Татар халык авыз иҗаты аша балаларда милли хисләр тәрбияләү

№171

Җәваһирә ФАТЫЙХОВА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Соңгы елларда милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты. Хәзергедәй – телевидение һәм Интернет йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш.

Безнең балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү эшен федераль дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп, балаларны белемле, акыллы, сәләтле итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк.

Милли тәрбияне халык авыз иҗатыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Милли тәрбия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнә-тирә белән, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең роле әйтеп бетергесез зур.

Татар халык авыз иҗаты үз эченә күп төрле жанрларны ала: бишек җыры, әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, тел көрмәкләндергеч, җыр,  санамыш, уеннар, такмак һ. б.

Шуннан чыгып, безнең төп максатыбыз:

балаларның Татарстан Республикасы турындагы гомуми күзаллауларын үстерү;

– үзебезнең күпмилләтле илебез турындагы белемнәрне тирәнәйтү;

– Идел буе халыкларының традицияләре, уеннары, милли киемнәре белән таныштыру.

Иң беренче булып, һәр төркемдә милли  почмак булдырдык. Бу почмак «Туган ягым – Татарстан» дип атала. Анда балаларга Татарстан, анда яшәүче күпмилләтле халык турында мәгълүмат бирү өчен төрле тематик һәм информацион материаллар тупладык: Татарстан символикасы, ил башлыкларының фотографияләре, Татарстан Республикасы башкаласы – Казан шәһәре турында күрсәтмә материал, язучылары, композиторлары турында мәгълүмат, Идел буе халыклары – татар, рус, керәшен, башкорт милли киемнәр белән киенгән курчаклар, татар халык милли бизәкләре, дидактик уеннар, Идел буе халыкларының тарихы, мәдәнияте, көнкүрешен, милли киемнәрен чагылдырган папкалар булдырылды. Нәкъ шушы материаллардан файдаланып, без төрле милләт халыкларының киемнәре, гореф-гадәтләре, уеннары белән таныштырабыз.

Режим вакытларында Идел буе халыкларының милли киемнәре төшерелеп ясалган рәсемнәр буйыйбыз. Татар орнаментлары белән милли киемнәрне бизәргә өйрәтәбез. Иҗади сәнгат эшчәнлегендә «яфрак», «лалә», «кыңгырау» бизәкләрен кулланабыз. Бу эшләребезне эшләгәндә балалар янына кунакка милли киемнәрдән курчаклар килә. Нәкъ болай эшләгән очракта балаларның кызыксынучанлыклары, тырышлык һәм активлыклары тагын да арта.

«Туган ягым – Татарстан» почмагында милли киемнәр, милли бизәкләрне тагы да яхшырак үзләштерү өчен күп кенә дидактик уеннар булдырдык. Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. «Рәсемнәрне төзе», «Киемнәрне бизә», «Парын тап», «Бер төсле рәсемнәрне тап» дигән дидактик уеннарны балалар бигрәк тә яратып уйныйлар.

Балаларга татар телен өйрәтү белән беррәттән, аларны татар халкының гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру – шулай ук безнең зур бурычыбыз.

«Әкиятләр» почмагында татар халык әкиятләренә күп урын бирелгән. Балалар һәр төркемдә  бер-берсенә әкиятләр сөйләп уйнарга яраталар.

Һәр халыкның үз әкиятләре бар, аларның барысы да буыннан буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыра. Бу әкиятләр балаларны дулкынландыра, мавыктыра, көлдерә, елата. Халык әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарны балалар аеруча яратып карый.

Милли-мәдәни тәрбия бирүдә әкият күрсәтү эшчәнлегенең роле дә зур. Халкыбыз тарафыннан иҗат ителгән серле һәм мавыктыргыч әкиятләрне сәхнәләштереп уйнап, балалар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларының уй-хисләренә, эш-гамәлләренә дөрес бәя бирә белергә, мәрхәмәтле, рәхимле- шәфкатьле, ярдәмчел булырга өйрәнәләр. Әкият геройлары белән танышу аша аларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтләрен аңларга өйрәнәләр, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерәләр.

Милли хисләр тәрбияләүдә музыка шөгыленең дә әһәмияте  зур. Балалар анда халык көйләрен тыңлап, үзләре дә матур җырлар өйрәнәләр, милли биюләр бииләр.

Төрле халыкларның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында балалар белән әңгәмәләр үткәрәбез. Милли бәйрәмнәребез белән танышу, гореф-гадәтләребезне барлау аша балаларбызда милли үзаң, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбиялибез. Бу бәйрәмнәрдә  халкыбызның гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, михербанлы булуын күрсәтәбез. Аларның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен балаларның күңелләренә салып калдырырга кирәк.

Ә менә татар халкының милли бәйрәме булган Сабантуйны ел саен әти-әниләр, абый-апалар белән бергә үткәрәбез. Бу бәйрәмнәрне үткәргәндә балалар бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнә. Татар халкының милли уеннарын уйныйлар. Татар халык уеннарын, аның җыр-моңнарын бала күңеле аша кичерү аларның зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Балаларны милли рухта тәрбияләү, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү – безнең мөһим бурыч.