Бар кылучы бер Тәңредер, Җирдә, күктә юлларына ризык бирер, Тәңремә, ризыкларга лаек торыр, Сезнең безне бар итүче тик ул инде» [Кол Гали, б. 13].

Укучы. Поэманың сюжеты гына түгел, төп идеяләре дә төркиләрнең борынгы мифлары һәм ислам сюжетлары нигезендә оештырылган. Язма әдәбият әсәрләре милли һәм дини мифологияне өйрәнү өчен мөһим чыганак була ала. Бу өлкәгә иң элек мөрәҗәгать иткән шундый язучыларыбыздан Фәүзия Бәйрәмованың «Алыплар илендә» исемле повесте һәм Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле хыялый кыйссасындагы дини-мифологик мотивларга басым ясала.

Чишмә челтерәп аккан тавыш ишетелә һәм слайдта гүзәл табигать  һәм чишмә рәсеме күрсәтелә.

Укучы: Хәзер «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан өзек карап китәбез, безнең артистларыбыз аны искитчкеч итеп уйнап күрсәтерләр.

Бер укучы өзекне сәнгатьле итеп укый тора, калганнар уйный.

«Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан өзек күрсәтелә:

“Мисырда бер бай сәүдәгәр яши икән, аның исме Малик бине Дәгыйр икән, Дәгыйр углы Малик бер төш күргән – мәгънәсене юраучыдан сорый инде. «Бу кичәдә, диеп аңа, бер төш күрдем, төшемдә, имеш, Кәнганга’ барыр идем, Гад коесы тирәсендә йөрер идем – шул чак кояш күктән җиргә иңде инде. «Кояш төште – ачык күрдем – күктән иңеп, куйныма кереп, якамнан чыкты килеп, энҗе-мәрҗән яуды күктән явым кебек – мин шуларны итәгемә җыям, имеш. Сөенә-сөенә итәгемә җыям, имеш, җыеп-җыеп сандыгыма куям, имеш, шулай күрдем, һич гөмансыз, бу гаҗәп төш – йа, тәгъбирче, моңа юрау бирче инде?!» «Әгәр разый булыйм дисәң юравыма, килеп утыр,– ди юраучы,– уң ягыма, ике кызыл алтын һәм куй бу яныма – төшеңне котлы-мөбарәк юрыйм инде. Әгәр чын да шундый бер төш күргән булсаң, ул төшеңдә син Кәнганга барган булсаң, Гад коесы тирәсендә йөргән булсаң – бер асыл кол синең кулыңа төшәр инде. Ул колны бик очсыз гына алырсың син, сатып аны бик күп нигъмәт табырсың син, мөлкәт вә дәүләт иясе булырсың син – шул сәбәптән күп бәрәкәт күренә инде. Бу сәбәптән олуглыкка тиенәсең, халыкның һәм берлегенә инанасың, яңлыш мәзһәп1 михнәтеннән чигенәсең – дөнья ахирәт дәүләте күренә инде». (Маликның Кәнганга сәфәрләре) Моны ишетеп Малик Дәгыйр сәфәр кылды, кәрван белән Кәнган иленә килде-керде, Гад коесы тирәсендә йөк төшерде – ул төшендә күргән җирне эзли инде. Колларына боеру белән таралдылар, ул коеның тирә-юнен арадылар, бөтен җиргә җәелеп актардылар – Малик үзе һәр иңкелдән эзләр инде. Эзләр иде, иңкүлектән аваз килде, ул Маликның колагына ишетелде: «Төгәл илле ел чынлыкта вакыт калды – ул угланны алмага..» диеп инде. «…һич ким түгел, нәкъ илле ел көтеп торсаң, аннан соңра бу урынга янә килсәң, угланны аз бәһагә син алырсың – сатып, асыл кыйммәтен белерсең инде». Моны ишетеп Малик Дәгыйр тагын күчте, аннары соң ул илле ел тәмам кичте, Дәгыйр углы бу мәнзилгә янә төште – «Вәгъдә җитте!» диеп ул бик сөенер инде! Бу коега фәрештәләр килгән иде, кошлар кебек Йосыфка иш булган иде, кое эченә һәммәсе җыелган иде – алар очып чыга өер-өер инде”.

Алып баручы. Балалар, бу өзектә сез татар халкының авыз иҗатының ниндиләрен  күрдегез?

Укучыларның җаваплары:

  • әкият алымнары;
  • миф алымнары;
  • чынлыкта булмый торган хәлләр, һ.б.

Алып баручы. Бик дөрес, балалар! Менә нинди бай күңелле безнең халкыбыз, аның күңеле  соклангыч иҗатка бай! Сез бик дөрес әйттегез, әкият, мифлар би-и-и-ик еракта-а-а-а-а, эле-е-е-ек иҗат ителгәннәр һәм алар безне серле дөньяга алып китәләр!

Чишмә челтерәп аккан тавыш ишетелә һәм слайдта гүзәл табигать  һәм чишмә рәсеме күрсәтелә.

Сәхнәгә әкият геройлары чыгып әкият күрсәтә башлыйлар.

Әкиятне куеп бетергәч, тамашачыларга сорау бирәләр: “Кадерле тамашачы, бу нинди әкият булды? Кем белә?

Укучылар уйлашкач җавап бирәләр: Бу “Ак байтал”әкияте!

Алып баручы. Бик дөрес, балалар, афәрин!

Укучы. Әкият – халык иҗатының бик борынгы жанры, шул ук вакытта әлеге жанрга караучы тылсым һәм могҗизалы уйдырмага нигезләнгән, яки маҗаралы һәм гадәттән тыш хәлләргә – вакыйгаларга корылган фантастик әсәр. Әкиятләр мифологик фикерләү һәм дөньяга мифологик карашның акрынлап кимүе һәм юкка чыгуына бәйле рәвештә барлыкка килә башлаганнар.

Укучы. Соңыннан өлешчә ыруглык чорыннан ук килә торган мондый ышанулар баштагы мәгънәләрен саклап яки үзгәргән  формада тылсымлы әккиятләр составына кереп киткән һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Укучы. Бүгенге көндә бу жанр киң кулланыла. Бала карында чакта ук хатын-кызлар туачак сабыйларына әкиятләр сөйлиләр. Һәр гаиләдә балалар йоклар алдыннан әкиятләр сөйләтә. Мәктәп яшендә, балалар бакчаларында әкиятләрне сәхнәләштерү һаман да дәвам итә. Менә без дә әкият уйнарга яратабыз, сезгә тагын бер әкияттән өзек тәкъдим итәбез.

“Үги кыз”әкияте сәхнәләштерелә.

Алып баручы. Укучылар, менә сез әкиятләрне карап киттегез, алар безне, кешеләрне нәрсәгә өйрәтәләр? Әкият булсалар да, аларда хаклык, чынбарлык бармы?

Укучылар җавабының вариантлары:

  • Әкиятләр – тормышның үзе, чөнки кешеләр чынбарлыкта була алмаганны әкияттә чынга ашырганнар, шуның белән кешеләрне тәрбияләгәннән, ягъни тылсым кулланганнар.
  • Әкият – безгә көзге кебек, без анда үзебезне күрәбез;
  • Дөресен сөйләргә өйрәтә;
  • Ялганларга, алдашырга ярамаганлыгын аңлата;
  • Тырыш булырга кирәк;
  • Курыкмаска кирәк, һәр кыенлыктан чыгу юлын таба белергә кирәк;
  • Булганыннан канәгатьбула белергә кирәк;

– Әйткән сүздә торыргы, сүзне үти белергә кирәк;

Алып баручы. Камил, син болай дип җавап бирдең:    «Әкиятләр – тормышның үзе, чөнки кешеләр чынбарлыкта була алмаганны әкияттә чынга ашырганнар, шуның белән кешеләрне тәрбияләгәннән, ягъни тылсым кулланганнар.»

– Ә бүген тылсым нәрсәдә соң, балалар? Кешеләрне ничек тәрбияләргә?

Укучы. Бүген безне тәрбия генә коткара ала!

Укучы. Бүген күп укырга кирәк!

Укучы. Бүген тарихны белергә кирәк!

Укучы. Бүген үткән белән даими элемтәгә керергә кирәк!

Чишмә. Бүген, иртәгә һәм һәрвакыт һәрнәрсәнең башлангычы белән кызыксынып, минем  белән бергә булырга кирәк! Һәрнәрсәнең үз чишмәсе була!

Йомгаклау

Алып баручы, Чишмә, миф, әкият геройлары тезелеп басалар һәм болай дип хор белән әйтәләр:

«Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»!

Равил Фәйзуллинның “Туган тел турында бер шигырь” исемле шигырен укучылар укыйлар:

Укучы. И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

рухын рәнҗетәмен димисең!

Укучы. Мескенләнмә, бакый гомер килгән

тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйласаң, илаһи бит, изге –

Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Укучы:Кич мәртәбә түгел туган телдә

җиң очына карап сөйләшү.

Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән

хаким телләр торсын көнләшеп!

Укучы.Иренмә син, туган, туган телнең

асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

хәзинәңне әзер басарга!

Укучы. Ана телен ватып-бозып сөйләп,

кешелегең генә төшә бит!

Корама тел, яман чир булып,

яңа буыннарга күчә бит!

Укучы.  Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

туган телең үги калмаса.

Җанын салып әйткән әткәң сүзен

синең аша балаң аңласа.

Укучы.  Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен

файдалырак телләр бары да…

Тик шунсы хак: фәкать туган телдә

иман иңә кеше җанына!

Укучы. Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә –

оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

матур итеп туган телеңдә!

Алып баручы.  Укучылар, татар телебездә матур итеп сөйләшик, матур сүзләр әйтик, бер-беребезгә ягымлы булыйк! Халкыбызның авыз иҗатын онытмыйк, бу иҗат – серле, әкияти, тәрбияви, зирәк, көчле иҗат! Аның суын корытмыйк!